(Казан, 26 март, «Татар-информ»). 1 апрельдән 4 апрельгә кадәр Татарстан Милли музеенда «Бүләк ясау көннәре» була. Теләге булган һәркем музейга сирәк предметлар бүләк итә ала. Акция ел саен ТР Милли музееның туган көнендә уздырыла. Быел «Бүләк ясау көннәре» Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уздырыла, дип хәбәр итте Казан мэриясе. Татарстанның мәдәният һәм фән эшлеклеләренең шәхси әйберләрен, фотосурәтләрен һәм китапларын, ХІХ-ХХ гасырда яшәгән халыкларның милли бәйрәмнәренә... Читать дальше...
В 2020 году по национальному проекту «Здравоохранение» в Татарстане провели капитальный ремонт 11 медучреждений. А благодаря господдержке количество врачей в больницах республики увеличилось на 219 человек.
Әлеге гаилә әгъзалары турында әзерләнгән фильмны карарга тәкъдим итәбез.
Хәзерге вакытта тармакта 367 кеше хезмәт куя, 50гә якын мәдәни учреждение исәпләнә.
(Казан, 26 март, «Татар-информ», «Безнең мирас» ). Шагыйрь Мәҗит Гафури илле дүрт яшендә вафат булды. Карт түгел иде әле. Иҗатының ташып торган чагы. Шуңа карамастан, татар матбугаты инде аны күптән карт шагыйрь дип атап йөртә иде. Кем белә, бәлки, әле картлыгы өчен түгел, ә ул заманда иң өлкән язучыларның берсе булганга олылап, ихтирам итеп шулай атаганнардыр. Ничек кенә булмасын, Мәҗит ага үзен карт яисә бабай дип әйттерергә теләмәгән, күрәсең. Берзаман шулай, егерменче елның азагында булса кирәк... Читать дальше...
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Үткән ел «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Татарстанда 11 медицина учреждениесенә капиталь ремонт ясалды, дип хәбәр итә төбәктә илкүләм проектның үтәлешенә күзәтчелек итүче ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы. Шулай ук биш яңа объект төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Алар арасында — Казанда А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусы, Республика клиник онкология диспансерының ике — Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендәге филиаллары... Читать дальше...
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). 25 мартта Казанның Горки-Әмәт урманында «Бодрая прогулка» проекты башланды. Бозлавыкка каршы көрәш эксперименты сыйфатында ком-тоз катнашмасы кофе калдыгы белән алыштырылачак. Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, кофе калдыгы абразив үзлекләргә ия һәм яшел үсентеләргә зыян китерми. Кичә юлларның 25 метрына кофе калдыгы сипкәннәр. 1 метр юлга 1 килограмм кофе калдыгы сарыф ителгән. Әлеге эштә шәһәр кофейнялары ярдәм итә. Алар 25 килограмм кофе калдыгын бушлай бирде, дип... Читать дальше...
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). 29 мартта Казандагы Тукай клубында «Язучылар елмая яки Балчыклыда әдәбият һәм сәнгать көннәре» тамаша һәм юмор кичәсе була. Татарстан Язучылар берлеге сайтындагы афишада хәбәр ителгәнчә, кичә 17.00 сәгатьтә башлана. Чараны Язучылар берлеге Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештыра. Кичәдә Рабит Батулла, Алмаз Хәмзин, Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим, Камил Кәримов, Марсель Галиев, Шәмсия Җиһангирова, Наилә Яхина һәм башкалар катнаша.
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Янгыннан зыян күргән приют территориясендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин йөкләмәсе буенча яңа бина төзү һәм кирәкле инженерлык коммуникацияләре үткәрү буенча эш тулы куәтенә бара. Хәзер приютта алтмышлап хайван калган, элек песиләр тоткан урынга хәзер этләрне урнаштырганнар, ә песиләрнең күп өлешен вакытлыча карап тору өчен, битараф булмаган кешеләргә таратканнар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Билгеле булганча... Читать дальше...
(Актаныш, 26 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Актаныш районында «Башак» хуҗалыгында узган язгы кыр эшләренә әзерлек буенча күргәзмә-семинар хәзерге заман хуҗалыгының нинди булырга тиешлеген күрсәтте. Хуҗалыкка җитәкче булып узган ел Илүс Ярмиев билгеләнгән иде. Хуҗалыкның уңышлары белән танышу яңа җитәкченең бер еллык эшчәнлегенә хисап рәвешен алды. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Районның башка хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар, баш инженерлар, баш механиклар машина-торактор паркындагы... Читать дальше...
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең мәгариф үсеше институтында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада җиңүчеләре ачыкланды. Анда өлкә олимпиадасында җиңү яулаган сигез укучы катнашты. Бу турыда « Өмет » газетасы хәбәр итә. «Өлкә мәктәпләренең аеруча сәләтле укучылары институт аудиториясендә очрашып, татар теленнән белемнәрен исбатлады, тел белеменең төрле тармакларына караган биремнәрне үтәде, бүгенге көн өчен актуаль темаларга кыска күләмле иншалар язды», — ди мәгариф... Читать дальше...
(Әлмәт, 26 март, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәт шәһәрендә «Кечкенә яшьтән этикет» дигән махсус проект эшли башлады. Этикет дәресләре Габдулла Тукай исемендәге үзәк балалар китапханәсендә узачак. Нәкъ менә биредә кызыклы форматта концертлар, тренинглар, квестлар үткәрү мөмкинлеге бар. Китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча бик күп китаплар җыелган, шулай ук тиздән аш-су студиясе ачылачак. Бу — яшүсмерләр клублары һәм шәһәр мәктәпләре белән берлектә сынау проекты. Барлык балалар китапханәләре дә анда катнашачак. Читать дальше...
Филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллинга 80 яшь тулды. Ул бүген дә КФУда татар әдәбияты тарихын укыта, "Яңа гасыр" телеканалында "Татарча дөрес сөйләшәбез" сәхифәсен алып бара. Азатлык галим белән матбугатта тел хаталары, милләтнең бүгенге хәле һәм соңгы чигенүләр турында сөйләште.
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов каләм ияләре белән очрашуда төбәкнең әдәбият әһелләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән инициативалары турында хәбәр итте. «Китап елында безнең әдәбият әһелләренең проектлары киңкүләмле булырга һәм яңа үсеш алырга тиеш. Моның өчен аларны сизелерлек дәрәҗәдә кызыксындырырга кирәк. Беренчедән, „язучы“ һөнәрен „Һөнәрләрнең гомумроссия классификаторы“ на кертергә, шулай ук төбәктә язучы статусын закон нигезендә билгеләргә тәкъдим итәм», — диде ул. Читать дальше...