(Аксубай, 10 декабрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары» ). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Аксубай районына эшлекле сәфәр кылды. Министр урынбасары Ришат Хәбипов район башлыгы Камил Гилманов белән бергә Айназ Шакировның Кызыл Тау авылында урнашкан ит ярмыфабрикатлары җитештерү буенча «Аксубай» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативын карады. Министрлык вәкиле җитештерелә торган продукция ассортименты, кооператив эшен оештыру, сату мәсьәләләре белән кызыксынды. Читать дальше...
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). 4 декабрь көнне Петербургта Милли әдәбиятлар китапханәсендә «Экодизайнда милли татар орнаментлары» дигән искиткеч мастер-класс үткәрелгән. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, китапханә мастер-классны «Тамга» заманча татар мәдәнияте үзәге белән берлектә оештырган. Оста Альбина Әхмәдуллина татар милли бизәкләре турында кызыклы итеп сөйли. Ул «XlX-XX гасыр татарларының традицион мәдәнияте» китабыннан иллюстрацияләр мисалында декоратив-гамәли сәнгать әйберләрен күрсәтә. Читать дальше...
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Санкт-Петербургта 14 декабрьдә Татар мәдәни үзәге ачыла. Ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны көтәләр. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында хәбәр итте. «Безнең алда торган иң мөһим чараларның берсе — 1990 еллардан башлап Петербург татарлары хыялланган Татар мәдәни үзәген ачу. Читать дальше...
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Новосибирск төбәгендә «Минем татар авылым» III өлкә смотр-конкурсы уза. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, смотр-конкурста сигез татар авылы катнаша. Конкурста катнашучылар авылны тәкъдим итү, халык иҗаты, һөнәрчелек, милли аш-су һәм туган якны өйрәнү материаллары күргәзмәсен үз эченә алган мәдәни программа, шулай ук бәйрәм концерты әзерли. Ноябрь - декабрь айларында жюри составына кергән Новосибирск өлкә һәм төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте хезмәткәрләре программаны карап чыга... Читать дальше...
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Казан — Аэропорт — Казан маршруты буенча өстәмә шәһәр яны поездлары 18 декабрьдә кертеләчәк, дип хәбәр итә «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте. «Ел саен уздырыла торган «Татар җыры» музыкаль фестивале "Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә үткәрелү сәбәпле, шәһәр яны поездлары бер көнгә билгеләнә», — диделәр матбугат хезмәтендә. Аерым алганда, Казан станциясеннән 7602нче электричка 15.30 сәгатьтә китә һәм Аэропорт станциясенә 15.50 сәгатьтә килеп җитә. Читать дальше...
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 11 декабрьдә, Татарстанда шактый салкын, әмма шул ук вакытта дымлы һәм болытлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз кар явуы көтелә. Кайбер урыннарда томан төшәчәк (Казанда, нигездә, иртәнге сәгатьләрдә). Төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә. Төбәк юлларында тагын бозлавык хасил була, дип искәртә синоптиклар. Төнге сәгатьләрдә Татарстанда 15 градуска кадәр... Читать дальше...
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Профессор, әдәбият галиме Тәлгать Галиуллин XIX гасырда иҗат иткән Акмулланы татар шагыйре булуын әйтте. «Акмулла дигән шагыйрьне казахлар, башкортлар, татарлар — һәркем үзенеке итеп саный. Әмма без аның татар шагыйре икәнен беләбез. Ул башкорт, казах далаларында яшәгән, шуңа күрә аның иҗатында казах сүзләре дә, башкорт сүзләре дә бар», — диде ул. Ул Акмулланың мирасын татар галиме Миркасыйм Госманов өйрәнгәнен әйтте. «Акмулланың кулъязмалары күп түгел... Читать дальше...
