(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллы прокуратурасы яшүсмерләрнең «Ватан-ана» мемориаль комплексындагы Мәңгелек утны сүндерүен сурәтләгән видео чыкканнан соң тикшерү үткәрә. Социаль челтәрләрдә урнаштырылган видеодан күренгәнчә, үсмерләр Мәңгелек ут янына килә һәм аны сүндерергә керешә. Корылмадан төтен чыга башлагач, тиз генә качып китәләр. «Күзәтү ведомствосы балигъ булмаганнар арасында хокук бозу очракларын кисәтү турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк һәм профилактика системасы органнарының җаваплы вазифаи затлары эшенә бәя бирәчәк», - дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән агентлыкка хәбәр итүләренчә, полицейскийлар Мәңгелек утны сүндергән яшүсмерләрне тапкан һәм профилактик әңгәмә үткәрү өчен полиция бүлегенә алып килгән. Аларның әти-әниләренә «Ата-ана бурычларын үтәмәү» маддәсе буенча административ беркетмә төзелгән.