(Актаныш, 25 март, «Татар-информ»). Актанышта язгы каникуллар чорында мәгариф оешмалары арасында «Иң яхшы кайнар туклануны оештыручы мәгариф оешмасы» дип аталган смотр-конкурс уза. Мәгариф идарәсенең конкурс комиссиясе мәктәпләргә, бакчаларга барып, табын әзерләү үрнәкләренә бәя бирә. Меңнәр, Чуракай мәктәпләре, Әгъбәс, Яңа Әлем бакчалары табын кору, аш-су әзерләү серләре белән беренчеләрдән булып уртаклашты. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Һәр пешекче көнлек менюда булган ризыкны технологик карта буенча әзерләү... Читать дальше...
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Бүген «KazanMall» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды. Намаз уку бүлмәсе икенче катта урнашкан. Беренче кунакларны Татарстан Республикасы мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Үзенең чыгышында ул сәүдә үзәгендә намаз бүлмәсе ачылу мөэмин-мөселманнар көндәлек бурычларны үтәү арасында Ислам дине баганасының берсен — намаз укуны тыныч кына башкарырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә. Моннан тыш, Камил... Читать дальше...
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанның кайбер районнарында томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Синоптиклар фаразы буенча аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми. Төнлә термометр баганасы -3..-8 градус, аязган вакытта -13 градуска кадәр төшә. Көндез +1дән +6 градуска кадәр җылы булачак.
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Мәктәпләрдә татар әдәбияты дәресләрендә хәзерге заман шагыйрьләренең әсәрләрен дә укытырга кирәк, дип саный Татарстанның халык язучысы, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. «Төбәкләрдән килгән татар теле укытучыларыннан яраткан шагыйрьләрен сорагач, шул ук Габдулла Тукай, Муса Җәлилне әйтәләр. Әлбәттә, аларны белергә кирәк. Ләкин аларны гына өйрәнү әдәбиятыбызны кысу дигән сүз. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нури Арсланов һ.б. — татарның горурлыгы. Читать дальше...
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Башкортстанда республиканың халык шагыйре Рәми Гариповка багышланган «Шагыйрь көндәлеге» дигән нәфис фильм төшерелә башлый.Фильмда «Сестренка» фильмында уйнаган яшь актер да катнашачак. « Башинформ »га картинаны оештыручылар сөйләвенчә, шагыйрь 8, 15 һәм 25-30 яшьтә күрсәтеләчәк. Рәминең балачагын «Сестренка» фильмында төп рольдә уйнаган Арслан Крымчурин катнашачак. 15 яшьлек үсмерне Уфа сәнгать институты театр факультетының өченче курс студенты Линар Бәитов башкарачак. Читать дальше...
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). 1 апрельдән россиялеләр өчен тагын алты дәүләт — Германия, Венесуэла, Сирия, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Шри-Ланка белән рейслар ачыла. Бу хакта Covid-19 коронавирусына каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Карар штаб утырышында кабул ителгән. Анда Россия вице-премьеры Татьяна Голикова һәм Россия Премьер-министры Михаил Мишустин катнаша. Авиаочыш үзара килешү нигезендә торгызыла, дип искәртелә. «Аерым илләрдәге эпидемиологик вазгыятьне... Читать дальше...
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров суфый шагыйрь һәм ХІХ гасыр мәгърифәтчесе Гали Чокрыйның (Мөхәммәтгали Габделсалих улы Киеков) 200 еллыгын бәйрәм итү турындагы указга кул куйган. «Башинформ» хәбәр итүенчә, документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган. Искәртеп узыйк, юбилей чаралары Тәтешле районында 2021 елның 8 гыйнварында башланып китте. Югары Тәтешле авылының яңа микрорайонындагы урамнарның берсенә мәгърифәтче исеме бирелде. Бу урамда мемориаль такта ачылды.
Штабка Куштауны яклаган активистлар, журналистлар һәм икътисадчылар кергән.
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», - диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. 1930 елда туган хатын-кыз һәм 1956 елда туган ир-ат вирус корбаны булган. Республикада вирустан барлыгы 409 кеше вафат булган.
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). 2021 елның ноябрендә Успение чиркәве һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре һәм Болгар тарихи-археология комплексы торышына мониторинг үткәреләчәк. Бу максатларга якынча18 млн сум акча юнәлдереләчәк. Мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. «Мәдәни мирас объектларының торышы буенча фәнни-тикшеренү археологик эшләр, мониторинг һәм бәяләү үткәрү: Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре һәм Болгар тарихи-археология комплексы. Контрактның... Читать дальше...
Азатлык "Казан бишлеге" фигуранты Илнар Зиннәтовның колониядә сукырая башлавы турында язган иде
(Казан, 25 март, «Татар-информ»).Татар мәдәниятенең онлайн-фестивале Түбән Тагил башлыгы премиясенә лаек булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Быел шәһәр башлыгы премиясенә Милли мәдәният сараеның ике проекты дәгъва итте. Аларның берсе - «Эстет» мода театрының «Сарай каникуллары» һәм икенчесе - «Ялкын» үзешчән сәнгать коллективы оештырган «Дуслар» татар мәдәнияте онлайн-фестивале. Проектлар онлайн-форматта оештырылды. Тантанада шәһәр мэры Владислав Пинаев Милли мәдәният... Читать дальше...
