(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың Актүбә урамы Татарстанда илкүләм проект буенча ремонтланган, социаль яктан иң әһәмиятле урамнарның берсе дип танылган. Капиталь ремонт барышында «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Актүбә урамында Индустрия урамыннан Октябрьнең 50 еллыгы урамына кадәр кадәр 1,7 чакрым арада капиталь ремонт ясалды. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр итә. Читать дальше...
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов үз сәхнәләрендә бары тик татарча спектакльләр генә күрсәтәлечәген ассызыклады. «Безнең театрда сәхнәдән татар теле генә яңгыраячак. Татарча начаррак белүчеләр өчен колакчыннар тәкъдим ителәчәк. Безнең театрда әкият персонажларының башка телдә сөйләшә башлавы апокалипсиска тиң булыр иде», — диде ул балалар өчен куелган «Асылкош» спектаклен журналистларга тәкъдим иткәндә. "Театр артисты Илфак... Читать дальше...
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова фикеренчә, кадрларга кытлык проблемасын хәл итү өчен, кыска әзерлек программалары кирәк. Бу хакта ул Казан Кремлендә ТР Куркынычсызлык Советы утырышында әйтте. «Оешма, белгечләр әзерләүне сорап, махсус урта уку йортына заказ биргәннән соң, вузлар да әзерләгәнне исәпкә алып, чыгарылыш белгечләренең 60 проценты гына эшкә урнашкан. Калганнары кемдер декрет ялына, кемдер Армиягә киткән. Читать дальше...
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Б. И. Тихомиров исемендәге Гипронииавиапромның 80 еллык юбилее уңаеннан оештырылган чарада катнашты. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Аның сүзләренчә, институт эшчәнлек чорында күпсанлы проект һәм төзелеш эшләрен башкарды. Ул сәнәгать объектлары белән дә, гражданлык объектлары белән дә эшләде. Аның белгечләре аэропорт, вокзал... Читать дальше...
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры быел балаларга әдәби татар телле әкият әзерләгән. «Асылкош» спектаклен чыгаручы команда тамашачыларны яңа ел әкиятенә чакырды. «Спектакльне гадирәк сүзләр белән дә эшләп була. Гади тел юлыннан китәргәме, әдәби тел белән эшләргәме дигән сорау тора инде ул. Минемчә, динамика булса, актив хәрәкәт булса, балаларга үзләре ишеткән яңа сүзләр дә кызык булачак», — дип саный «Асылкош җыры» спектакленең режиссеры Туфан Имаметдинов. Әлеге... Читать дальше...
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстанда кадрларга ихтыяҗ аеруча зур булган урыннарны атады. «Ун территориядә вазгыять аеруча кискен — бу Чаллы, Әгерҗе, Актаныш, Арча, Чүпрәле, Мөслим, Менделеевск, Мамадыш, Сарман, Спас районнары. Көньяк-көнчыгыш районнарда халык Башкортстанга, Самара өлкәсенә дә китү белән бәйле бу», — диде министр ТР Президенты катнашында Татарстан Куркынычсызлык Советы утырышында. Читать дальше...
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда эшләү өстенлекләрен күрсәтеп, «Татарстанда яшәргә һәм эшләргә» дигән лозунг белән махсус проект тәкъдим ителә. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова фикеренчә, бу проект читтән дә кадрларны җәлеп итеп, белгечләргә ихтыяҗ проблемасын хәл итәргә булышачак. Бу хакта ул Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ТР Куркынычсызлык советы утырышында сөйләде. Читать дальше...
