(Әгерҗе, 18 декабрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). 20 декабрьдә Әгерҗедә 20×40м мәйданлы ябык футбол манежы ачылачак. Спорт объекты универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз бюджетлы спорт корылмалары төзү буенча республика программасы кысаларында төзелгән.
Искәртеп үтәбез, Россиядә 2019 елдан халыкны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Демография» илкүләм проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты гамәлгә ашырыла.
Яңа каркас-тент манежларын ачу илкүләм проект максатын үтәргә һәм ел әйләнәсендә футбол белән шөгыльләнүчеләр санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Мини-футбол уены өчен манеж видеоэлемтә форматында ачылачак.