(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Чиләбе өлкәсе татар конгрессы татар стилендә Яңа ел уенчыклары конкурсында катнашырга чакыра. Катнашучылар яшел чыршы өчен татар стилендә үзенчәлекле Яңа ел уенчыгы ясарга тиеш. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурсның ике шарты бар:
«Вконтакте», «Инстаграм» социаль челтәрләрендә #татарскаяновогодняяигрушка хэштэгы белән яңа ел уенчыгы фотосын куярга;
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы битен билгеләргә (https://vk.com/congresstatar74, @congresstatar74).
Татар стилендәге иң матур һәм үзенчәлекле Яңа ел уенчыклары ясаучылар бүләкләнәчәк.