(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Новосибирск төбәгендә «Минем татар авылым» III өлкә смотр-конкурсы уза. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, смотр-конкурста сигез татар авылы катнаша. Конкурста катнашучылар авылны тәкъдим итү, халык иҗаты, һөнәрчелек, милли аш-су һәм туган якны өйрәнү материаллары күргәзмәсен үз эченә алган мәдәни программа, шулай ук бәйрәм концерты әзерли. Ноябрь - декабрь айларында жюри составына кергән Новосибирск өлкә һәм төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте хезмәткәрләре программаны карап чыга, диелгән хәбәрдә.