(Питрәч, 26 декабрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ» , Люция Сираҗиева). Питрәчтә яшәүче 52 яшьлек Ольга Романова спортның көч төре буенча абсолют чемпион булды. «Районда спорт» грант проекты кысаларында Питрәчнең «Крепость» клубында пауэрлифтинг буенча турнир узды. Бу — көч спорт төре, анда үзең өчен максималь авырлыктагы штанга күтәрергә кирәк. Анда унга якын кеше катнашты. Алар үзләре өчен уңайлы вакытта килеп, күнегүләр ясадылар. Тренерлар нәтиҗәләрне видеога төшереп теркәп барды. Спортчылар 3 ярыш дисциплинасын башкарды. Читать дальше...
На интернет-платформе выйдет его онлайн версия, сама премьера состоится на телевидении 27 декабря.
(Теләче, 26 декабрь, «Татар-информ», «Теләче-информ» , Фәнил Нигъмәтҗанов). Бүген, 26 декабрьдә, Теләче районында «Маяк» кафесында көрәшчеләрне тәбрикләү тантанасы узды. Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашында узган чарада көрәшчеләргә Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр һәм чәчәкләр тапшырылды. Моннан тыш, алар хөрмәтенә районның үзешчән сәнгать сәнгать осталары концерты тәкъдим ителде. Чарада Теләче районы яңадан торгызылган елларда милли көрәшне район бренды итүдә үзеннән лаеклы өлеш керткән... Читать дальше...
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм баш белгечләре, шәһәр оешмалары һәм хезмәтләре җитәкчеләре белән агросәнәгать комплексының агымдагы эшчәнлеге турында семинар-киңәшмә үткәрде. Семинар «НУР» агрофермасы базасында үткәрелде. Чарада җәмәгать терлекләрен кышлатуның барышы, язгы кыр эшләренә әзерлек, игенчелектә һәм терлекчелектә яңа нәтиҗәле технологияләр һәм цифрлаштыру мәсьәләләре каралды. Бу турыда Татарстан... Читать дальше...
Русия-НАТО шурасының соңгы 2,5 елдагы беренче очрашуы 12 гыйнварда узарга мөмкин. НАТО Мәскәү белән бу очрашу көнен килештерергә тели. Шул ук көнне Брюссельдә НАТО илләренең баш штаблары җитәкчеләре җыелачак.
(Яңа Чишмә, 26 декабрь, «Татар-информ», «Яңа Чишмә хәбәрләре» ). 2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 10 гыйнварына кадәр Яңа Чишмә районында «Полиция Кыш бабае» дигән пиар-акция уза. Әлеге акция балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, күзәтүчесезлекне, караучысызлыкны, көнкүреш җинаятьчелеген профилактикалау буенча эшнең нәтиҗәлелеген арттыру, социаль куркыныч хәлдәге, уңышсыз һәм аз керемле гаиләләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә. Полиция Кыш... Читать дальше...
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын алты кеше Covid-19дан үлгән. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең алты очрагы (өч ир-ат һәм өч хатын-кыз) расланган», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип аныкладылар министрлыкта. Шулай итеп, 2021 елның 26 декабренә Татарстанда SARS-CoV-2 коронавирусыннан үлүчеләр саны 1416га җиткән.
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Һава шартлары начарлану сәбәпле, бүген Татарстанда Самара өлкәсенә һәм Оренбург өлкәсенә кергәндә М5 федераль трассасы буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнде. Юл, һава шартлары яхшыргач, кабат ачылачак. Республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итә. Шулай ук юлдагы штаттан тыш хәлләр булган очракта 8(843)5333888 (Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясенең дежур бүлеге) яки 8(843)2919174 (ТР Транспорт... Читать дальше...
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Алабугада автосервиста янгын чыгуы турындагы хәбәр янгын сүндерүчеләргә 15.11 сәгатьтә килеп ирешә. Янгын видеосы социаль челтәрләрдә чыккан. Шәһәрнең Окружное шоссесында урнашкан автосервисның буяу камерасында эчке як янган, сервис бинасы эченә җиңелчә зыян килгән. Янгын сүндерүчеләр 6 квадрат метр мәйданга таралган утны сүндергән. Бер кеше дә зыян күрмәгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш министрлыгының Татарстанда... Читать дальше...
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Диния назәрәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясов Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Квартет И» комик театрына нигез салучыларның берсе Камил Ларин белән очрашты. Камил Ларин улы Данияр белән Мәскәүнең Җәмигъ мәчетенә килгән иде. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән Камил Шамил улына, 55 яшь тулу уңаеннан, сәламләү һәм котлау сүзләрен җиткерде, шулай ук шәхсән үзе исеменнән котлады. Читать дальше...
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Казан-Оренбург трассасының 37 нче чакрымында транспорт һәлакәте кичә булган. Автобус каршы якка чыга һәм җиңел машина белән бәрелешә. Авариядә Opel маркалы җиңел автомобиль йөртүче хатын-кыз җәрәхәт алган. 57 яшьлек хатын-кыз күп кенә имгәнүләр алган. Транспорт һәлакәте урынында ярдәмгә туктаган икенче бер машина йөртүчесе аны хастаханәгә алып киткән. Бу «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына фаҗига шаһитләре сөйләде. «Ир зыян күрүчене карады, авариядә башка берәү дә зыян күрмәвенә инангач... Читать дальше...
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан үзәгендәге Бауман урамында Яңа ел бизәгенең бер өлешен көчле җил җимергән. Ауган конструкциянең фотосы социаль челтәрләрдә чыкты. Узган елны да көчле буран Бауман урамындагы яңа ел инсталляциясен бозган иде.
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). SARS-CoV-2 вирусы барлык диярлек тән органнарына, аерым алганда, йөрәк һәм баш миенә эләгергә мөмкин, һәм анда җиде ай дәвамында саклана ала. АКШның Милли сәламәтлек саклау институтлары галимнәре ковидтан үлгән 44 кешенең мәетен тикшергән һәм шундый нәтиҗәгә килгән, дип яза РИА Новости. «Без SARS-CoV-2 вирусын күп кенә анатомик участокларда, шул исәптән баш миенең бөтен өслегендә таптык. Вирус күзәнәкләре кешедә симптомнар барлыкка килүдән соң 230 көн дәвамында сакланган»... Читать дальше...
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Организмның омикрон штаммына каршы тору сәләте гибрид иммунитетны ун тапкыр көчәйтә ала. Гибрид иммунитет Covid-19 вирусыннан авырган һәм соңрак прививка ясаган кешеләрдә була. Токсиколог, табиб-терапевт Алексей Водовозов Sputnik радиосына биргән интервьюсында шулай диде. Табиб фикеренчә, «омикрон» инфекциясеннән гибрид иммунитет барлыкка килгән кешеләр сакланып калачак. Табиб сүзләренчә, Covid-19 кичергән кеше, беренче тапкыр - «дельта», ә икенчесендә «омикрон» штаммыннан авырса... Читать дальше...
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Россиялеләргә электрон паспортларны 2023 ел башыннан бирә башлаячаклар. Юридик күзлектән караганда, электрон мәгълүмат бирүче паспорт гамәлдәге кәгазьдәге кебек үк статуска ия булачак, дип аңлатты Россия Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча Баш идарә башлыгы Валентина Казакова. Беренче этапта кимендә 100 мең электрон паспорт чыгару планлаштырыла, әмма төгәл сан гражданнарның теләкләренә бәйле булачак, дигән Казакова РИА Новости басмасына. Ведомствода аңлатуларынча... Читать дальше...
