(Алексеевск, 5 декабрь, «Татар-информ», «Таң» ). Алексеевск ЗАГСында Ольга белән Юрий Морозовларның никахларын йөзенче итеп теркәделәр. Яшь пар өчен бу көтелмәгән яңалык дулкынландыргыч булды. Яңа гына ир һәм хатын булган яшьләр мәңгелек мәхәббәт һәм тугрылык билгесе итеп, борынгы матур гадәт буенча балдаклар белән алмаштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Галина Бакеева әлеге матур парны гаилә корулары белән котлады һәм нык мәхәббәт, озын бәхетле тормыш теләп истәлекле бүләк тапшырды.
Экологические акции в республике с каждым годом собирают все больше неравнодушных людей.
(Әлки, 5 декабрь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Азат Низамиев). Яңа ел алдыннан өйләрне, бина-урамнарны купшы итеп бизәү гадәткә керде. Шул уңайдан шәхси йортлар һәм район оешма-предприятиеләре, эшмәкәрләр арасында традицион бәйрәм алды конкурсы игълан ителде. Быел Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты беренчеләрдән булып районның Төп Чыршысын бизәп куйды. Әлкилеләр дә, Яңа елны ашыктыргандай, тәрәзәләргә төрле яктырткычлар куя башладылар. Башкалар да әлеге өлгер кешеләрдән үрнәк алсын... Читать дальше...
Уфаның "Нур" татар драма театры үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Моношәһәрләрне үстерү фонды 2020 ел нәтиҗәләрен билгеләде. Матбугат конференциясендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин һәм Түбән Каманың элеккеге мэры Айдар Метшин катнашты. Иң яхшы ун шәһәр исемлегенә узган ел социаль-икътисади үсешнең югары дәрәҗәсен күрсәткән шәһәрләр керде. Алар арасында Түбән Кама да бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Зур рәхмәт! Нигез салынган традицияләрне дәвам итәчәгебезгә һәм яхшы... Читать дальше...
(Минзәлә, 5 декабрь, «Татар-информ», «Минзәлә-информ» , Дифиза Нуриева). М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжында урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары һәм студентлар арасында «Әдәби табышмак» дип аталган республика бәйгесе узды. Педагогия көллияте белән бергә бер укытучы һәм ике студенттан торган биш команда үзара көч сынашты. Бәйгене Казан федераль университетының Алабуга институты татар филология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гомәр Даутов җитәкчелегендәге жюри әгъзалары бәяләде. Читать дальше...
На улице лежит снег. В этот период нашему организму особенно нужны витамины. Простой способ витаминизировать рацион своей семьи – выращивать микрозелень.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә дүртенче атна рәттән коронавирус белән авыручылар саны кими. Соңгы җиде көндә авыручылар аннан алдагы атна белән чагыштырганда 3,3 процентка азрак булган дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Узган тәүлектә барлыгы 32 602 кеше коронавирус белән авырган. 30,5 мең кеше дәваланып беткән, 1,2 мең үлем очрагы теркәлгән. Россия төбәкләрендә коронавируска каршы прививка кампаниясе актив бара. Россия Хөкүмәте әгъзалары белән узган киңәшмәдә Президент Владимир Путин эпидемиянең... Читать дальше...
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Ханты-Мансийск-Югра автономияле округы Диния нәзарәте вәкиле, Белый Яр бистәсе имамы урынбасары Гаджияв хәзрәт Гаджиев үсеп килүче буынга тәмәке тартуның диндә гөнаһ булып саналуы турында сөйләде. Ул бистәнең 3 нче мәктәбендә 8, 9, 10 класс укучылары белән очрашты. Россия мөселманнары Диния җыенының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хәзрәт укучылар белән Тәмәке тартудан баш тарту көне уңаеннан әңгәмә уздырган. «Әлеге социаль явызлыкка карата ныклы көрәш алып барылса да... Читать дальше...
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Башкортстан Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында, «Ихлас. Балкыш» тапшыруында катнашты. Тапшыруның алып баручысы — Уфадагы «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов. Биредә Башкортстанда яшәүче татарларның эшчәнлеге, киләчәккә планнар хакында фикер алыштылар, 2021 елга йомгак ясалды. Шулай ук Васил Шәйхразыев «Татарлар: гамәл стратегиясе» документы... Читать дальше...
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). «Спутник V» вакцинасын ясаткан кешеләр 2022 елның гыйнварыннан Согуд Гарәбстанына бара алачак. Әлеге карарны Корольлектә кабул иткәннәр. Согуд Гарәбстаны «Спутник V» вакцинасын ясаткан кешеләр килә ала торган 102 дәүләт исемлегенә керде, дип яза РИА Новости. «1 гыйнвардан „Спутник V“ вакцинасының ике компонентын ясаткан кешеләргә Согуд Гарәбстанына кыска вакытлы сәфәргә, аерым алганда хаҗ һәм гомрә кылырга килергә рөхсәт ителә», — диелә Согуд Гарәбстанының Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтындагы хәбәрдә.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). 13 декабрьдә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевкә 75 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була. «Көзге моң» дип аталган әдәби-музыкаль кичә 18:30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә Татарстан Язучылар берлегенең инстаграмдагы аккаунтында.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Байкал мөфтияте Иркутск шәһәрендә Җәмигъ мәчете төзү өчен бер гектар җир алды. Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, Ярославский урамындагы җирне шәһәр администрациясе бүлеп биргән. «Җәмигъ мәчете һәм мәдрәсә, шулай ук өстәмә корылмалар төзүне планлаштырабыз. Әлегә проект әзерләнә, җир кишәрлеген вакытлыча агач койма белән әйләндереп алдык һәм сәдака җыюны башладык. Эшмәкәрләрләрнең һәм оешмаларның ярдәменә өметләнәбез», — диде «Байкал мөфтияте» оешмасы мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев. Читать дальше...