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Нәҗибә Сафина тормыш иптәшенең вафат булуын әле дә кабул итә алмавы турында сөйләде. «Мөдәррискә ифрат авыр иде. Үзен чүп итеп хис иткән мизгелләре күп булды. Үзенә күпме каршы сөйләп торсалар да, бер генә дә дошманы юк иде. Бугазында яман шеше бар иде, соңгы минутларында авыр сөйләште. Үлгәненә әле дә ышанып булмый», — диде ул Тукай әдәби музеенда Мөдәррис Әгъләмнең тууына 75 ел тулуга багышланган кичәдә . Читать дальше...
Гарифуллин Габдулла Гарифуллович(биография)старший сержант,Герой Советского Союза,командир орудия родился 3 января 1925 года в деревне Янгулово Балтасинского района Республики Татарстан. Окончил семь классов Янгуловской школы и школу фабрично-заводского ученичества в городе Сталино ( Донецк, Украина). В августе 1942 года призван в… Далее
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиум утырышында 2022 елны Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы елы дип игълан иттеләр. Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышта Президиум сәркатибе сайланды һәм көн тәртибендәге сораулар каралды. "Президиум утырышы әгъзалары беренче эш итеп 2022 елга тематик исем билгеләделәр һәм киләсе елда бик зур тарихи вакыйга билгеләп үтелүен истә тотып, 2022 елны Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул... Читать дальше...
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Татарстанның ике хоккей командасы көрәшендә Казанның «Ак Барс»ы җиңде. Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы өч алкага калышты. Уен исәбе — 5:2. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Әлеге уен «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов өчен Россия чемпионатларында 1300нчесе булды. Данис Зарипов — илебез чемпионатында бу күрсәткечкә барып җиткән бердәнбер хоккейчы. «Ак Барс» фан-секторы бу хөрмәткә зур плакат әзерләгән. Алар рәсемне... Читать дальше...
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмне яшәү рәвеше, кешеләргә мөнәсәбәте ягыннан Тукайга охшатырга була иде дип саный. «Аралашкан вакытта әдәбият, тормыш турында, нәкъ Тукай шикелле, җәһәт, кискен, ноктасына туры китереп әйтә торган иде. Гади генә түгел, образга туры китереп. Шагыйрь булып яшәве шунда да күренде. Иҗатында катлаулы конструкцияләр, акылны яшереп әйтә торган тәкъбирләр күп очратмыйбыз. Читать дальше...
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Ратушасында «Шәрык базары» Беренче Халыкара төрки халыклар эстрада фестивале ачылышында катнашты. «Шәрык базары — дөнья көзгесе», — диде парламент рәисе. Фәрит Мөхәммәтшин фестивальдә катнашучыларны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. Проект авторы Рифат Фәттаховка мөрәҗәгать итеп: «Бүген ачып җибәрә торган фестивальне олы юлга чыгарырга насыйп булсын. Син оештырган әйберләр республикада уңай булды... Читать дальше...
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Осло шәһәре ратушасында дөньякүләм Нобель премиясен тапшыру тантанасы узды. Мактаулы бүләкне Россия журналисты, «Новая газета»ның баш мөхәррире Дмитрий Муратов һәм Филиппин журналисткасы Мария Ресса алды. Тантана премиянең рәсми каналында YouTube социаль челтәрендә трансляцияләнде. Премия комитетында билгеләп үтелгәнчә, лауреатлар «демократия һәм ныклы дөньяның алшарты булган» фикер белдерү иреген яклау буенча зур көч куйган, дип хәбәр итә RT телеканалы. Муратов... Читать дальше...
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Дүшәмбе көнне, 13 декабрьдә, 11.30 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «ХЫЯЛ» продюсерлык үзәгенең яшь артисты Илгиз Мөхетдиновның иҗатына һәм аның клибын тәкъдим итүгә багышланган рус һәм татар телләрендә матбугат конференциясе була. Чарада җырчы Илгиз Мөхетдинов, клип режиссеры Артем Дубинин һәм продюсерлары - Эдуард Никитин белән Нияз Сабиров катнашачак. Матбугат конференциясендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, «Татар моңы» конкурсы лауреаты... Читать дальше...