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Гөлназ Әхтәмҗанова). Марий Эл Республикасының Бәрәңге районы «Наша жизнь» газетасы баш мөхәррире Фәнил Мусин үз акчасына республика күләмендә «Якташлар» исемле татарча газета чыгара башлаган. «Республика күләмендә татарча газета чыгару турында ике ел хыялланып йөрдем. Үз халкым өчен файдалы эш эшлисем килде. Октябрь аенда газетаның беренче номеры басылып чыкты, ноябрьдә — икенче саны, декабрь аенда өченче саны дөнья күрде», — ди Фәнил Мусин. Бүгенге көндә газета 990 данәдә басыла. Читать дальше...
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 98 яңа очрагы теркәлгән. Бер авыру вирусны читтә иярткән, калган очракларда чир башка авырулардан күчкән. 45 кеше хастаханәгә салынган, 53 кеше өйдә дәвалана, дип ачыклык кертә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Казанда - 35, Чаллыда - 9, Түбән Кама районында - 5, Яшел Үзән районында - 5, Зәй районында - 4, Бөгелмә, Кама Тамагы, Лаеш, Саба, Чистай - 3, Баулы, Балтач, Алабуга, Лениногорск районнарында - 2... Читать дальше...
Ежедневный оперативный прогноз возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 27 декабря 2021 года.
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Пензаның Офицерлар йорты фойесында өлкәдә яшәүче халыкларның көнкүрешен һәм традицияләрен чагылдырган күргәзмә урнаштырылган. Төбәктә 17 милли-мәдәни автономия һәм 15 иҗтимагый берләшмә эшли. 2021 елда Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтәрияте, РФ Президенты гранты һәм төбәк губернаторы ярдәме белән, «Безнең бердәмлек-күптөрлелектә» дип исемләнгән мәгърифәти – мәдәни марафон проектын тормышка ашыра. «Дуслык күпере» фестивале бу марафонның йомгаклау чарасы булган... Читать дальше...
Каток открыт для каждого.
Недавно общими усилиями выложили каменные плиты на дорогу к роднику близ села Курманаево.
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Казанда 27 декабрь көнне «Черек күл» паркында бәйрәм чарасы узачак. Боз мәйданчыгы үзәгендә урнаштырылган сәхнәдә концерт программасы булачак. Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, рәсми ачылу көнендә шугалакка килүчеләргә бүләкләр тапшырачаклар. Ачылу көнендә бәйрәм программасы 18:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бозга керү бушлай, тимераяклары булмаганнар прокаттан файдалана ала. Шугалак эш көннәрендә 12:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр эшләячәк... Читать дальше...
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). 26 декабрь көнне Башкортстан Республикасының Кырмыскалы районында Уфа-Оренбург юлының 47 нче чакрымында 22 машина бәрелешкән. Бу һәлакәттә бер кешенең гомере өзелгән. «Хастаханәгә биш кеше китерелде. Хәзер юл-транспорт һәлакәте урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр төрле яклап ярдәм күрсәтә. Уфа юнәлешендә хәрәкәт ябылды, һәлакәт булган урынны каршы як полоса аша әйләнеп узу оештырылды», — дип хәбәр итә «Башинформ» . Гадәттән... Читать дальше...
Новый формат паспортов будет содержать отпечатки пальцев двух рук, а также электронную подпись по желанию владельца.
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре коронавирусының яңа мутациясе — «омикон» китереп чыгарган чирне дәвалау буенча яңа тәкъдимнәр эшләүгә кереште. Федераль ведомство башлыгы Михаил Мурашко шул хакта җиткерде, дип яза РИА Новости. Министрлык башлыгы «омикрон»ны дәвалаганда кулланыла торган препаратларның нәтиҗәлелеген бәяләгәннән соң, белгечләр кайбер алымнарны үзгәртергә кирәк дигән нәтиҗәгә килүен ассызыклый. «Сәламәтлек саклау министрлыгы экспертлары комиссиясе эшләде... Читать дальше...