(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Ковер» үзәгендә волонтерларга багышланган зур чара узды. Аларны котларга Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин һәм Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина килде. Бу хакта үбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Түбән Кама волонтерлар үзәге медицина, экология, хайваннарга ярдәм итү, югалган кешеләрне эзләү һәм башка юнәлешләрдә күп эш башкара. Рамил Муллин һәр юнәлешнең эшчәнлеге белән танышып чыкты. Читать дальше...
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» АҖ җитәкчелеге һәм коллективы, журналист Алексей Краснов вафат булу сәбәпле, аның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Краснов 1997 елдан «Казанские ведомости» газетасында эшли, анда баш мөхәррир урынбасары вазифасын башкара. «Алексей Петрович - массакүләм мәгълүмат чараларында эшләү тәҗрибәсе зур булган кеше. <…> Ул үз эшенең остасы иде, эштә үзгәрешләрдән курыкмады», — дип сөйли аның турында хезмәттәшләре. Газета хезмәткәрләре аны демократик, тугры иптәш, дип атый. Читать дальше...
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсе Городище районының Урта Әләзән авылының «Кәшшәф һәм Зөләйха» мәчетендә «Мөслим» Координация советының Бөтенроссия балаларны савыктыру сменаларын уздыру буенча җыелышы узды. Катнашучылар җәйге мәктәп каникулларында балаларның ялын оештыру буенча яңа нәтиҗәле формалар табу мәсьәләләре турында фикер алышты. Алар җыелышлар өчен яңа формалар һәм мәйданчыклар эзләргә булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Икътисад фәннәре... Читать дальше...
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 30 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр вакытта Россиядә кыяр бәясе өч атна дәвамында төшкәннән соң кабат арта башлаган. 12 атна берөзлексез бәясе арткан бәрәңге арзаная башлаган. РИА новости Росстат мәгълүматларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, хисап чорында яшелчә продукциясенә бәяләр уртача 0,3 процентка арткан. Аерым алганда, кәбестә 4,82 процентка, кишер 0,63 процентка, кыяр 4,92 процентка арткан. Бәрәңге 0,17 процентка арзанайган. Соңгы вакытта аның бәясе август ахырында сентябрь башында төшкән булган. Читать дальше...
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Урта Урал халыклары спартакиадасы кысаларында футбол буенча турнирда Үзбәкстанның «Пахтакор» командасы җиңде. Икенче урында «Ани-Әрмәнстан» әрмән җәмгыяте командасы, өченче урында — «Урал татарлары». Ярышларда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге консультанты Руслан Йосыпов та катнашты. Бу хакта Даими вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Спартакиадада спортны популярлаштырырга, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне үстерү эшендә тагын бер адым ясарга теләүчеләр катнаша»... Читать дальше...
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Киләсе елга «Кече ватан театрлары» проектында катнашкан Татарстан театрлары спектакльләр кую өчен бишәр миллион сум акча алачак. Ә «Театр — балаларга» проектында катнашучы театрларuf 6 миллион сумнан артыграк акча бирелә. «Бүген федераль проектларда катнашучы Татарстан театрларының киңәйтелгән утырышы узды. Театрлар киләсе елда куелачак спектакльләр турында фикер алышты», — дип хәбәр итә «Бердәм Россия» партиясенең региональ башкарма комитеты матбугат үзәге. Читать дальше...
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә декабрьдә тәкъдим ителгән вакансияләр арасында ваклап сату өлкәсендә коммерция директоры иң күп хезмәт хакы ала. Ул аена 500 мең сум һәм аннан күбрәк хезмәт хакы ала. Икенче урында Казанда веб-кушымталар әзерләүче, эш бирүчеләр аңа аена 360 мең сумнан башлап түләргә әзер. РИА Новости SuperJob эш эзләү онлайн-сервисы тикшеренүенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, Екатеринбургта эш бирүче зур мәгълүматлар буенча ИТ-белгечкә 250 мең сум түләргә әзер, хезмәт хакын арттыру мөмкинлеге дә бар. Читать дальше...
Валиев Габдельахат Габдельганеевич(биография) гвардии старший сержант,Герой Советского Союза, командир стрелкового отделения родился в марте 1910 года в селе Кутлушкино Чистопольского район Республики Татарстан. В 1921 году Габдельахат Габдельганеевич(Леонид Геонаевич) окончил три класса школы, работал в трамвайном депо в Перми, затем… Далее
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын алты кеше Covid-19 коронавирусы корбаны булган. Шулай итеп, 1956, 1951, 1940, 1948 һәм 1933 елларда туган биш хатын-кыз, 1941 елда туган бер ир-ат үлгән. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән алты үлем очрагы расланган. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — дип ачыклык керттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлы матбугат хезмәтендә. Шулай итеп, 8 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча... Читать дальше...
