(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Сахалин татарлары Татарстанлыларны Яңа ел белән котлый.
«Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, ак бәхетләр телибез. Яңа елда яңа уңышлар теләп калабыз. Зур сәламнәр, иң изге теләкләр белән Сахалин һәм Курил утрауларыннан», — дип видео котлау җибәргән Сахалин татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова.