(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше коронавирус корбаны булган. Шулай итеп, 1937 һәм 1939 елларда туган ике хатын-кыз һәм 1939, 1946, 1959 елларда туган өч ир-ат ковидтан үлгән.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Шулай итеп, пандемия башланганнан алып Татарстанда 1312 кеше ковидтан үлгән.