(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 2022 елда Менделеевскиның беренче гимназиясендә азык-төлек блогын реконструкцияләгәннән соң беренче мәктәп рестораны ачылачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына интервьюда Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев сөйләгәнчә, Менделеевск районында мәгариф өлкәсендә реформа булачак, ул балалар бакчасы, мәктәп, гимназия, лицей һәм хәтта химия буенча үткәрелә торган олимпиадаларга да кагылачак. 2022 елда Тихоново авылында 250 укучыга исәпләнгән... Читать дальше...
(Арча, 18 декабрь, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре» , Гөлсинә Зәкиева). 2021 елның көзге чакырылышында соңгы төркем егетләр армия сафларына китте. Традиция буенча бу уңайдан Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатта тантаналы озату кичәсе булды. Чарада район башлыгы Илшат Нуриев катнашты, шулай ук егетләрнең әти-әниләре дә чакырылган иде. «Язгы чакырылышта 84 егет хәрби хезмәткә киткән иде. Алар белән даими элемтәдә торабыз. Көзге чакырылышта 70кә якын егет армиягә алынды, план 101 процентка үтәлде. Читать дальше...
(Әгерҗе, 18 декабрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). 20 декабрьдә Әгерҗедә 20×40м мәйданлы ябык футбол манежы ачылачак. Спорт объекты универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз бюджетлы спорт корылмалары төзү буенча республика программасы кысаларында төзелгән. Искәртеп үтәбез, Россиядә 2019 елдан халыкны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Демография» илкүләм проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты гамәлгә ашырыла. Яңа каркас-тент манежларын ачу... Читать дальше...
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Рус православ чиркәвенеңТатарстан митрополиясе һәм Татарстан Диния нәзарәте Актаныш зиратында рус кешесенең каберендә хач киселү сәбәпле уртак белдерү белән чыкты. Иң беренче чиратта Татарстан Митрополиясе һәм республика мөселманнарының Диния Нәзарәте Виктор Смирновның вафаты сәбәпле аның гаиләсе һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз һәм аны кичерү өчен аларга рухи ныклык телибез, диелә белдерүдә. «Актаныш районында килеп чыккан вандаллык очрагына карата Татарстанда ачулы караш урнашты... Читать дальше...
(Әлки, 18 декабрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» , Лия Мәрдегалләмова). Урта Әлки авылының «Мөгаллим» мәчете имамы Радик Абдуллин «Изге амәнәт» дип аталган республика конкурсының «Татарстанның иң яхшы имам-хатыйбы» номинациясендә 2021 ел нәтиҗәләре буенча икенче урынны алды. Бәйгедә катнашучыларның эшчәнлеге милли-дини үзаңны үстерү буенча актив тәрбия-педагогик эшчәнлек, күп кешеләр катнашында татар телен, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән чаралар үткәрүне исәптә тотып бәяләнде. Читать дальше...
Беларус мөселманнары Польша чигендәге Брест шәһәрендә мәчет төзү өчен Чечнядагы Әхмәт Кадыров фондыннан ярдәм алырга тели.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Мирас» мәдәният йортында «Түбән Кама гүзәле» һәм «Түбән Кама батыры» районкүләм бәйгесенең йомгаклау концерты үтте. Анда җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Барыгызны шушы матур кичә белән котлыйм. Яшьләребезгә уңышлар, алга таба да үз сәләтләрен күрсәтеп, безне, әти-әниләрен, әби-бабайларын шатландырып, телебезне, гореф-гадәтләрне саклап үсүләрен телим. Балаларны әзерләгән укытучыларга, хореографларга баш иеп рәхмәт әйтәм. Читать дальше...