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре «Лада» автомобилен туктатырга тырыша, әмма йөртүче тәртип сакчыларының таләпләрен үтәми һәм качарга омтыла. Берничә ЮХИДИ экипажы белән озаклап куганнан соң, хокук бозучыны Имәнлек урамында тоталар. Егетне «Сафиуллин» полиция бүлегенә алып китәләр. «Лада» йөртүчесе 21 яшьлек егет булып чыга. Полиция хезмәткәренә буйсынмаган, кызыл утка чыккан һәм медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен аңа беркетмә төзиләр. Әлеге... Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда 232 кеше коронавирус йоктырган. Аларның берсе вирусны республикадан читтә эләктергән, ә калганнары аралашу юлы белән йоктырган. «73 пациент хастаханәдә, 159 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгында. Казанда ковидның 117, Чаллыда 16 очрагы теркәлгән. Районнар арасында антирейтинг башында Яшел Үзән тора — монда 39 кеше вирус йоктырган. Пандемия башланганнан бирле Татарстанда барлыгы 39 226 кеше әлеге чир белән авырган... Читать дальше...
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанда мәктәп укучылары арасында авыручылар күп булган очракта кышкы каникулны бер атнага озайтырга мөмкиннәр. Бу турыда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров РИА Новостига сөйләгән. «Хәзер грипп сезоны башлана, әгәр укучылар авырый икән, каникулны бер атнага озайтырга мөмкинбез. Көзге каникулда шулай эшләдек инде, бу бик уңай нәтиҗә бирә», — ди Хәбиров. Төбәктә коронавирус чикләүләрен катгыйландыру яки Яңа ел алдыннан локдаун кертү мөмкинлеге турында сорауга... Читать дальше...
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Россия Пенсия фонды матбугат хезмәте фондның территориаль офисларының читтән торып эшләү режимына күчүе һәм бары тик алдан язылу буенча гына кабул итүе турындагы хәбәрләрен кире какты. «Россия Пенсия фонды территориаль офисларының читтән торып эшләү режимына күчүе һәм бары тик алдан язылу буенча гына кабул итүе турында матбугатта таралган дөрес булмаган хәбәрләрен кире кага. Россия Пенсия фондының клиент хезмәтләре стандарт режимда эшләүне һәм гражданнарны алдан язылу буенча да... Читать дальше...
В сентябре исполком района выделил более 350 тыс. руб. для их приобретения и безвозмездной установки в жилищах отдельных категорий граждан.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Транспорт гранты — 2021» республика бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул итү төгәлләнеп килә. Студентлар транспорт чыгымнарына тоту өчен акча ота ала. «Бәйгедә катнашу өчен көндезге бүлектә укучы булырга һәм «бик яхшы» билгеләренә укучы, фәнни-тикшеренү, иҗтимагый, мәдәни-иҗади яки спорт эшчәнлекләрендә активлык күрсәткән, академик бурычлары булмаган укучы» категорияләренә туры килергә кирәк», — дип аңлата оештыручылар. Гаризаны 2021 елның 6 декабренә кадәр сайтта бирергә була. Читать дальше...
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). «Бердәм Россия» партиясе үзенең кадрлар составын яңарту өчен нәтиҗәле механизм куллана. Ул эшчәнлектә өлкән буынның тәҗрибәсен һәм мәсьәләләрне хәл итүдә яшьләрнең яңа карашын берләштерә. «Татар-информ» белән әңгәмә вакытында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан буенча төбәк бүлекчәсе рәисе урынбасары, республиканың Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова әйткәнчә, үзенең 20 еллыгында «Бердәм Россия» партиясе составын яңартуга йөз тотуын дәвам итә. Читать дальше...
Самозанятая Екатерина Тагирова вот уже без малого три года занимается фуд-флористикой.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының үзбәк милли-мәдәни автономиясенең яшьләр бүлеге «Минем Үзбәкстан» дип аталган квиз оештыра. «Безнең ватаныбызның мәдәнияте бай һәм күпкырлы! Без уйлап та карамаган бик күп фактлар бар», — дип сөйләде оештыручылар. Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиллеге хәбәр иткәнчә, квизда катнашу өчен биш кешелек команда тупларга һәм сылтама аша теркәлергә кирәк. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырачаклар. Әлеге чара 8 декабрьдә уздырыла торган... Читать дальше...
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында Р. Нигъмәтленең Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә беренче тапкыр «Ягез әле, бабайлар!» дип исемләнгән өлкә фестиваль-конкурсы турында язмасы чыкты. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективы тырышлыгы белән оештырылган бәйгедә Карсун, Яңа Малыклы, Иске Кулаткы районнары һәм Ульяновск шәһәре вәкилләре үзләренең иҗади һәм аш-су әзерләү осталыкларын, татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре һәм йолалары буенча белемнәрен күрсәттеләр.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Крым республикасының Черноморский бистәсендә үзәк мәчет төзелеше дәвам итә. Төзелеш эшләрен Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре Диния нәзарәте контрольдә тота. Россия мөселманнарының Диния Нәзарәте хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта мәчет территориясендә тротуар түшиләр, агач массивтан ишек куелган, бина тирәли коймалар урнаштырылган. Мәчетнең фасадын плитка белән бизү төгәлләнеп килә, мәчет янындагы торган юлларга асфальт салынган. Черноморской районының... Читать дальше...