(Аксубай, 7 декабрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Аксубай районында эшлекле сәфәрдә булды. «Ильяс Сөләйманов үз эшчәнлеген кечкенә фермадан башлаган иде. Аңа башта — 300, аннары 500 гектар җир бүлеп бирелде. Әлеге ферма программага 2011 елда кертелде. Ильяс әлеге ферманы дәүләттән 20 миллион сумлык грант алып, 30 миллион сум үз акчасын кертеп төзеде. Безнең районда программаларда катн аш ырга дәгъва кылучы тагын 16 кеше бар»... Читать дальше...
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Самараның «Бердәмлек» газетасында Гали авылы, Похвистнево районыннан Саимә Морхаханованың «Ильяс чыршылары» дигән язмасы чыкты. Гали авылының иң уңган аксакалы — хаҗи Ильяс абый Арсланов. Ул көнбагыш мае чыгару остасы. Бик күп еллар буе тирә-як төбәкләргә, авыл халкына иң чиста көнбагыш мае чыгарып сата. Ә түбен халык малларына, кош-кортларына сатып ала. Ильяс абый бик динле һәм олы җанлы кеше. «Иркәм, барлык язмаларыңны да Чәчкә апаң (хатыны) белән яратып укып барабыз. Читать дальше...
Байден Путинга АКШ һәм Европа илләренең Русиянең хәрби көчләрен Украина тирәсендә туплавына борчылу белдерде. Хәрби экскалация очрагында бу илләр кырыс икътисади һәм башка чаралар белән җавап бирәчәк, диде ул.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Надежда Захарова). Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. 8 декабрьдә төнлә һәм көндез көчле җил, бозлы яңгыр һәм буран вакытында күз күреме начарлануы көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, шулай ук республикада бозлавык, юлларда кар көртләре барлыкка килә. Җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя, буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр начарланырга мөмкин. Төнлә һава температурасы -7..-12 градус, ә... Читать дальше...
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Хәрби-диңгез институты җитәкчесенең хәрби-сәяси эш буенча яңа урынбасары 1 ранг капитаны Руслан Сафиуллин һәм Санкт-Петербург Су асты көймәсе диңгезчеләре һәм Хәрби диңгез флоты ветераннары клубы вәкиле Геннадий Михеев (хәрби уку йорты җитәкчесенең элеккеге урынбасары) белән очрашты. Очрашуда Хәрби диңгез флоты белән яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре... Читать дальше...
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Татарстан Республикасыннан читтә татар телен саклау һәм үстерү буенча җәмәгать оешмаларның инициативаларына һәм белем бирү оешмаларына ярдәм итү» гранты турында игълан иттеләр. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хакта карарны имзалады. Грант «2014-2022 елларда Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында биреләчәк. Һәрберсе 100 мең сум күләмендә биш грант була. Читать дальше...
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Новгородның «Туган як» газетасы 2022 елга кварталларга бүлеп ясалган календарь чыгарган. Анда кайбер мәчетләрнең сурәтләре кертелгән. «Календарьларның саны чикләнгән булу сәбәпле, үзегезгә, якыннарыгызга, дусларыгызга үзенчәлекле бүләк ясагыз», диелгән Түбән Новгородның «Туган як» газетасы инстаграм сәхифәсендә .
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Ватан геройлары көненә багышланган традицион очрашу узды. Сугышчан дан һәм хәрби батырлык бәйрәме 2007 елдан 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне сугыш кырларында батырлык күрсәткән Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройларын, тыныч вакытта куркусыз, батыр һәм көчле рухлы кешеләрне хөрмәтлиләр. Очрашуда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында төзелгән Офицерлар клубы составына керүче ун Россия Герое катнашты. Читать дальше...
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирусның омикрон-штаммы йоккан чакта, нигездә, ковидның җиңел симптомнары барлыкка килә. Көньяк Африка Республикасы Медицина ассоциациясе рәисе Анжелик Кутзе сүзләренчә, галимнәр вирусның яңа штаммын йоктырган 70 пациентның хәләтен өйрәнгән. Ике атна дәвамында аларда чирнең җиңел билгеләре күзәтелгән. Бу — баш һәм тамак авырту, хәлсезлек. Әлеге билгеләр «омикрон»ны «дельта» штаммыннан аерып тора. «Омикрон» штаммы икенче төрле. Хәзергә ис һәм тәм югалмый, шулай ук һава җитмәүдән интегү юк. Читать дальше...
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Газпром трансгаз Казань» оешмасы генераль директоры Рөстәм Усманов йорт участогына газ торбасын бушлай китерергә мөмкин икәнен һәм аның өчен нәрсә эшләргә кирәген әйтте. «Газлаштыру өчен гаризаны безгә төрле ысуллар белән юлларга мөмкин. Гаризаны кәгазьдә тутырып, горгаз, райгаз оешмаларына тапшырырга да, Дәүләт хезмәтләре порталында да теркәргә мөмкин», — диде Рөстәм Усманов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта. Гаризада паспорт, СНИЛС мәгълүматларын... Читать дальше...
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). «Россия вертолетлары» холдингына керә торган Казан вертолет заводы коллективына бүген яңа генераль директорны тәкъдим иттеләр. Ул — элегрәк «Казан электротехника заводын» җитәкләгән Владимир Гинсбург. Бу хакта «Россия вертолетлары» матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашу кысаларында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казан вертолет заводының элеккеге директоры Алексей Белыйга республиканың социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткәне өчен «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды. Читать дальше...
