(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Нурлатта барлык чор һәм халык журналистлары истәлеген мәңгеләштерделәр. Татарстанда беренче һәйкәл-стела — «Дуслык» скверында урнашты. Бу идеяне «Нурлат-информ» агентлыгының баш мөхәррире — җитәкчесе Резеда Гиняева тәкъдим иткән. Бу хакта «Дружба» газетасы хәбәр итә. Ачылыш тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, «Татмедиа» АҖ медиадиректоры Әлфия Әдиятова, шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Рәис Сөләйманов... Читать дальше...
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Сишәмбе көнне Татарстан территориясендә бераз кар яву һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -21дән -16 градуска кадәр, көндез -16 градустан -11 градуска кадәр күрсәтәчәк. Синоптиклар шулай ук юлларда бозлавык турында кисәтә.
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Магнитогорск шәһәреннән килгән «Металлург» командасын җиңде. Уен исәбе — 4:3. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Бу сезонда «Ак Барс» белән «Металлург» дүртенче тапкыр очрашты, Казан хоккейчылары Магнитогорск командасына өч тапкыр җиңелгән иде. Бүген беренче тапкыр «Ак Барс» составында бозга команданың яңа сакчысы Джейсон Демерс чыкты. Команданың яңа хоккейчысы Марк Барберио да бүген уйнады. Читать дальше...
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram битендә «Идел буе музыкасы» проектының видеоклибын урнаштырды. Аудиовизуаль альбомга кергән 14 көй Идел буе федераль округы төбәкләренең тауларын, үзәннәрен, елга һәм башка географик объектларының яңгырашын чагылдыра. «”Идел буе музыкасы”н тыңлагыз әле - әлеге көйнең нигезе Роскартография белгечләре тарафыннан географик объектларның, шул исәптән Татарстанның да, таулары, үзәннәре, елга һәм башка күренешләре үзгәртеп корылган тавыш тирбәлешләре ул»... Читать дальше...
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Мир» кинотеатрында татарча «Хыял» нәфис фильмы тәкъдим ителде. «Әлеге фильмның дәвамын төшерү теләге дә бар иде. Әмма киләсе елга безгә бернинди субсидияләр дә бирелмәде», — диде кинорежиссер Фәрит Дәүләтшин әлеге фильм тамашачыга күрсәтелгәннән соң. «Хыял» фильмының сценарий авторы — шушы көннәрдә вафат булган журналист, документалист Владимир Ерхов. Фильм Кариев театры артистлары белән төшерелгән. Фильмда сүз әнисе белән генә яшәүче... Читать дальше...
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Билгеле журналист, сценарист, кинодокументалист Владимир Ерхов сценарие буенча төшерелгән фильм үзенең вафатыннан соң «Мир» кинотеатрында күрсәтелде. «Ул русча субтитрларның соңгы вариантын карап чыгып җибәрергә тиеш иде. Ләкин шулай килеп чыкты», — диде «Хыял» фильмының режиссеры Фәрит Дәүләтшин. «Бу Владимир Ерховның беренче фильмы иде. Ни кызганыч, соңгысы булды. Ул бик якты кеше иде. Фильмнан драма ясарга теләмәде. Мин трагик финал ясарга теләгән идем, каршы килде. Читать дальше...
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин республика Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм «Зенит-Казан» волейбол клубы җитәкчеләренә Россия Кубогы ярышларында Татарстан командасының җиңүе уңаеннан котлау телеграммалары юллады. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә. ТР Президентына җибәрелгән телеграммада Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан спортчыларының киеренке көрәштә искиткеч уңыш яулап, унынчы тапкыр Россия Кубогына ия булуларын искәртте. Читать дальше...
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт үлем очрагы расланган. Шулай итеп, Covid-19 инфекциясе аркасында пандемия вакытында республиканың 1420 кешесе үлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы. Узган тәүлектә 1946 елда туган ике ир-ат, шулай ук 1936 һәм 1954 елда туган хатын-кызлар вафат булган. Элегрәк «Татар-информ» республикада узган тәүлектә 100 кеше коронавирус инфекциясе белән чирләгәнлеген хәбәр иткән иде.
Калиев Анвар Мадиевич(биография) старшина,Герой Советского Союза,разведчик родился 8 марта 1921 года в деревне Тарханы Ярковского района Тюменской области. После окончания семи классов школы работал в колхозе. В 1940 году Анвар Калиев был призван на службу в Рабоче-крестьянскую Красную Армию. С… Далее
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыда туып-үскән, ТР Мәгариф һәм фән министрының элеккеге урынбасары Лариса Сулима Севастопольнең мәгариф департаменты директоры вазифасына билгеләнде. Департаментның элеккеге җитәкчесе Елена Богомолова бүген губернатор аппарат киңәшмәсендә вазифадан азат ителде, дип хәбәр итә «Кырым-24». Лариса Сулима 1970 елның 25 февралендә Чаллы шәһәрендә туа, Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган. Төрле вакытта ТР югары уку йортлары ректорлары советы... Читать дальше...
