(Әгерҗе, 25 март, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Татарстанның 12 районында туберкулез белән авыручылар саны республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. Әгерҗе районы да шул исемлеккә кергән.
«Республиканың 12 территориясендә туберкулез белән авыру уртача республика күрсәткеченнән артып китә. Бу Биектау, Әгерҗе, Апас, Бөгелмә, Буа, Баулы, Теләче, Чүпрәле, Яшел Үзән, Чирмешән, Әлмәт һәм Югары Ослан районнары», — диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова.
Республикада авыручылар саны 100 мең кешегә 24,8 гә тигез. 61 процент очракта туберкулезны флюорография үткәргәндә ачыклаганнар. Авыруның башка очракларын пациентларның медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә табалар.
Үзәк хастаханәдә хәбәр итүләренчә, Әгерҗе районында 2021 ел башыннан бирле ике кешедә туберкулез авыруы ачыкланган. Үткән елдагы бу күрсәткеч 12гә тигез. Барлыгы хисапта 20 авыру тора.
Шуңа бәйле рәвештә, бүген Әгерҗе үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре шәһәрдә яшәүчеләргә брошюралар өләшеп, киңәшләр биреп, флюорография үтәргә яки туберкулезны ачыклауга башка тестлар бирергә чакырдылар.
Медицина профилактикасы кабинетының шәфкать туташлары Анна Третьякова һәм Лидия Нуриева халыкка файдалы буклетлар тапшырганда, авыруны соңыннан дәвалауга караганда, алдан кисәтү яхшырак, диделәр.