(Арча, 1 декабрь, «Татар-информ», «Арча-информ» ). Бүген Арча педагогия көллияте базасында «Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү» буенча Worldskills Чемпионатының төбәк этабы башланды. «Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү» буенча ярышлар республикада беренче тапкыр үткәрелә. «Әлеге юнәлешне үстерү буенча без беренче адымнарны ясыйбыз», — дип белдерде ярышларны ачу тантанасында Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова. Шулай ук ярышларда катнашучыларны Көньяк Сахалин шәһәреннән килгән эксперт Александр Дзюма сәламләде. Читать дальше...
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенең «омикрон» яңа штаммы ким дигәндә 23 илдә ачыкланган. «Биш регионда ким дигәндә 23 илдә Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасына яңа штамм ачыклануы турында хәбәр иттеләр. Бу сан артыр дип фаразлыйбыз», — дип китерә РИА Новости Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы җитәкчесе Тедрос Аданом Гебрейесус сүзләрен. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) мәгълүматлары буенча... Читать дальше...
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов финанс грамоталык буенча IV Бөтенроссия онлайн-зачетта катнашкан. Чара 16 декабрьгә кадәр илнең барлык төбәкләрендә уза. «Финанс грамоталык буенча IV Бөтенроссия онлайн-зачет бирдем! Сез дә үзегезне тикшереп карый аласыз һәм нәтиҗәләр буенча finzachet2021.ru сайтында шәхси тәкъдимнәр алырга мөмкин», — дип республика җитәкчесе инстаграм сәхифәсендә шәхси сертификаты фотосын куеп уртаклашты. Акция Россия банкы һәм Стратегик... Читать дальше...
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 10 кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. «1933, 1941, 1942, 1943, 1947, 1947 елларда туган алты хатын-кыз һәм 1939, 1947, 1951, 1956 елларда туган дүрт ир-ат үлгән», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы. Республикада пандемия башланганнан алып, 1265 кеше ковид чиреннән үлгән. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә 235 кеше ковид йоктырган.
Оешма Казан мэрыннан бу мәгълүматны җиткергән Казан мәгариф идарәсе башлыгына да бәя бирүне сорый.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексын гамәлгә кертү программасын гамәлгә ашыруга багышланган конференциядә катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында узган чарада Идел буе федераль округы төбәкләренең иң югары вазифаи затлары катнашты. Очрашуда күп кенә мәсьәләләр каралды, шул исәптән гадәттән тыш хәлләрне фаразлый алырлык техник чаралар комплекслы системасын төзү, шулай ук халыкның иминлеген тәэмин итү турында сүз барды. Читать дальше...
Ахмиров Касим Шабанович(биография)гвардии старший лейтенант,Герой Советского Союза, командир стрелкового взвода родился 24 января 1923 года в татарском селе Алтата Дергачёвского района Саратовской области в крестьянской семье. В 1934 году с семьёй переехал в Казахстан. Образование неполное среднее. В 1941 году… Далее
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Төнлә 2 декабрьдә Татарстан территориясендә җепшек кар һәм яңгыр көтелә. Шулай ук көндез бераз буран чыгарга, көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Көндез һава температурасы -4..0 градус, ә төнлә -2..-7 градус фаразалана.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Россия Туры инвестицияләр фонды һәм «Биннофарм групп» Вьетнамның T& T Group компаниясе белән «Спутник V» вакцинасының тулы циклы производствосын булдыру турында килешүгә имза куйдылар. Документларны имзалаганда Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм Вьетнам Премьер-министры урынбасары Ле Ван Тхань катнашты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Моннан тыш, Россия Туры инвестицияләр фонды, «Вабиотек» һәм Вьетнамның «СОВИКО» компаниясе арасында Вьетнам территориясендә... Читать дальше...