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Ярославльдә «Сабантуй уеннары» гаилә бәйрәме булды. Чараны «Ярославль өлкәсе татарларының Төбәк милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы оештырды. Уеннар, Сабантуйдагы кебек үк, көйдә, биюдә, җырлауда, спорт ярышларында татар-башкорт халык иҗаты чагылыш тапкан төрле элементлардан төзелгән. Уеннар программасына милли киемнәр кигән башкаручыларның концерт иҗади номерлары, милли уеннары кертелгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 12 декабрь көнне Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы «Татар туе» дигән семинар оештыра. «Татарча туйның нинди нечкәлекләре бар? Халык туйлары үзенчәлекле, чөнки ул табын һәм бәйрәм генә түгел, ә билгеле бер йолаларны үтәү дә әле. „Татар туе“ семинарында сезне татар туеның йолалары һәм гореф-гадәтләре турында театральләштерелгән тамаша көтә», — диелгән «Болгар-К» оешмасының Инстаграм сәхифәсендә . Оештыручылар сүзләренчә, чарага килүчеләр татар халык ризыкларыннан авыз итә алачак.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәүдә үзәкләрендәге намаз уку бүлмәләренең шунда эшләүче хезмәткәрләргә дә кирәк булуын әйтте. «Читтән килгән халыкка гына түгел, монда эшләүчеләр өчен дә бу бик мөһим. Былтыр башка урыннарда ачкач, безгә бик күп мөрәҗәгатьләр килде, рәхмәтләр укыдылар. Рәхмәт сүзләре күбрәк хезмәткәрләрдән килде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә «Горки-Парк»та гыйбадәт кылу бүлмәсен ачканда . Россия мөселман эшмәкәрләре... Читать дальше...
Җырчы Азатлыкка, барлык таләпләрне үтәүгә карамастан, рөхсәтнең барыбер бирелмәвен әйтте. Хәзер ул Уфа татарлары өчен Казанда аерым концерт оештырырга җыена.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте балигъ булмаган балаларны ялгызы тәрбияләүче ата-аналарга түләү өчен өстәмә 14 млрд сум акча бирәчәк. «Бу түләүләрне вакытында алсыннар өчен, бүлеп бирелгән 36 млрд сумга өстәп, тагын 14 млрд сум акча җибәреләчәк», — диде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин ил Хөкүмәтенең киңәшмәсендә. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча, 2021 елның 1 июленнән башлап, аз керемле тулы булмаган гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасы кертелде. Быелдан башлап... Читать дальше...
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Южный» һәм «Парк Хаус» сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләрен ачуда кыенлыклар килеп чыккан. «Кызганычка каршы, әлегә „Южный“ һәм „Парк Хаус“ сәүдә үзәкләре белән килешеп булмады. Без намаз уку бүлмәсен ачар өчен, арендага мәйдан бирүләрен сорап, аларны үгетлибез. Әлегә килеп чыкмый. Ләкин без тырышабыз. Намаз уку бүлмәсе ачылса, сәүдә үзәгенә йөрүчеләр саны да арта», — диде Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов. Читать дальше...
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусын 193 кеше йоктырган. Быелның 5 ноябреннән алып беренче тапкыр республикада теркәлгән авыручылар саны 200дән түбән төште. Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән. «59 кеше хастаханәгә салынган, 134 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Иң күп авыручылар Казанда теркәлгән, анда 98 кеше ковид йоктырган. Читать дальше...
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 12 млрд сумнан артык акча бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга юнәлдереләчәк. Министрлар Кабинеты киңәшмәсеннән өзек Хөкүмәтнең Telegram-каналында чыкты. «Без бүген социаль өлкә хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруга 12 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәбез», — дип хәбәр итте Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин. Премьер-министр искә төшергәнчә, ноябрь ахырында РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә уздырды. Анда укытучы... Читать дальше...
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ». Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Татарстан Президенты карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән ябык әдәби конкурс комиссиясе проза буенча җиңүче авторларның исемнәре язылган конвертларны ачты. Конвертлар Татарстан язучылар берлегендә «Татар-информ» журналисты катнашында ачылды. «Проза. Хикәя» номинациясе: I урын — Рүзәл Мөхәммәтшин (Бохар мәчесе) «Лаләләр»; II урын — Ләйсән Низамова (Низам) «Тиле»; III урын — Илсөяр Иксанова (Ишмәк) «Матәм». Читать дальше...
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»).ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлар берләшмәсе хатын-кызларның үзмәшгульлеген һәм эшкуарлык эшчәнлеген үстерү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә уздырачак. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә. «Депутатлар хатын-кыз эшмәкәрләрнең һәм үз бизнесын оештырырга җыенучыларның сорауларына җавап бирәчәк. Хатын-кызларларның эшкуарлык эшчәнлегенә һәм үзмәшгульлегенә ярдәм итүне төп бурыч итеп куйган кайнар телефон линиясе үз эшен җомга көнне... Читать дальше...
9 декабря - Международный день борьбы с коррупцией.
Молодой человек призывного возраста совершил правонарушение на Центральной площади нашего города. Тема хулиганства, умышленного уничтожения и порчи чужого имущества остаётся актуальной.
Первая декада декабря по традиции проходит под знаком особого внимания к людям с ограниченными возможностями здоровья.
Это около 80 % нурлатских студентов. В их числе - учащиеся возраста «18+».
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Чаллы шәһәрендә 2022 елның 1 гыйнварыннан җәмәгать транспортында йөрү бәясе кыйммәтләнә. Ике сумга күбрәк түләргә туры киләчәк, ягъни 25 сум урынына 27 сум. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә. Юл бәясен арттыруга гаризаны шәһәрнең транспорт компанияләре вәкилләре исеменнән Чаллы башкарма комитеты бирде. Әмма ул өлешчә генә канәгатьләндерелде. Транспортчылар акча белән түләгән очракта бәяне 35 сумга кадәр, ә карта белән түләгәндә 30 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Читать дальше...
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 9 декабрьдә, Татарстанда кабат һава шартлары начарлануы көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада болытлы һава шартлары көтелә. Урыны белән җепшек кар яварга мөмкин. Кайбер районнарда һәм шулай ук Казанда томан фаразлана, ул вакытта күз күреме 500 метрга кадәр начарланырга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Төбәк, шулай ук Татарстан башкаласы юлларында бозлавык хасил булырга мөмкин, дип хәбәр итә синоптиклар. Читать дальше...