Гиниатуллин Габбас Гиниатуллович(биография)гвардии сержант,Герой Советского Союза,командир отделения противотанковых ружей родился 15 мая 1905 года селе Кзыл-Ялан Чистопольского района Республики Татарстан. Окончил 4 класса.Работал в колхозе. В 1927—29 годы — проходил службу в Рабоче-Крестьянской Красной Армии. В 1941 году — в… Далее
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Актаныш районында булган авариядә дүрт кешенең гомере өзелде. Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте аларның барысы да Башкортстанның Эстәрлетамак шәһәреннән булганын әйтте. Һәлакәт урынында Шевроле Лачетти машинасы белән идарә иткән 1999 елгы егет, аның 1967, 1995, 1998 елгы пассажирлары вафат. М-7 трассасында 15.35 тирәсендә Шевроле Лачетти Вольво йөк машинасына бәрелә. Авариянең нечкәлекләре ачыклана.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанда «Игелекле Татарстан» премиясен тапшыру тантанасы узды. Анда төрле юнәлешләр буенча иң яхшы волонтерларны билгеләделәр, шулай ук республикада елның иң яхшы волонтерын сайладылар. Ул Казанның Тимирясов исемендәге инновацион университет студенты Лиана Фәйзулина булды. Тантана башланыр алдыннан волонтерларга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте, ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан сәламләү хатын укыды. Татарстан... Читать дальше...
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова урта һөнәри белем учреждениеләрен тәмамлаган яшьләрнең үз белгечлеге буенча эшләмәве проблемасын күтәрде. «2021 елның 1800 чыгарылыш укучысы профиль буенча эшләми. Без аларга акча сарыф иттек, мөгаллимнәр аларны укыткан өчен акча түләдек. Ә ул белгечлекләргә ихтыяҗ зур бит. Җәмәгать туклануы урыннарында пешекчеләргә, технологларга, машина төзү өлкәсендә технологларга ихтыяҗ зур. Читать дальше...
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген Казанда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның волонтерлар хәрәкәте активы белән очрашты. Волонтерлар аңа үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм планнары белән уртаклаштылар. «Россиядә, аерым алганда, Татарстанда мохтаҗларга ярдәм итү һәрвакыт булды. Әмма хәзер бу максатчан характер ала. Өстәвенә, мин бу эшчәнлектә яшьләрнең ныграк җәлеп ителүенә бик шат, чөнки бу эш аша яшь кешеләрне тәрбияләү һәм өлкән буыннардан ярдәм итү буенча тәҗрибә уртаклашу бара»... Читать дальше...
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Көньяк Африка Республикасыннан килгән мәгълүматлар «омикрон» штаммының ике көтелмәгән симптомын раслый. Бу хакта РИА Новости The Telegraph басмасына сылтама белән хәбәр итә. «Омикрон» штаммын йоктырган пациентларда бил авыртуы һәм тамак авыртуы күзәтелә. диде Көньяк Африка Республикасында Discovery Health зур шәхси иминият компаниясенең башкару директоры Доктор Райан Ноах. Алар «дельта» штаммын йоктыручыларга караганда 23 процентка сирәгрәк хастаханәгә эләгә.... Читать дальше...
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). 16 декабрьдә Мәскәүдә «Россия Федерациясендә тел сәясәте» V форумы башлана. Чарада Татарстан вәкилләре дә катнашачак. Алар башкалада тел сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә Татарстанның иң яхшы тәҗрибәләрен тәкъдим итәр дип планлаштырыла. Форумны оештыручылар — Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, анда Татарстанны Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, милли-мәдәни автономияләр, республиканың Иҗтимагый палатасы... Читать дальше...
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын алты үлем очрагы расланды. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1936, 1938, 1941, 1954, 1951 елда туган биш хатын-кыз һәм 1959 елда туган ир-ат ковид корбаны булган. Шулай итеп, коронавирус пандемиясе вакытында республикада 1359 кеше үлгән. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, соңгы тәүлектә республикада 161 кешенең ковид йоктыруы ачыкланган.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Төзелеш тармагы Россия икътисады үсеше драйверларының берсенә әверелә. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин 2021 елда тармакның төп күрсәткечләре турындагы докладында хәбәр иткәнчә, быел юл һәм торак илкүләм проектлары буенча бюджет үтәлеше, инфраструктура үсешенең комплекслы планы 99 процент тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта зур шәһәрләрдә юл челтәрен торгызу һәм ремонтлау эшләре алдан бара (планнан 4,7 мең км га артык). Бүгенгә 103 мең чамасы федераль һәм гомуми... Читать дальше...