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Уфада филология фәннәре кандидаты, Уфа Тарих, тел һәм әдәбият институтының әдәбият бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Флорида Сәлим кызы Фазылова кинәт вафат булган. Аңа 59 яшь иде. Флорида Фазылова башкорт шигърияте өлкәсендә белгеч, Мостай Кәримнең 11 томлык әсәрләренең тулы җыентыгын төзүче галим-тикшеренүче. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. «Башкортстан дәүләт университетында филология факультетында бергә укыдык, бер студентлар тулай торагында биш ел буе яшәдек. Читать дальше...
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 2021 елдан башлап Казан бистәләрендә шәхси йорт милекчеләре яки коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә яшәүчеләр газлаштыру программасында катнаша ала. 123 кеше газга тоташтыруга гариза биргән. «Һәр торак пунктка газүткәргечләр сузылган, кайбер урамнар һәм әлегә газ белән тәэмин ителмәгән яңа төзелгән йортлар калды», — диде инстаграмда туры элемтәдә Казан башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин. Аның сүзләренчә, бүген бакчачылык ширкәтләрен исәпкә алмыйча... Читать дальше...
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Федерация Советы хезмәт хакының минималь күләмен 2022 елның 1 гыйнварыннан 13 890 сумга кадәр арттыру турындагы закон проектын хуплады. Башта документта хезмәт хакының минималь күләме аена 13 617 сум тәшкил итәчәк, дип күрсәтелгән иде, ләкин РФ Президенты Владимир Путин соңрак бу сумманы 13 890 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Дәүләт Думасы дәүләт башлыгы тәкъдим иткән икенче укылыштагы төзәтмәне хуплады. Быел Россиядә хезмәт... Читать дальше...
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының гамәлдә булган вакциналарның коронавируска каршы нәтиҗәлелеге «омикрон» штаммы барлыкка килү белән түбәнәюе раслануы турындагы мәгълүматы юк. Бу хакта Sky News телеканалы оешма вәкиленә сылтама белән хәбәр итте. Әлегә вирусның яңа мутацияләре барлыкка килү белән аның йоктыру куркынычы артуын ачыклый алдык. Ләкин яңа вакциналар булдыру кирәк түгел. Фармкомпанияләргә булган препаратларны бераз үзгәртергә кирәк. Искәртик, элегрәк... Читать дальше...
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Казан кызы Лиана Зәйнуллина Мәскәүдә узган Халыкара «Джазның киләчәге» («Будущее джаза») фестивалендә татарча «Синең өчен» җыры белән чыгыш ясаган. «Фестивальгә эләгү үзе бер маҗара булды. «Сәләт»нең «Арт Биләр» форумында һәр катнашучыга татарча җыр башкарырга кирәк иде, мин Гали Ильясовның «Синең өчен» романсын джаз итеп үзгәртергә булдым. Педагог миңа вариацияләр тәкъдим итте, без җырның размерын, ритмик структурасын үзгәрттек, аранжировка ясадык. Бу җыр миңа... Читать дальше...
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Телеграмда Covid-19 инфекциясеннән вакцинация узуга каршы кешеләргә көрәшкә юнәлдерелгән «Мракоборец | Борцы с антиваксерами» каналы пәйда булды. Анда вакцинация һәм прививка, дөнья һәм сәясәт турындагы фейкларны фаш итүче фактлар чыга. «Социаль челтәрләр фәнгә каршы баручы хәбәрләр белән тулган. Тигез җир тарафдарлары, АКШта Ай проектын кире кагучылар, яман шешне бака яфрагы белән дәвалаучылар барлыкка килде. Алар үз өннәреннән чыкты һәм ышанучан кешеләргә тонналап фейк... Читать дальше...
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе киңәшчесе, тарих фәннәре докторы Ринат Закиров фикеренчә, татар дин әһелләрен бердәм булуларын сорады. «Халкбызның үзаңын тәрбияләү мәсьәләсендә әле эшлисе эшләребез күп. Милләтнең яшәешен милли көй һәм дин тота. Шуңа күрә татар дин әһелләрне бердәм булырга чакырам», — диде ул Милли шура утырышында . Ринат Закиров татар теле булганда гына милләтнең дине яши алуын әйтте. «Шуңа күрә мәчетләргә туган телдә вәгазьләр сөйләү... Читать дальше...
