(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә 65 миллионга якын кеше коронавирустан вакцинациянең тулы курсын узган. Бу барлык олы кешеләрнең 62 проценттан артыгы дигән сүз.
Бу хакта Covid-19 инфекциясенә каршы координацион советның президиумы утырышында сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итте.
«60 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның 61,7 проценты прививка ясаткан. Балалар өчен вакцина яшәү өчен мөһим препаратлар исемлегенә кертелгән», диелгән Министрлар Кабинетының телеграм-каналында.
Россия Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә РФ Президенты Владимир Путин вакцинация темпларын арттырырга кирәклеген әйтте. Ул Covid-19 коронавирусы эпидемиясенең яңа дулкынын югары ноктасыннан төшерергә кирәклеген әйтте.