(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыдан 3 чакрым ераклыкта булган юл-транспорт һәлакәте авариядә катнашкан бер машинаның видеокамерасына эләккән.
Видеода бер автомобильнең каршы як полосага чыгып, анда икенче бер машина белән кара-каршы бәрелешүен күрергә мөмкин. Юл һәлакәтендә KIA һәм Lifan автомобильләре катнашкан, дип хәбәр итә шаһитлар.
Агентлыкның үз хәбәрчесе фаҗига булган урыннан «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, авариядә бер кешенең гомере өзелгән.
«Зыян күргән тагын ике кешене хастаханәгә озаттылар. Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли», — диде «Татар-информ» хәбәрчесе.