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ, Гөлнар Гарифуллина). Алабугада йөк автомобиле һәм микроавтобус бәрелешкән һәлакәттә зыян күргән 16 кеше амбулатор дәвалануга җибәрелгән, алар табиблар күзәтүендә. Алар уртача авырлык хәлендә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Авария нәтиҗәсендә 21 кеше зыян күргән. Шул исәптән, бер кеше (микроавтобус пассажиры) юл һәлакәте урынында вафат булды. Бер кеше авыр хәлдә, ике кешенең хәле уртача авырлыкта, алар Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә яткырылган. Читать дальше...
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ». Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән ябык әдәби конкурс комиссиясе җиңүче авторларның исемнәре язылган конвертларны ачты. Конвертлар Татарстан язучылар берлегендә телевидение һәм «Татар-информ» журналисты катнашында ачылды. «Шигырь» номинациясе: I урын — Лилия Гыйбадуллина (Нәүрүзбәк) «…көн коела уйчан тәрәзләргә»; II урын — Лилия Гыйбадуллина (Шоңкар) «Кош юлы»; III урын ... Читать дальше...
<p>После чего Эльмира Амировна традиционно провела прием граждан, где ответила на вопросы и просьбы нурлатцев. Также <a href="http://nurlat-tat.ru/news/nurlat-territoriya-komforta/nurlat-posetila-glava-mintruda-rt">в рамках рабосчего визита</a>, министр посетила Центр занятости населения города Нурлат и отдел социальной защиты населения. Здесь она пообщалась с коллективами учреждений, дала некоторые рекомендации по работе.</p>
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров милли костюм комплектларын тектерү һәм музыка уен коралларын сатып алу мәсьәләсендә эш алып барылганлыгын искәртте. Быел дәүләт программасы кысаларында шуның өчен 7 млн 600 мең сум бүлеп бирелгән. «Дәүләт программалары нигезендә кертелгән үзгәрешләр конгрессның мөмкинлекләрен арттырды, милли костюмнар һәм иҗат коллективлары өчен музыка уен коралларына мониторинг үткәрелде», — диде ул Милли шура утырышы ндагы чыгышында. Читать дальше...
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Иртәгә Башкортстанның Кушнаренко районында татар генералы Даян Мурзинга бюст ачылачак. «Иртәгә без зурлап Уфага барабыз. Татар генералы Даян Мурзинга бюст ачачакбыз», — диде Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев утырыш вакытында. Даян Мурзин — Бөек Ватан сугышында катнашучы, Чехословакия Герое, Чехия һәм Словакиянең 15 шәһәренең почетлы гражданины, халык телендә «кара генерал» дип йөртелә. Васил Шәйхразиев Уфага бер тонна татар китапларын алып барачаклары турында әйтте. Читать дальше...
Тарихчы сүзләренчә, бу дөньяда күпме татар яшәвен белергә мөмкинлек бирәчәк.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар конгрессында Милли шура утырышта быел тормышка ашырылган проектларга хисап тотты һәм киләчәктә башкарылачак эшләр турында фикер алышты. «Үзәк орган буларак, киләсе елга үтәлергә тиешле чаралар исемлеген үзебез тәкъдим иттек һәм өлкә, чит илләрдә оешмалардагы җитәкчеләрдән планнарын алып, уртак план төзедек. Планны һәр җитәкчегә җибәрдек. Соңгы елларда пандемия булу сәбәпле, планга үзгәрешләр кертелде. Онлайн һәм офлайн форматларда эшләдек»... Читать дальше...
В рамках юбилея в течение десяти дней будет открыта местная общественная приемная для всех, у кого есть вопросы, предложения и пожелания.
Четыре оператора связи объявили об отключении безлимитного интернета для новых абонентов.