(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Казанда ВИЧ-инфекциягә чираттагы түләүсез тест узачак. Оештыручы - «Яңа гасыр» хәйрия фонды хәбәр иткәнчә, бу акция 2021 елда соңгысы булачак.
Тест-мобильләр теләге булган һәркемне Бауман урамындагы сәгать һәм Петербург урамындагы 1нче йорт янында иртәнге 11дән кичке 5кә кадәр көтә.
Тестлардан тыш, казанлыларга ВИЧ йоктыруга китерергә мөмкин булган хәвеф-хәтәрләр турында консультация була, шулай ук сорауларга җавап бирәчәкләр.
Фондта хәбәр итүләренчә, быел акция ярдәмендә ВИЧ-йогышына 6 меңнән артык кеше тест ясаткан.