(Әгерҗе, 18 декабрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре" ). Румыниядә кул көрәше буенча Дөнья чемпионаты узды. Анда Көчек авылында туып-үскән спортчылар – Миләүшә Гыймранова һәм Рияз Баһаутдинов катнашты. Рияз – ике кулы белән дә өченче, Миләүшә бишенче урын алды. Алар шушы көннәрдә Татарстан чемпионатында да сыналдылар. Икесе дә алтын медальләр яуладылар. Әгерҗе спорт мәктәбе тренеры Руслан Закиров шәкертләре Удмуртиянең Завьялово авылында узган ярыштан җиңүләр белән кайттылар. Алмаз Насыйков ... Читать дальше...
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел алдыннан Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты Казан, Чистай, Буа һәм Яшел Үзән районнарының нәни балаларын котлады. «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» Казан, Чистай, Буа һәм Яшел Үзән районнарының барлык мәктәпкәчә учреждениеләренә яңа ел бүләге ясады — нәкъ менә аларда предприятиенең җитештерү мәйданчыклары урнашкан. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Обними меня» әкиятен Казанның 313 балалар бакчасы, Яшел Үзән районының 58 мәктәпкәчә учреждениесе... Читать дальше...
(Чүпрәле, 18 декабрь, «Татар-информ», « Туган як », Гөлия Фәизова). Яңа ел алдыннан Чүпрәле районының «Дачный» бистәсендә яшәүчеләр өчен яңартылган «Дуслык» паркы ачылуы зур бүләк булды. Әлеге хакта паркның ачылышына килгән район башлыгы Марат Гафаров, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси совет әгъзасы Дмитрий Второв, «Татмелиорация» ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин да әйтте. «Әлеге паркны төзүдә һәм яңартуда турыдан-туры биредә яшәүчеләрнең дә өлеше бар. Читать дальше...
"Умай" дип аталган лабораториядә катнашу өчен хатын-кыз композиторлар, рәссамнар һәм либретто авторларыннан гаризалар кабул ителә. Ирләр катнаша алмый.
(Лениногорск, 18 декабрь, «Татар-информ», « Заман сулышы »). Лениногорск районында яңа имам-мөхтәсиб сайланды. Лениногорск районы имамнары моңарчы имам-мөхтәсиб ярдәмчесе булып торган Булат хәзрәт Рауповка бердәм тавыш бирделәр. Кунаклар арасында мөфтинең урынбасары һәм ТР Көньяк казые Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, ТР Көнчыгыш казые Исмаил хәзрәт Сингатуллин, ТР Көньяк -көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрдәншин һәм тирә-юнь имам-мөхтәсибләр килде. Лениногорск районы имамнары моңарчы... Читать дальше...
Даутов Искандер Садыкович(биография)гвардии рядовой,Герой Советского Союза,пулемётчик 4-го эскадрона 58-го гвардейского кавалерийского полка 16-й гвардейской Черниговской кавалерийской дивизии родился 2 сентября 1923 года в городе Исилькуль Исилькульского района Омской области. В 1927 году семья Даутовых переехала из Омской области в Петропавловск.… Далее
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театрының Ильяс Камал җитәкләгән данлыклы оркестры бүген театрга килгән балалар өчен уйнады. Театр фойесында куелган чыршы янында «Балачак дөньясы» исемле ноталар җыентыгы тәкъдим ителде. «Җәвад Тәрҗемановның туганнары безгә шундый китап бастыру идеясе белән чыктылар. Китапның аудиториясе — балалар бакчасы һәм башлангыч класс балалары. Җәвад Тәрҗемновның җырлары безгә таныш, без әлеге җырлар яңа версиядә дә җырлансын иде дип өметләнәбез»... Читать дальше...
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). SARS-CoV-2 коронавирусының Омикрон-штаммы дөньяның 89 илендә табылган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында шул хакта хәбәр иттеләр, дип яза РИА Новости. «2021 елның 16 декабренә „омикрон“ варианты Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының барлык алты төбәгендәге 89 илдә ачыкланган», — диелә рәсми белдерүдә. Оешмада яңа мутацияне «дельта»штаммыннан күпкә тизрәк тарала, дип билгеләп үттеләр. Моннан тыш, «омикрон» җәмәгатьчелек эчендә тарала торган илләрдә бер ярым ... Читать дальше...
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татар җыры» музыкаль фестивале ачылышында Татарстанның атказанган артисты Динә Гариповага «Алтын барс» тапшырдылар. «Динә — безнең халкыбызның иң гүзәл кешеләренең берсе. Ул җиңүләре белән безнең халыкны бөтен дөньяга танытты. Ул — сәнгать, җыр, олимпия чемпионы», — диде «Барс Медиа» компаниясенең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев. Әлеге минутларда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә 22нче «Татар җыры» музыкаль премиясе бара. Ачылышта Динә Гарипова «Ай... Читать дальше...
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка финанс кыенлыклары кичергән балалары булган гаиләләргә Яңа елга һәм Раштуа бәйрәменә социаль җыелмалар таратуны оештыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Әлеге тәкъдим белән Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов чыкты, дип яза РИА Новости. Министрга юллама текстында әйтелгәнчә, акча җитмәү сәбәпле, күп кенә Россия гаиләләре Яңа ел бәйрәмен уздырудан баш тартырга мәҗбүр. «Әти-әниләрнең финанс кыенлыклары аркасында... Читать дальше...
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Россия ЮХИДИ мәгълүмат системасында техник өзеклек килеп чыгу турында мәгълүмат бүген мессенджерларда пәйда булды. Техник проблемалар мәгълүмат системаларының үзара бәйләнешендә килеп чыккан. Хәзерге вакытта сервислар эшен торгызу өчен барлык кирәкле чаралар күрелә, дип хәбәр иттеләр Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына. Эшләр тәмамлануга һәм техник проблемалар хәл ителүгә, гражданнарны яңадан кабул итә башлаячаклар. Бу хакта өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк. Читать дальше...