Активист экспертиза белән риза булмавы турында хатны Башкортстан республикасы мәдәни мирас объектларын дәүләт тарафыннан саклау идарәсе башлыгына юллаган.
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Россиядә Чумаков исемендәге үзәктә коронавирустан «КовиВак» вакцинасы чыгарыла башлады. РФ Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков беренче партияне эшләтеп җибәрде, дип хәбәр итә РИА Новости. «Россиянең өченче вакцинасы гражданнар әйләнешенә чыга һәм озакламый төбәкләрдә барлыкка киләчәк», - диделәр федераль министрлыкның матбугат хезмәтендә. Препарат мускул тукымаларына кертү өчен суспензия рәвешендә җитештерелә, аның 10 ампуласы 4 333 сумнан артмый. Чумаков... Читать дальше...
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүгенге яшьләрнең олыгайган көннәрендә смартфоннар аркасында бернинди истәлекләре калмаячак, дип фаразлады Татарстанның Баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев. «Бүгенге буын бик бәхетле шикелле. Компьютер да, телефон да бар. Бүген яшьләрнең бөтен мәгълүматы - смартфонда. Шул мәгълүматлар юкка чыккан очракта, бер язу, бер истәлек сакланмаячак. Картайгач, яшьлегегез истәлеге итеп нәрсә укырсыз икән? Хәзер кызларга хатлар да язмыйсыз инде. Читать дальше...
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Тимур Рәхмәтуллин). Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар уздыру белән беренче чиратта Татарстан җитәкчелеге һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте шөгыльләнергә тиеш. Бу хакта Россиянең Азия өлеше Диния нәзарәте рәисе Нәфыйгулла Әширов «Миллиард.татар» порталына биргән интервьюда сөйләде. «Ислам динен кабул итү хәзерге Татарстан территориясендә булды. Идел буе Болгары биредә булган. Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларны уздыру Татарстанга төшә. Читать дальше...
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Марий Эл Республикасы Дәүләт архивында «ТАССР тарихы» дигән архив документлары күргәзмәсе тәкъдим ителде. Экспозицияне ачу 23 мартта булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан үсеше тарихындагы мөһим вакыйгаларны чагылдырган архив документлары катнашучыларда зур кызыксыну уяткан. Күргәзмә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына әзерләнгән.
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Төнлә Чаллының 17 комплексындагы бер йорт фатирында полиция хезмәткәрләре 37 яшьлек ир-ат мәетенә тап була. ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итүенчә, тикшерү фаразлары буенча ир-ат сөяркәсе белән хәмер эчкән. Бераздан алар арасында ызгыш башланган, аннан сугыша башлаганнар. Шулчак хатын пычак ала һәм ир-атның күкрәгенә кадый. Шуннан соң хатынның балигъ булмаган балалары ашыгыч ярдәм чакырта, әмма ир табиблар килгәнче вафат була. Читать дальше...
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанның Баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсендә укучыларга шигырьләр язып карарга тәкъдим итте. «Киләсе елга егетләргә шигырь яздырып карарга кирәк. Бер күренекле кеше: „Теләсә нинди һөнәргә укытып өйрәтергә мөмкин, әмма укытып кына кешедән шагыйрь ясап булмый“, — дигән. Үзегезне сынап карарга кирәк. Иҗатта сүзләр белән эш итәсең. Шунда татар теленең байлыгын да аңлыйсың»... Читать дальше...
Нурлат районы буенча ведомстводан тыш сак бүлекчәсенең аның структурасына керүенә дә шулкадәр үк вакыт.
Сегодня в Доме Дружбы народов чествовали работников культуры района. В этой сфере в настоящее время трудятся 367 человек.
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). 10 апрельдә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Татарстанның Менделеевск районыннан «Шаян» халык иҗаты коллективының юбилей концерты була. Концерт программасы «Без бердәм халык!» дип атала һәм коллективның 45 еллык юбилеена багышлана. Чара республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. Ансамбль мәскәүлеләргә Россиянең күпмилләтле мәдәнияте... Читать дальше...
Бүгенге көндә "Тандем" һәм "Южный" сәүдә үзәкләрендә намаз укыр өчен бүлмәләр ачу эше алып барыла.
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның 7 нче номерлы хастаханәсендә коронавирустан вакцина ясатты. «Бүген беренче тапкыр ясатам. Икенчесе 15 апрельдә булырга тиеш. Прививка ясатканчы табиблар белән киңәшләштем. „ЭпиВакКорона“ вакцинасын ясатырга булдым. Ул синтетик дип тә атала. Ягъни анда аксымнар юк. Шуңа да ул миңа күбрәк туры килә. Голәмәләр советы белән дә киңәшләштек», — диде Камил хәзрәт. Мөфти вакцина ясатуының сәбәпләрен атады. Читать дальше...
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Корстон»да фермерлык хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган тантанада гаилә династияләрен бүләкләде. Татарстанның 5 районыннан 5 фермер династиясе «Гаилә фермер династияләре» республика конкурсында җиңеп чыкты. Алар 100 мең сум күләмендә премиягә лаек булды. Лениногорск районының Урмышлы авылыннан Хәбибуллиннар гаиләсе 22 елдан артык үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Читать дальше...