(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Федераль казначылык башлыгы урынбасары Эли Исаев белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эли Исаев финанс-бюджет өлкәсендә контроль эшчәнлеген үстерү перспективалары хакында сөйләде һәм 2022 елда Россия Казначылыгының төп эш юнәлешләрен билгеләде.
Миңнеханов һәм Исаев төбәк дәрәҗәсендә казначылык түләүләре системасы өлкәсендәге хезмәттәшлек, бюджет акчасын алучыларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында фикер алышты, шулай ук агымдагы эшчәнлеккә бәйле башка мәсьәләләрне кузгатты.