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Барс Медиа» компаниясенең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев Радик Юльякшинга 2019 елгы «Алтын Барс»ны тапшырды. «Үткән ел фестивальне үткәрә алмадык. Быел ике елны бергә җыеп үткәрәбез. Элвин Грей коронавирус белән алданрак авыртып китте. 2019 елдагы XX „Татар җыры“ фестиваленең „Алтын Барсы“ н аңа тапшырабыз», — диде Камил Гәрәев бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Татар җыры» ачылышы алдыннан журналистлар белән очрашуда. Радик Юльякшин шатлыгы белән уртаклашты. Читать дальше...
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Фаҗига кичә кич Чаллыдагы 41нче комплекста булган. Шундый мәгълүмат социаль челтәрләрдә чыкты. Шаһитлар сүзләренә караганда, йортта яшәүче 66 яшьлек хатын-кыз бау буенча тугызынчы катта урнашкан фатир балконыннан аска төшәргә маташкан. Әмма ул баудан ычкынып китә һәм җиргә егылып төшә. Алынган җәрәхәтләрдән вафат була. Әлеге фаҗиганең дөреслеккә туры килүен «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә расладылар. Бу хәлнең... Читать дальше...
Проект «Веселые гончарята» Нурлатского отделения региональной общественной организации «Русское национально-культурное объединение Республики Татарстан» стал лауреатом республиканского конкурса муниципальных практик, проектов и программ по развитию русской традиционной культуры в РТ.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ » , Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Казанда «Урам» экстрим-паркының ябык өлешендә булды, анда бүген урам мәдәнияте фестивале старт алды. Ул спорт корылмаларын карады, яшьләр белән аралашты, шулай ук BMX-шоуда булды. Фестиваль экстремаль спорт төрләре, заманча иҗат һәм урам сәнгате вәкилләрен бер мәйданда берләштерәчәк. Ике көн дәвамында экстрим-паркта ВМХ, самокат, паркур, скейтборд һәм фингерборд буенча ярышлар, урам мәдәнияте өлкәсендә белем бирү лекцияләре һәм мастер-класслар... Читать дальше...
Госавтоинспекция МВД по РТ информирует о техническом сбое взаимодействия ведомственных информационных систем по линии предоставления государственных услуг по регистрации транспортных средств и выдачи водительских удостоверений на федеральном уровне.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 19 декабрьдә, Татарстан Республикасы территориясендә бозлавык көтелә. Вакыты белән кар явачак. Төньяк-көнбатыштан көньякка, көньяк-көнчыгышка күчә торган талгын җил, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге. Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-9˚, көндез максималь һава температурасы -2..-7˚ градуска кадәр булачак.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Көрәш буенча Федерация Кубогы җиңүчеләре билгеле. 17-18 декабрь көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда көрәш буенча Федерация Кубогына турнир узды. Ярышта бил үлчәү авырлыгында 170ләп көрәшче бил алышты. Районнар арасында беренчелекне Әлмәт командасы яулады. Икедә — Кукмара, өчтә Теләче командалары. Беренче урын ияләре — 50 мең, ике — 40, өченче урын алучы икешәр көрәшче дә 30 мең акчалата приз һәм истәлекле бүләргә лаек булды. Җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез... Читать дальше...
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 86 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән. «41 кеше хастаханәгә салынган, 45 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Казанда - 25, Чаллыда - 18, Түбән Камада - 8, Нурлатта - 7, Әлмәттә - 5, Чистай районында - 4 кеше ковид йоктырган. Шулай ук, Алабуга, Лениногорск, Актаныш... Читать дальше...
В республике 86 новых случаев, из них 25 в Казани, 18 – в Набережных Челнах.
Ежедневный оперативный прогноз возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 19 декабря 2021 года
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бөгелмәнең Вахитов урамында яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз һәм аның 10 яшьлек баласы, газ белән агуланып, хастаханәгә эләккән. Бу факт буенча прокуратура тикшерү башлаган. Вакыйга урынына шәһәр прокуратурасы вәкиле Евгений Моршед чыкты. Моңа кадәр «Татар-информ» Бөгелмәдә газ белән агуланган 4 яшьлек малай белән 45 яшьлек хатын-кызның хастаханәгә эләгүләре хакында хәбәр иткән иде.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Зәйнең “Теремкәй” бакчасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы тантаналы төстә ябылды. Бәйрәмдә мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова, милли-мәдәни үзәк җитәкчесе, Татарстан халыклары ассамблеясының Зәй вәкиле Роза Гатауллина катнашты, дип хәбәр итә “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының җирле бүлеге. Чара барышында ел дәвамында башкарылган эшләр, ирешкән уңышларга... Читать дальше...
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны үсеше темпының кимүе күзәтелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган шимбә киңәшмәсендә әйтте, дип хәбәр итә матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «авыруның һәр яңа дулкыны яңа сынаулар китерә, хәлне тотрыклыландыру өчен зур тырышлык таләп итә». Бүгенге көндә дөньяның 70тән артык илендә теркәлгән омикрон штаммы яңа куркынычка әйләнде. Читать дальше...
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Ятим балаларга торак бирү буенча агымдагы вазгыять турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин сөйләде. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2021 елда, план буенча, 22 муниципаль берәмлек ятим балаларга биреләчәк 636 торак белән тәэмин ителергә тиеш булган. Шуның 451е республика милке итеп теркәлгән, 185 торак сатып алу стадиясендә, дип хәбәр итте Фәнил Әһлиуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә. Аның сүзләренә караганда,... Читать дальше...