(Азнакай, 9 декабрь, «Татар-информ», «Маяк» , Резидә Шәрипова). Азнакай картлар һәм инвалидлар йортында спорт мәйданчыгы ачылды. Коллективның «Сәламәт тормыш һәм туризм» проекты белән «Татнефть» җәмгыяте бәйгесендә катнашып, 500 мең сумлык грант откан. «Үзебездән дә 120 мең сум өлеш кертеп, заманча тренажерларга ия булдык. Хәзер интернат-йортта тәрбияләнүчеләргә сәламәтлекләрен ныгытыр өчен яңа мөмкинлекләр ачылды», — ди проектның башкарма җитәкчесе, социаль эш буенча белгеч Анастасия Кравченко. Әлеге тантаналы чараны ачып... Читать дальше...
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Казанда ВИЧ-инфекциягә чираттагы түләүсез тест узачак. Оештыручы - «Яңа гасыр» хәйрия фонды хәбәр иткәнчә, бу акция 2021 елда соңгысы булачак. Тест-мобильләр теләге булган һәркемне Бауман урамындагы сәгать һәм Петербург урамындагы 1нче йорт янында иртәнге 11дән кичке 5кә кадәр көтә. Тестлардан тыш, казанлыларга ВИЧ йоктыруга китерергә мөмкин булган хәвеф-хәтәрләр турында консультация була, шулай ук сорауларга җавап бирәчәкләр. Фондта хәбәр итүләренчә... Читать дальше...
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Транспортта йөрүгә QR-кодлар кертү өчен әлеге системаны Россия төбәкләрендә җентекләп эшләргә һәм тикшерергә кирәк. Бу хакта гражданнар җәмгыятен үстерү һәм Кеше хокуклары буенча совет утырышында Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте. Ул бу мәсьәләне игътибар белән өйрәнергә, транспорт системасының бу яңалыкка әзерлеген тикшерергә, ашыгыч карарлар кабул итмәскә һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кирәклеген искәртте. «Без сезнең белән, профессиональ бергәлектә... Читать дальше...
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Җомга көнне Татарстан территориясендә җепшек кар явуы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Аерым районнарда төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал, юлларда бозлавык саклана. Көньяк-көнчыгыштан искән талгын җил төньякка күчә бара. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -7дән алып -2 градуска кадәр күрсәтә, урыны белән 12 градуска кадәр салкын булачак. Көндез шулай ук -7дән алып -2 градуска кадәр көтелә.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын җиде кеше — дүрт хатын-кыз һәм өч ир-ат коронавирус корбаны булган. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1933, 1947, 1957 һәм 1961 елда туган хатын-кызлар һәм 1934, 1947 һәм 1952 елда туган ир-атлар Covid-19 авыруыннан вафат. Шулай итеп, республикада коронавирустан үлүчеләр саны 1325 булды.
Габдрахманов Бари Галеевич(биография)гвардии младший сержант,Герой Советского Союза,наводчик орудия родился 25 мая 1912 года в деревне Карамышево Черемшанского района Республики Татарстан. После окончания начальной школы работал в Донбассе, Москве, Перми. С октября 1941 года на фронте Великой Отечественной войны,наводчик орудия 233-го… Далее
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Россия Дәүләт Думасы икенче укылышта «РФ субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында»гы законны хуплады. Канун төбәк җитәкчеләре вазифаларының атамаларын стандартлаштыра һәм төбәк хакимияте органнарына федераль законнарны эшләүдә катнашу процессын катлауландыра. Закон проектын кабул итү өчен 332 депутат тавыш бирде, 87 парламентарий каршы чыкты, тагын икесе тыелып калды. Закон проектын Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше... Читать дальше...
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Россия һава-космик көчләре хезмәткәре бортында 10 десантчы һәм өч экипаж әгъзасы булган хәрби транспорт самолетын һәлакәттән коткарган, дип хәбәр итә RT телеканалы. РФ Оборона министрлыгында һава судносы Псков янында аэродромнан читтә әзер булмаган мәйданчыкка төшеп утырды, дип билгеләп үттеләр. Зыян күрүчеләр юк.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Александр Хевронин). 29 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр Татарстанда азык-төлек продуктларына, Татарстанстат бастырган мәгълүматлардан күренгәнчә, бәяләр арту күзәтелә. Барыннан да күбрәк икмәк-күмәч эшләнмәләре кыйммәтләнгән - 1,1процентка. Икенче урында-җиләк - җимеш һәм яшелчә, алар узган атнада 0,98 процентка арткан. Бәяләр үсеше буенча өчлеккә шулай ук ярмалар һәм макарон әйберләре, шулай ук консервлар һәм туңдырылган балык та кергән – аларга бәяләр үсеше 0,68 процент булган. Читать дальше...
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин өч Батырлык ордены ияләре өчен махсус ташламалар турындагы инициативаны хуплады. Гражданнар җәмгыятен һәм кеше хокукларын үстерү советы утырышында шундый тәкъдим белән Кеше хокуклары буенча совет рәисе Валерий Фадеев чыгыш ясады. Оешма җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Россиядә әлеге мактаулы бүләккә ия булучылар күп түгел, 150гә якын кеше, ләкин һәркайсы кылган батырлык өчтән ким түгел һәм мондый ярдәм чарасына лаек. «Шул ук вакытта алар бүген бернинди дә... Читать дальше...
