(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Төзелеш тармагы Россия икътисады үсеше драйверларының берсенә әверелә.
Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин 2021 елда тармакның төп күрсәткечләре турындагы докладында хәбәр иткәнчә, быел юл һәм торак илкүләм проектлары буенча бюджет үтәлеше, инфраструктура үсешенең комплекслы планы 99 процент тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта зур шәһәрләрдә юл челтәрен торгызу һәм ремонтлау эшләре алдан бара (планнан 4,7 мең км га артык).
Бүгенгә 103 мең чамасы федераль һәм гомуми бәясе 8,8 трлн сум тирәсе булган төзелеш эшләренә төбәк килешүләре гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, төбәкләр өчен 1,5 трлн сумга якын яңа инфраструктура менюсы механизмнары эшли башлады.
«Мондый проектлар торакны сафка бастыру өчен шартлар тудырырга, юл проблемаларын хәл итәргә, җәмәгать транспортын яңартырга, яшәү өчен уңайлы һәм имин мохит булдыруны, шулай ук эш урыннары булдыруны тәэмин итәчәк», — диде Марат Хөснуллин.
Доклад Россия Президенты Владимир Путинга тәкъдим ителде, диелә РФ Хөкүмәте телеграм-каналында.