(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсе губернаторы Эдуард Латыйповны биатлон буенча Дөнья кубогында бронза медаль алуы белән котлады һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.
«Самара татарлары» сайтында хәбәр ителгәнчә, 12 декабрьдә спортчы 4×7,5 км эстафетасында бронза медаль яулап, Россия җыелма командасына уңыш китерде. Команда дистанцияне бер штраф әйләнәсе белән өстәмә 9 патрон кулланып узды. Ярышлар Австриянең Хохфильцен шәһәрендә булды.
Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров якташын казанышлары белән котлады. Төбәк башлыгы Эдуард Латыйповның чыгышы лаеклы булганлыгын һәм спортчының әле алда җиңүләре күп буласын билгеләп үтте.
«Лаеклы чыгыш! Сезон күптән түгел генә башланды, алда әле эшләр күп. Уңышлар һәм җиңүләр!» — диде ул.