Хәзерге вакытта бу карарны башка дәүләт оешмалары, әйтик прокуратура гаризасы нигезендә Юстиция министрлыгы кабул итә.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). 2021 елның 10 декабрендә 14.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музеенда Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Мөдәррис Әгъләмов тууына 75 ел тулуга багышланган «Тукайдан хатлар» дип исемләнгән әдәби кичә оештырыла. Г.Тукайның әдәби музеенда «Тукай премиясе лауреатлары» циклыннан төрле чаралар еш уздырыла: бу әдәби-музыкаль кичәләр, очрашу һәм хәтер кичәләре, концерт һәм лекцияләр. Татарстанның халык шагыйре, трибун-шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовка багышланган... Читать дальше...
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәү Җәмигъ мәчетендә иҗтимагый бүләкләр һәм белем бирү сертификатлары тапшырылды. Кичә «Россия офицерлары» иҗтимагый оешмасы вәкиле Константин Львович Кутуев Россия мөселманнары Диния нәзарәте Ревизия комиссиясе башлыгы, Мәскәү Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсә директоры Җәфәр Ярулла улы Фәйзрахмановка Мактау Грамотасы тапшырды, диелгән Россия Мөфтиләр шурасы сайтындагы хәбәрдә. Бүләк үсеп килүче буынны рухи һәм әхлак, патриотизм һәм толерантлыкның иң яхшы традицияләрендә... Читать дальше...
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова ). «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев Чаллы шәһәр Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Бу хакта Автошәһәр Советының X утырышында билгеле булды. 2015 елда Фәрдиев Чаллы шәһәр Советы президиумына керде, дөрес, соңыннан аннан чыкты. Ул әлеге адымны Казанда эше күп булу, вакыт тыгызлыгы һәм Автошәһәрдәге утырышларда катнаша алмау мөмкинлеге белән аңлатты. Берничә елдан соң ул янә шәһәр советына керә һәм 2021 елның... Читать дальше...
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә популяция иммунитеты 80 процентка якынлаша. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Татарстан Республикасында коллектив иммунитет 80 процентка якынлаша», - диделәр ведомствода. Бүгенге көндә Татарстанда олыларның 72 проценты прививка ясаткан. Читать дальше...
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Айгөл Әхмәтгалиеваның яңа әсәре «Казан утлары» журналының кесә китаплары сериясендә дөнья күрде. «Әдәби кафе»да автор катнашында китап укучыларга тәкъдим ителде. «Айгөл — „Казан утлары“ журналының актив авторы — елга ике-өч әсәре чыга. Без аның „Мәйдан“ журналында басылып чыккан әсәрен китап итеп чыгарырга булдык. Бәясе үзкыйммәтеннән чыгып куелган, ә әсәр буларак ул бәһасез», — дип тәкъдим итте китапны «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөдире, язучы Рафис Корбан. Читать дальше...
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсенең эшче төркеме «Авыл яшьләре» программасының яңа концепциясен эшләгән. Аның максаты — 2025 елга кадәр Татарстан яшьләренең кимендә 50 процентын авыл территорияләренең социаль-икътисади үсеше процессына җәлеп итү. Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Диләрә Шувалова ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты утырышында алдагы дүрт елда авыл яшьләренең 50 проценты — 100 меңгә якын кешенең төрле чараларда катнашуы көтелгәнен әйтте. Читать дальше...
На мемориальном комплексе у памятника Воина-освободителя собрались члены движения «Юнармия», работники учреждений культуры и образования, спорта, представители военного комиссариата, работники исполнительного комитета и Совета района. Собравшиеся возложили цветы и венки к подножию памятника.
Татарстан депутатлары тәкъдим иткән 18 төзәтмәнең 13ен хупламадылар.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Балалар һәм яшүсмерләргә коронавирустан прививканы әлегә куркыныч төркеменә кергән һәм яшен һәм ремиссия чорын исәпкә алып ясатырга кирәк. Шундый фикерне Мечников исемендәге вакцина һәм сывороткалар фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе, Сеченов университетының микробиология, вирусология һәм иммунология кафедрасы мөдире Виталий Зверев Covid-19 инфекциясенә каршы тору мәсьәләләре буенча Халыкара конференциясе киңлекләрендә әйтте. «Тик андый балаларга (риск төркеменнән ... Читать дальше...
Прием депутата Государственного Совета Республики Татарстан прошел в онлайн-режиме.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры, татар әдәбияты галиме Хатыйп Миңнегулов сүзләренчә, XVII гасырның татар әдибе Мәүлә Колый төрки телдә түгел, татар телендә иҗат иткән. «Мәүлә Колый халыкка аңлаешлы тел белән яза. Аның телен Габдрахман Утыз-Имәниләр дәвам итә. Ул татар телендә язуның үрнәген тәкъдим иткән. Укучыга барып җитәрлек итеп җиткерергә кирәк. Ул бөтен мөселман, татар дөньясы өчен зур фигура», — диде ул «Питрәч районы һәм Мишә елгасы буйлары: үткәннән ... Читать дальше...
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Хәзерге вакытта ковид-госпиталь җәелдерелгән Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе штаттагы эш режимына әйләнеп кайтырга мөмкин. Бу хакта матбугат конференциясендә Чаллының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев хәбәр итте. «Штат режимына күчү карала, әмма хәл әле киеренке, шуңа күрә әлегә стационар эшенең форматы билгеләнә», - диде Николаев. Шәһәр Сәламәтлек саклау идарәсе вәкиле сүзләренә караганда, хәзер хастаханәдә вакцина ясатмаучылар дәвалана. Читать дальше...
Татарстанда 60 яшьтән өлкәнрәкләрне вакциналау әле дә акрын бара.
10 декабрьдә Төркия башкаласы Анкарадагы Рус йортында Кырымтатар мәдәнияте көннәре ачыла. Кырымтатар активистлары Мәскәү оештырган бу чара пропагандага корылган дип саный.