(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын алты үлем очрагы теркәлгән. Шулай итеп, республикада пандемия башланганнан бирле үлем очрагы 1401гә җиткән.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
1961 елда туган бер ир-ат һәм 1939, 1945, 1946, 1947, һәм 1950 елларда туган биш хатын-кыз вафат булган.