(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Барый Тарханов исемендәге татар халык театрлары фестивале бара. Алтынчы тапкыр узучы фестивальдә 11 театр коллективы катнаша. Сембер төбәгендә эшләүче театрлар белән бергә Чувашстаннан, Татарстаннан килгән театрлар да чыгыш ясый, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы . Фестиваль 27 мартта — Халыкара театр көнендә — тәмамланачак. Чарада Ульяновск өлкәсенең мәдәният министры Евгения Сидорованың катнашуы көтелә.
Кулланучыларның паспорт саннарын, яшәү адресын, телефон номерын, электрон почта адресын соратып алу тәкъдим ителә.
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Бүген, Кемерово шәһәренә эшлекле сәфәр кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев белән очрашты. Очрашуда Кемерово шәһәрендә Сабан туен уздыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Бәйрәм Кузбассның 300 еллыгына багышланачак. Шулай ук очрашуда чараның төгәл исеме расланды — «Халыкара шахтерлар Сабан туе», дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы . Читать дальше...
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Беренче татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга ике айдан артык вакыт узып китте. Бу вакыт эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 31 меңгә җитте. Шуларның 228-е, ислам нигезләре турында тулы курсны тәмамлап, махсус сертификатка ия булды. Онлайн-мәдрәсәдә көн саен 1000 «шәкерт» Ислам дине нигезләрен үзләштерә. Аларның 13% — 25-34 яшьтә, 12% — 35-44 яшьтә, 48% — 55 яшьтән өлкәнрәкләр, дип яза ТР Диния нәзарәте. Төбәкләргә килгәндә, medrese.tatar платформасында... Читать дальше...
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). 24 март көнне Казанның «Ярдәм» фонды һәм мәчете коллективы коронавирустан прививка ясатты. Вакцинация Рамазан ае алдыннан ковидны кисәтү чаралары кысаларында үткәрелде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте. «Ярдәм» фонды Советы рәисе һәм «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренчә, «Ярдәм» хезмәткәрләре кешеләр белән даими элемтәдә тора һәм шуңа күрә кунакларга һәм реабилитантларга вирус таратмас өчен, коронавирус инфекциясеннән сакланырга кирәк. «Ярдәм»... Читать дальше...
(Казан, 25 март, «Татар-информ» , Гөлзидә Газизуллина). Балтач районында 9-11 сыйныф укучылары арасында узган «Әгәр дә мин район башлыгы (башкарма комитет җитәкчесе) булсам…» дип исемләнгән инша конкурсы үткәрелде. Шушы көннәрдә җиңүчеләр район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов белән очрашты. Конкурста Финзия Әсхадуллина (Нөнәгәр урта мәктәбе), Рамилә Степанова (Түнтәр урта мәктәбе), Василий Терентьев (Урта Көшкәт мәктәбе) беренчелекне яулады. Түнтәр урта мәктәбеннән Нәргизә Нәкыйпова... Читать дальше...
(Әгерҗе, 25 март, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Татарстанның 12 районында туберкулез белән авыручылар саны республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. Әгерҗе районы да шул исемлеккә кергән. «Республиканың 12 территориясендә туберкулез белән авыру уртача республика күрсәткеченнән артып китә. Бу Биектау, Әгерҗе, Апас, Бөгелмә, Буа, Баулы, Теләче, Чүпрәле, Яшел Үзән, Чирмешән, Әлмәт һәм Югары Ослан районнары», — диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова. Читать дальше...
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Ульяновскиның Чардаклы районында үрнәк татар гаиләләрен хөрмәтләделәр. Район хакимияте башлыгы Юрий Нестеров Алтын туйларын каршылаган ике парны — Үрән авылында яшәүче Тәлгать белән Наилә Нурулловларны һәм Таһир белән Сәлимә Кәримовларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Тәлгать белән Наилә Нурулловлар менә 30 елдан артык Үрән авылында гомер кичерә. Тәлгать Галиәскәр улы озак вакыт шофер булып эшләгән, хәзер мулла (дүртенче буында) вазифасын башкара. Ул үрнәк гаилә башлыгы... Читать дальше...
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Башкортстанның Туймазы дәүләт татар драма театры коллективы күренекле совет драматургы, Россиянең һәм Бурятия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Степан Лобозеровның «Әстәгъфирулла» спектаклен сәхнәләштерде. Спектакльнең режиссер-куючысы — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илнур Муллабаев, рәссамы — Рима Госманова. Бу турыда «Туган як» газетасы хәбәр итә. Рольләрне Башкортстанның атказанган артистлары Гөлназ Латыйпова, Рәсилә Сәлимгәрәева, Башкортстан... Читать дальше...
Дөнья татар конгрессы "Татар мөһаҗирлеге музее" проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсен тикшерде. Оештыручылар читтәге татарларга мөрәҗәгать итеп, музейга яраклы әйберләрне Казанга җибәрергә үтенде. Әмма читтәге татарларга әлегә бу тәкъдимгә саклык белән карый.
(Казан, 25 март ,"Татар-информ"). Ел саен Түбән Камада якынча 30 пар игезәк туа икән. Бу хакта инстаграмда үз битендә ЗАГСТ идарәсе башлыгы Бэлла Махотина язган. 2013 елда хәтта 47 пар игезәк туган булган. 2020 елда 26 пар туган, дип хәбәр ителә Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда. Игезәк кызлар күбрәк туа икән. 2020 елда 26 пар игезәкнең 14 пары - кызлар, 6 пар - малайлар, 6 пар малай һәм кыз туган. Агымдагы елда игезәкләр 9 гаиләдә туган. Алар арасында 4 пар - кызлар, 2 пар -малайлар, 3 пар – малай һәм кыз. Читать дальше...