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча РФ Президенты каршындагы стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Владимир Путин ассызыклаганча, илкүләм максатлар — 2030 елга кадәр Россиянең үсешенең төп юнәлешләре. «Алар Россия гаиләләренең иминлеген арттыруга, шәһәр мохитен, социаль даирәне яхшыга үзгәртергә, бизнес өчен яңа мөмкинлекләр тудырырга тиеш», — диде ул. Читать дальше...
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сәнәгать оешмалары, заводларның 70 проценты кадрларга кытлык кичерә. Бу хакта бүген Казан Кремлендә Татарстан Куркынычсызлык Советы утырышында билгеле булды. ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгышында Кама аръягында хәл аеруча катлаулы булуын әйтте. «Чаллы, Казан, Түбән Кама, Тукай районнарындагы предприятиеләрдә кадрларны укытуда ихтыяҗ аеруча зур. Бөтен Кама аръягы зонасында кадрларга кытлык сизелә... Читать дальше...
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Ел башыннан Татарстанда янгыннарда үлгән балаларның саны икеләтә арткан. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә янгын күзәтчелеге буенча Татарстан баш дәүләт инспекторы Максим Трущин сөйләгәнчә, быел Татарстанда биш меңнән артык янгын чыккан. Аларда 164 кеше һәлак булган. «Мин янгын вакытында балаларның һәлак булуы һәм травматизмына бәйле статистикага игътибар юнәлтергә теләр идем. Ел башыннан бирле республикада янгыннарда 6 бала үлгән, 32 бала җәрәхәтләнгән. Читать дальше...
На семинаре-совещании, прошедшем на базе общества «Нурлат сэте», были поставлены задачи на период зимовки скота.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан Кремлендә ТР Куркынычсызлык Советы утырышында республика предприятиеләрендә кадрларга кытлык проблемасы күтәрелде. Мәсьәләне хәл итүнең бер юлы итеп, Татарстан Президенты предприятиеләргә якын урнаштырып, «малосемейкалар» төзергә кирәклеген әйтте. Машина төзү предприятеләрендә белгечләр җитмәү проблемасы турында вице-премьер-сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сөйләгән иде. Ул хезмәт хакы һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү мөһимлегенә басым ясады. Читать дальше...
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Чиләбе өлкәсе татар конгрессы татар стилендә Яңа ел уенчыклары конкурсында катнашырга чакыра. Катнашучылар яшел чыршы өчен татар стилендә үзенчәлекле Яңа ел уенчыгы ясарга тиеш. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурсның ике шарты бар: «Вконтакте», «Инстаграм» социаль челтәрләрендә #татарскаяновогодняяигрушка хэштэгы белән яңа ел уенчыгы фотосын куярга; Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы битен билгеләргә (https://vk.com/congresstatar74, @congresstatar74). Читать дальше...
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Чаллыда йөклелегенең соңгы атналарында коронавирустан прививка ясаткан хатын Кама балалар медицина үзәгендә бала тапкан. Хәзер балага дүрт ай тирәсе. Ул 3 нче шәһәр балалар сырхауханәсендә табиблар күзәтүендә. Бала тиешенчә үсеш ала, дип хәбәр ителә Кама балалар медицина үзәгенең Инстаграмдагы аккаунтында. Ирина Холгова йөклелегенең 40 атнасында бәбиләгән. Дүртенче тәүлеккә бала белән ана өйләренә чыгарыла. Бу Холговлар гаиләсендә өченче бала. Читать дальше...
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). ЮНЕСКО сишәмбе көнне гарәп каллиграфиясен матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертте. РИА Новости оешманың «Твиттер» социаль челтәрендәге аккаунтына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Согуд Гарәбстаны җитәкчелегендәге 16 мөселман иле оешманың матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә гарәп каллиграфиясен кертүгә гариза язган. «Гарәп каллиграфиясендә гармония, нәфислек һәм матурлык белдерелә, ул салмак язудан гыйбарәт. Бу практикада гарәп алфавитының егерме сигез хәрефе кулланыла... Читать дальше...
Они прошли с участием депутатов местных органов власти и членов политсовета.