(Лениногорск, 11 декабрь, «Татар-информ», « Заман сулышы») . Лениногорскида яшәүчеләр Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәренең Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге оештырган «Җәшнә, кояш, җалтыра» бәйге-фестивалендә катнашты. Лениногорскида яшәүчеләр «Керәшен шагыйрьләре шигырьләренә әдәби-музыкаль композиция» номинациясен Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим шигырьләренә «Сөйләмә син миңа» әдәби-музыкаль композициясе белән 2 урынга лаеклы дип табылды. Читать дальше...
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәре һәм район җирлегендә күпбалалы гаиләләр һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең фатирларында янгын очрагында хәбәр ирештерә торган җайланмалар куела. Бу максатта республика 10 мең шундый җайланма сатып алган. Ел ахырына кадәр аларны халыкның фатирларына яки йортларына урнаштырып бетерү планлаштырыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Декабрь башыннан җайланмалар 5154 йортта урнаштырылган, аларның 1600 ен күпбалалы гаиләләргә куйганнар. Читать дальше...
(Әлмәт, 11 декабрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары »). Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов муниципалитетта барлык балалар да Яңа ел бүләкләре алачак дип ышандырды. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов туры эфирда, бер әлмәтленең татлы ризыклар белән традицион җыелмаларны юк итү турындагы соравына җавап биреп хәбәр итте. «Бүләкләрне беркем дә бетермәде, алар я профсоюз, я оешма хисабына сатып алына, шуңа күрә быел, һичшиксез, барысы да бүләкләр алачак», — дип өстәде Нагуманов. Моннан тыш... Читать дальше...
(Зәй, 11 декабрь, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Николай Шамионов). Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында мәгариф системасындагы мөһим проблемаларны хәл итүгә багышланган семинар-киңәшмә булды. «Милли мәгариф һәм тәрбия: нәтиҗәләр һәм үсешнең төп юнәлешләре» темасы буенча шундый чираттагы киңәшмә Зәйнең 1нче мәктәбендә узды. Аңа шәһәр-районның барлык төр белем бирү оешмалары җитәкчеләре чакырылды. Киңәшмәнең практик өлешендә чарада катнашучылар мәктәп фойесында Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы... Читать дальше...
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Туплы хоккей буенча Россия суперлигасының чираттагы матчында Казанның «Ак Барс-Динамо» командасы Мурманскийның «Мурман» командасын җиңде. Казанда матч 7:3 исәбе белән тәмамланды. Боз хуҗаларына «Водник» белән уенда җиңелүдән соң реабилитацияләнү бурычы куелган иде. Өстәвенә, бүгенге көндәше чемпионатта күпкә тынычрак чыгыш ясый. «Ак Барс-Динамо» үзенең мөмкинлекләрен шактый тиз абайлап алды. Почмактан сугу буенча Денис Артюшин аерылып торды, 1:0. Читать дальше...
Гизатов Ширван Адиатович(биография)гвардии старший лейтенант,Герой Советского Союза,командир стрелкового взвода родился 1 сентября 1904 года в селе Мухраново Илекского района Оренбургской области в семье рабочего. Активный участник коллективизации. Первый председатель артели «Урта-Идель».В 1942 году окончил курсы политсостава. С 1942 года на… Далее
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирусның яңа омикрон-штаммына бәйле хәл киеренкеләнгән очракта, Татарстан обсерваторларны җәелдерергә әзер булырга тиеш, дип белдерде республика Президенты Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерүенчә, вирус дөньяның 50дән артык илендә, шул исәптән Россиядә дә ачыкланган. Төркиядән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән һәм Мисырдан яңа штамм кайту мөмкинлеге аерым борчу тудыра, ди ул. «Вазгыятьне контрольдә тоту өчен кирәкле бөтен эш тә оештырылган... Читать дальше...
Аерым алганда, Габдерахман әс-Сәгыйдинең Коръән тәфсире "Сәхих әл-Бохари", "Бүлүк әл-Мәрам" китаплары тыелган әдәбият исемлегендә булырга тиеш дип табылган.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Төбәкләр тулы булмаган һәм аз керемле гаиләләргә түләү өчен тагын 14 миллиард сумга якын акча алачак. Бу төр ярдәм 8 — 17 яшькә кадәрге балаларын тәрбияләүче ялгыз ата-аналарга күрсәтеләчәк. Тиешле боерыкны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. «Федераль үзәк аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итә. 13,8 млрд. сумнан артык акча төбәкләргә тулы булмаган гаиләләрдә үсә торган 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен айлык пособиеләр түләүгә өстәмә рәвештә җибәреләчәк»... Читать дальше...
Гатауллин Анвар Зигангирович(биография) лётчик,гвардии подполковник,Герой Советского Союза, командир звена авиационных разведчиков родился 23 февраля 1923 года в Перми. До 1940 года учился в Пермском авиационном техникуме. С 1940 в Советской Армии. В 1942 году окончил Омскую военную авиационную школу пилотов.… Далее
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов сүзләренчә, татар телле реклама белгечләренә ихтыяҗ зур. «Зур оешма, холдингларга реклама өлкәсендәге белгечләр бик кирәк. Бу өлкәдә татар телле белгечләр әзерләнми, дип безгә министрлыклар да мөрәҗәгать итте. Җавап итеп без „Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә“ юнәлешен ачтык . Реклама өлкәсендә татар телле белгечләргә ихтыяҗ зур. Татар балалары безгә килер дип өметләнәм»... Читать дальше...
