(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 декабрьдә, Татарстанда салкынча, коры һәм аяз һава торышы сакланачак. Шул ук вакытта, температура фоны бераз күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте. Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Җил көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан, талгын. Юлларда янә бозлавык барлыкка киләчәк, дип искәртә синоптиклар. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә температураның терекөмеш баганасы -10..-15, түбән урыннарда -20 градуска кадәр (Казанда -17 градуска) төшәчәк. Көндез һава температурасы -6..-11 градус (Казанда -6..-8 градус) тәшкил итәчәк.