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Черек күл» паркында булды, анда бүген шугалакны ачу тантанасы иде. Татарстан Республикасы Президентын Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде, дип хәбәр итте Президентның матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов паркның тематик мәйданчыкларын карап чыкты, шәһәр халкы белән аралашты һәм «Черек күл»не алга таба төзекләндерү планнары белән танышты. Аерым алганда, яңа ресторан проектын бәяләде. Шулай ук ТР Президентына... Читать дальше...
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә ректор сайлау узды. Вазифага ике кандидат: академиянең икътисад буенча проректоры Азат Шәрәпов һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының элеккеге башлыгы, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов дәгъва итте. Укытучылар, профессорлар составы вәкилләре һәм студентлар катнашкан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Борһанов сайланды. Читать дальше...
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Барлык татарстанлылар өчен QR-кодларга таләпләр бертөрле, бу чара кешеләрнең сәламәтлеген саклау өчен кертелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән ел йомгаклары буенча уздырылган матбугат конференциясендә хәбәр итте. «QR-кодларны мин уйлап тапмадым. Вакцина ясаткан QR-кодлы кеше үзен саклый, дөрес, авырырга да мөмкин, җиңел формада булса да. QR-кодларга таләпләр бар кешегә дә бер үк төрле: сакланырга. Читать дальше...
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 2021 елда федераль һәм республика бюджетларыннан яңа юллар төзү өлешендә зур ярдәм күрсәтелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте. Татарстанда юллар төзү планнарын, шул исәптән, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашыра алдык. «Без барыбыз да юлларда йөрибез. Юл эшләрен финанслау күләме быел шактый булды. Читать дальше...
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда өлкәннәргә ярдәм итүнең яңа чараларын эшләү мөмкинлеге өйрәнелә, дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуда. «Өлкән халык ярдәм алырга тиеш. Бу хакта Россия Президенты да күп тапкыр әйтте. Без монда шулай ук эшләячәкбез. Олы яшьтәге халыкка тагын нинди ярдәм чаралары күрсәтү мөмкинлеге турында уйларга кирәк», — диде республика җитәкчесе. Рөстәм Миңнеханов пандемия вакытында Татарстанда кайбер кешеләр азык-төлек җыелмалары алды... Читать дальше...
Лилия Чанышеваны "Штаб" ватандашлар хокукларын яклау фонды" сәүдәгә корылмаган оешмасының элекке мөдире сыйфатында да җаваплылыкка тартканнар иде, әлеге оешма быел июль аенда ят агент дип танылды.
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә Петербург рәссамнары, татар иҗат әһелләре ассоциациясе әгъзалары очрашуы узды. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, очрашуның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабиев, А.Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт... Читать дальше...
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Андрей Клишас һәм Павел Крашенниковның төбәк хакимияте турындагы канунын кабул итүгә карата фикерен белдерде. Әлеге канун, аерым алганда, төбәк җитәкчеләренең вазифада рәттән ике мөддәттән артык булуын тыюны гамәлдән чыгара һәм "президент" дип аталуын тыя. — Канун кабул ителде инде. Безнең парламентның карашы билгеле иде. Бер-беребезне ишетергә өйрәнергә тиешбез. Конституцияне үзгәртү эшләре барган чакта комиссия оештырылган иде, дәрәҗәле кешеләр күп иде, миңа калса, бу процедура бик уңай узды. Читать дальше...
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алдынгы татарстанлыларга Россия һәм республика дәүләт бүләкләрен, фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте премияләрен тапшырды. Чара Казан Кремлендә узды. Татарстан Президенты искәрткәнчә, узып барган елда республика тотрыклы үсешне дәвам итте — Россиянең зур инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру башланды, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, башка социаль-мәдәни объектлар ачылды. 2021 ел мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгалар белән истә калачак... Читать дальше...
Из них 38 человек в больнице, 62 лечатся дома.
Об этом Президент Татарстана заявил на встрече с журналистами.
Детский сад «Алсу» – редкое учреждение, где обучение и воспитание детей полностью ведется на татарском языке.
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Билгесез вандаллар Казанның Бауман урамында урнаштырылган «Су Анасы» скульптурасын җимереп киткән. Бу хәл 24еннән 25 декабрьгә каршы төндә булган. Скульптураны торгызу язга таба булачак. Бу хакта «Татар-информ»га Казан мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваны 2022 елгы Россия чемпионатында җиңүе белән котлады. Ул республика халкы талантлы якташы, осталыгы һәм максатчанлыгы белән горурлануын әйтте. Котлау адресының текстын ТР Президенты матбугат хезмәте бастырып чыгарды. «Яшь булуыңа карамастан, син инде чын чемпион сыйфатларын күрсәтәсең: көчле көрәшче холкы, зур осталык, куәтле максатчанлык, — диелә Мәскәү спорт департаментының «Самбо-70»... Читать дальше...
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейболчыларын Россия Кубогында ышанычлы җиңү белән котлады. Котлау телеграммасы ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинга, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровка, команданың өлкән тренеры Алексей Вербовка һәм клубның барлык коллективына юлланган. «Ярышлар финалында Казан клубы күрсәткән искиткеч уен — барлык уенчыларның да осталыгын һәм ихтыяр көчен, тренерлар штабының югары профессиональлеген һәм грамоталы карарларын... Читать дальше...