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). 15 декабрьдә Татар китабы йортында (Шәриф Камалның мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музее) «Аларның сүнмәс уты…» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Күргәзмә язучы Кави Нәҗминең 120 еллыгына һәм аның тормыш иптәше-тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмовага багышлана. Музей хезмәткәрләре аны гадәти булмаган форматта әзерлиләр: тамашачыларны Кариев театры актерлары һәм музыкантлар катнашында перфоманс көтә. Шәриф Камал һәм Кави Нәҗми яхшы мөнәсәбәтләрдә була. Кави Нәҗми кулга алынгач... Читать дальше...
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның тагын биш кешесе — алар ике ир-ат һәм өч хатын-кыз Covid-19 коронавирусы корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстанда коронавирустан биш үлем очрагы теркәлгән», — дип хәбәр иттеләр ведомствода. Covid-19 инфекциясеннән 1939 һәм 1941 елларда туган ир-атлар, шулай ук 1924, 1933 һәм 1941 елларда туган хатын-кызлар вафат булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Читать дальше...
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәк. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы рәисе, республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. «Тулаем алганда, дөньядагы катлаулы вазгыять шартларында безгә ватандашлар белән нәтиҗәле диалогны үстерергә кирәк. Бу юнәлештә безнең билгеле бер уңышларыбыз бар», — диде Дәүләт Советы Рәисе ТР Президенты... Читать дальше...
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинның вәкаләтләре тагын биш елга озайтылды. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Сергей Когогин КамАЗны 2002 елның 26 апреленнән җитәкли, 1999 елның июненнән компаниянең Директорлар советына керә. Яңа срок 2022 елның 11 февраленнән башлана. Моннан тыш, идарәнең гамәлдәге әгъзалары булган Юрий Герасимов, Ирек Гомәров, Андрей Максимов, Жанна Хәлиуллина һәм Рөстәм Шәмсетдиновның вәкаләтләре биш елга озайтылды. Читать дальше...
Нобель лекциясе белән чыгыш ясаганда ул Русиядә журналистиканың "караңгы чор яшәвен" әйтте.
Хәзерге вакытта Британия төрмәсендә утырган Ассанжга ашыгыч рәвештә экстрадацияләнү янамый. Аппеляция мәхкәмәсенең карары Британиянең Югары мәхкәмәсенә шикаять ителә ала.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Дагыстан Республикасы мөфтияте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Спутник V» вакцинасы алган Россия мөселманнарына хаҗ кылырга рөхсәт алуда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. «Дагыстан мөфтияте һәм ил мөселманнары исеменнән ТР Президентына, „Россия — Ислам дөньясы“ стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка тырышлыгы һәм Россия мөселманнары өчен авыр булган бу проблеманы хәл итүгә зур өлеш кертүе өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез»... Читать дальше...
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). «Татар мирасы» яшьләр этномәдәни форумы 8 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр Татар яшьләре лидеры мәктәбе кысаларында уза. Чараны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге оештырды. «Чараның максаты: татар халкының тарихы, этник, мәдәни һәм конфессиональ күптөрлелеге, аның ил тарихындагы әһәмияте һәм роле белән танышу», — дип искәртә оештыручылар. Этномәдәни форумга федераль һәм төбәк милли-мәдәни мохтариятләренең 18-35 яшьлек активистлары чакырылган. Читать дальше...
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы 2021 елның 30 ноябрендә «Мин яратам сине, Татарстан» дип аталган видеороликлар конкурсы игълан итте. Конкурс «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән үткәрелә. «Үз республикагызны ни өчен яратуыгыз, аның сезнең өчен нинди кыйммәткә ия булуы һәм Татарстан турында кунакларга ниләр сөйләр идегез — шул турыда видеоролик төшерегез. Татарстанны нәрсәдән башка күз алдына китерә дә... Читать дальше...
Конституция Российской Федерации отмечается в нашей стране как важный государственный праздник.