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Бүген 90 нчы елларда Кораллы көчләр Генштабы башлыгы булган генерал-полковник Федор Ладыгин вафат булды. «Кызганыч, бүген иртә белән Баш разведка идарәсенең элеккеге башлыгы генерал-полковник Ладыгин вафат булды», — дип хәбәр итә Хәрби җитәкчеләр клубы аппараты җитәкчесе Николай Дерябин. Хәбәрне РИА Новости таратты. Ладыгинга 84 яшь иде. Ул 1937 елның 10 мартында Белгород өлкәсенең Корочанский районында туган. Баш разведка идарәсендә ул 1973 елда эшли башлый... Читать дальше...
Республикага "омикрон" штаммын Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисырдан кайтучылар кертергә мөмкин дип борчылалар.
Гособвинение по уголовному делу поддержала прокуратура Буинского района.
Молодежь республики присоединится к праздничным мероприятиям и проведет ряд акций в День Конституции РФ.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Идел елгасының Кама Тамагы торак пункты янында балыкчыларның бәлагә таруы турында хәбәр бүген көндез килгән. Өч балыкчы ярдан 300 метр ераклыкта бозда калган, дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте. Ир-атларның берсе ярга үзе чыгырга тырышса да, боз ватылып, суга төшеп киткән. Аны янындагы ике балыкчы коткарып калган. Балыкчыларны коткаручылар ярга чыгарган. Ир-атлар медицина ярдәменнән баш тарткан. Читать дальше...
(Казан, 11 декабрь, « Татар-информ»). Татарстанда тагын 189 кешедә коронавирус очрагы расланган. Өч кешене йогышлы чирне республикадан читтә йоктырган, калганнарына вирус чирле кешедән эләккән. «72 кеше хастаханәгә салынган, 117 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. 189 очракның 60ы — Казан, 27се — Яр Чаллы, 10сы-Түбән Кама районында. Чистай һәм Яшел Үзән районнарында сигезәр авыручы, Яңа Чишмәдә — алты, Бөгелмә, Кама Тамагы, Нурлат, Спас, Тукай районнарында ... Читать дальше...
В республике активно идет реализация нацпроектов “Образование”, “Демография”, “Культура”, “Экология”.
Из них 3 случая завозные, остальные контактные, 72 человека госпитализировано, 117 лечатся на дому.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кичке сигезләр тирәсендә Лаеш янында фаҗига була. «Лада» һәм «Chevrolet» маркалы автомобильләр кара-каршы бәрелешкән, дип вакыйга шаһитләре «Татар-информ»га хәбәр итте. Көчле бәрелешүдән соң, чит ил автомобиле юл кырына чыгып оча, ә «Лада» машинасы юлга аркылы баса. Хәвефтә автомобильләр белән идарә иткән 30-35 яшьләрдәге ике ир-ат та һәлак булган.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә Казан үзәгендә ир-атны парфюмерия кибетенә кертмәгәннәр һәм ул, шуның өчен, ату оештырырга янаган. Кибет хезмәткәре «Вишневский» полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Социаль челтәрләрдә чыккан видоеязмадан аңлашылганча, ир-атны QR-код булмау сәбәпле кибеткә кертмәгәннәр. «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, ир-ат тоткарланган. Полиция хезмәткәрләре бу вакыйганың барлык шартларын билгеләүгә юнәлтелгән чаралар үткәрә, — дип ачыклык кертте Россия... Читать дальше...
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Covid-19 вирусына каршы «Спутник М» вакцинасы сынауларында катнашачак Мәскәү яшүсмерләре 15 әр мең сум акча алачак. Акча препарат салдыручыларга да, плацебо алучыларга да түләнәчәк. Мәскәү Сәламәтлек саклау департаменты мәгълүматлары буенча, 3 мең яшүсмер өченче сынау фазасында катнаша. Шуларның 600енә плацебо кертелгән, дип яза РИА Новости. «Иммуногенлыкка кан биргән вакциналаштырылган кешеләргә 15 мең сум күләмендә акчалата компенсация түләнәчәк, шулай ук... Читать дальше...
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Соңгы вакытта Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыручыларның кимүе күзәтелә, әмма грипп һәм ОРВИ йоктыручылар арта бара. Әйтик, ноябрьдә атнага 27 меңгә якын авыру теркәлгән, ә декабрьдә атналык күрсәткеч 30 мең кешегә кадәр күтәрелгән. Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта хәбәр итте. ТР җитәкчесе билгеләп үткәнчә, өлкәннәр һәм мәктәп укучылары яшендәге авыручылар саны эпидемиологик чикне узган. Читать дальше...
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан сырхауханәләренә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен 39 автомобиль ачкычы тапшырды. «Әлеге транспорт халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын чынлап та яхшыртырга ярдәм итәчәк, оперативлык, кирәкле даруларны ташырга күбрәк мөмкинлек бирәчәк, дип саныйбыз. Һәм, әлбәттә, сәламәтлек саклау һәрвакыт безнең өстенлекле юнәлеш булды», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе. Машиналар Казандагы 23 Сәламәтлек саклау учреждениесенә бирелде. Читать дальше...