(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә үлем җәзаларын кайтару өчен нигез юк, дип белдерде Тышкы эшләр министрлыгының кеше хокуклары, демократия һәм хокук өстенлеге мәсьәләләре буенча вәкиле Григорий Лукьянцев. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итте.
«Европа Советына кергәндә без кабул иткән йөкләмәләр бар, үлем җәзасын куллану өчен мораторий кертелде», — дип искәртте депутат һәм Россия бу мәсьәләдә төгәл позициядә тора, дип өстәде.
Элегрәк Конституция суды рәисе Валерий Зорькин үз китабында Россиядә кайчан да булса үлем карарларына әйләнеп кайта алуга игътибарны юнәлткән иде.
Ул моны аңлы рәвештә кеше үтерү булганда җәзаның иң югары дәрәҗәсен бөтенләй онытып булмый, дип аңлата.
Шул ук вакытта, 29 декабрьдә Казахстан судлары үлем җәзасы турында хөкем чыгарудан туктады.