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Оксана Романова). 5 декабрьдә Казан һәм Татарстан тарихы, мәдәнияте һәм архитектурасы һәйкәлләре турында каталог-энциклопедиянең авторы Алексей Тарунов вафат булган. Бу хакта РФ Мәдәният министрлыгының Дәүләт сәнгать институты хәбәр итте. Тарунов анда күп еллар Архитектура һәм монументаль сәнгать һәйкәлләре җыентыгы секторы хезмәткәре булып эшләгән. «Күптән түгел генә аның Татарстан һәйкәлләре турындагы китапларын тәкъдим иттеләр. Кызганыч, Алексей Михайлович белән... Читать дальше...
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше коронавирус корбаны булган. Шулай итеп, 1937 һәм 1939 елларда туган ике хатын-кыз һәм 1939, 1946, 1959 елларда туган өч ир-ат ковидтан үлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә. Шулай итеп, пандемия башланганнан алып Татарстанда 1312 кеше ковидтан үлгән.
Ул Мәскәү мэрыннан метродагы үзбәк һәм таҗик телләрендәге язулар мәсьәләсен "хәл итәргә" сорады.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Коронавируска ПЦР-тестның гамәлдә булу вакытын 72 сәгатьтән 48 сәгатькә кадәр кыскарттылар. Анна Попованың шул хактагы карары хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты. «Полимераз чылбыр реакциясе ысулы белән үткәрелгән COVID-19 инфекциясенә лаборатория тикшеренүенең тискәре нәтиҗәсе 48 сәгать гамәлдә була», диелгән документта. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Анна Попова яңа күрсәтмәләре турында узган атнада хәбәр итте. Ведомство башлыгы аңлатуынча, бу чаралар... Читать дальше...
Азат Мифтахов агач эшкәртү эшендә кулын кыстырган. Аның бармагында шеш калган.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы сишәмбе көнне пленар утырышта «Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме буенча өстәмә чаралар турында» законга төзәтмәләрне өченче соңгы укылышта кабул итте. Аның нигезендә 2022 елның 1 февраленнән ана капиталы фаразланган түгел, ә фактик инфляция буенча индексацияләнәчәк. Дәүләт Думасы вице-спикеры Анна Кузнецова («Бердәм Россия») тәкъдим иткән үзгәрешләр «Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы законга кертелә. Документ текстында аныкланганча... Читать дальше...
ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев бу карар белән килешмәвен, югарырак мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәген белдерде.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Мәскәүнең көньяк-көнчыгышында күпфункцияле үзәкләрнең берсендә бер ир-ат атыш оештырган. Сак хезмәткәре битлек киюне сорагач, ир-ат ата башлаган. ТАСС чыганакка сылтама белән хәбәр иткәнчә, бер кеше үлгән, тагын бер кеше зыян күргән. Бу хәлнең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Мәскәү мэры Сергей Собянин социаль челтәрдә үз битендә хәбәр иткәнчә, фаҗига «Рязанский» күпфункцияле үзәгендә булган. Анда ике кеше үлгән, өч кеше имгәнгән. Үтерүчене тоткарлаганнар. Читать дальше...
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). 9 декабрьдә 15.00 сәгатьтә «Әдәби кафе»да (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт) Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу була. Анда аның «Һәркемгә бер кояш» дигән унөченче китабы тәкъдим ителә. Ул — «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясеннән чыккан сигезенче китап. Моңа кадәр авторның «Болытта җиләк үсә», «Синең өчен яшим», «Таллы күлдә былбыл бар», «Ак читек», «Туташ», «Хәния» һ.б. китаплары укучылар кулына барып ирешкән иде. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. Читать дальше...
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә 65 миллионга якын кеше коронавирустан вакцинациянең тулы курсын узган. Бу барлык олы кешеләрнең 62 проценттан артыгы дигән сүз. Бу хакта Covid-19 инфекциясенә каршы координацион советның президиумы утырышында сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итте. «60 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның 61,7 проценты прививка ясаткан. Балалар өчен вакцина яшәү өчен мөһим препаратлар исемлегенә кертелгән», диелгән Министрлар Кабинетының телеграм-каналында.... Читать дальше...
Первой участницей, приславшей свою работу, стала Рамина Самигулова.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). 6 декабрьдә, кич Казанның Короленко урамындагы фатирларның берсендә сөрем газы белән агуланып үлгән ир белән хатынның мәетен тапканнар. Бу эш буенча «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү комитетының якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат белән хатын-кыз 4 декабрьдә үлгән. Хәзер бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар, диде Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Читать дальше...
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев әйтүенчә, ноябрьдәге явым-төшемнәрне исәпкә алып, ел дәвамында Татарстанда 50 мм явым-төшем җитми калган. Ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә 2021 ел җәе коры килгәнен искәртте. «Майдан августка кадәр аномаль җылы айлар торды, һава торышы эссе булды, явым-төшем дә җитмәде. Майда һава температурасы июньнең уртача нормасын да арттырды. Читать дальше...
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда яшәүче 31 яшьлек хатын-кыз 1,5 яшьлек кызын кыйнаган. Ул видеода гаебен таныды һәм үкенүен әйтте. «Мин кызыма карата бик начар җинаять эшләдем, аны кыйнадым. Үз гаебемне таныйм, бик үкенәм, мин җәзаны үтәргә әзер», — диде ул Россия Тикшерү комитетының рәсми сайтында чыккан видеода. Россия Тикшерү комитетының рәисе Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыкларга кушты. Тикшерү комитетының... Читать дальше...