(Яшел Үзән, 27 март, «Татар-информ», «Яшел Үзән» ). «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитетында Татарстан шифаханәсенә 65 яшьтән өлкәнрәк медицина белгечләренә юлламалар тапшырылды. Анда алар ковидтан соң реабилитация узачак. Республиканың 17 районыннан сәламәтлек саклау учреждениеләренең амбулатория-поликлиника челтәрендә эшләүче хезмәткәрләргә барлыгы 44 юллама тапшырылды. Һәр район Казан белән элемтә видеосында булды. Чараның модераторы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова. Читать дальше...
(Казан, 27 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Дүртенче тапкыр үткәрелүче «Татар кызчыгы, Татар малае — 2021» бәйгесе җиңүчеләре билгеле. Быел бәйгедә гран-при иясе ачыкланмады. «Татар кызчыгы, Татар малае — 2021» бәйгесе финалында унөч бала номинацияләрдә җиңү яулады. Беренче, икенче урыннар һәм гран-при ияләре билгеләнмәде. ТР «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова балаларның һәрберсенең дә әзерлекле булуын билгеләп үтте. «Аерылып торган бала булмады. Барысы да „бишкә“ камил итеп башкарды. Читать дальше...
(Теләче, 27 март, «Татар-информ», « Теләче », Фәнил Нигъмәтҗанов). 26 мартта Теләче туган якны өйрәнү музеенда төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең чираттагы җыелышы булды. Җыелышта әлеге юнәлештә алып барылган эшләре, нәшер ителгән китаплары турында сөйләп һәм киләчәккә булган планнары белән таныштырып Нурания Гыйльметдинова, Бөтендөнья татар Конгрессының Теләче бүлеге җитәкчесе Алисә Дәүләтшина, төбәк тарихын өйрәнгән мәрхүм Мәгъсүм Шәрәфиевның хәләл җефете Валентина ханым, Сәлмән Гыйльмиев чыгыш ясады. Читать дальше...
Айзатуллов ялган диплом белән эшләгән өчен 2017 елда Батыр районы башлыгы урынбасары вазифасыннан алынган иде
(Казан, 27 март, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Марат Гомәров). Чирмешәннең үзәк мәчетендә Коръән уку бәйгесе узачак. Мөхтәсибәттән хәбәр итүләренчә, анда 15 яшькәчә булган балалар, яшүсмерләр катнаштырыла. Бәйге дүрт номинациядә: 0-6, 7-9, 10-12, 13-15 яшьлекләр арасында үтә. Малайлар һәм кызлар Коръәнне аерым укыячак. «Җиңүчеләргә һәм һәр катнашучыга мөхтәсибәтнең „Нур“ хәйрия фонды ярдәме белән истәлек бүләкләре әзерләдек. Жюри әгъзалары — Яр Чаллы шәһәренең „Ак мәчет“ мәдрәсәсе мөгаллимнәре. Читать дальше...
33 яшьлек район башлыгы коронавирус белән авырган диелә.
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Сохаг провинциясендәге тимер юл һәлакәтенә бәйле рәвештә Мисыр Президенты Әбдел Фәттах әс-Сисига кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Документ Кремльнең рәсми сайтында дөнья күргән. «Һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарына ихлас күңелдән әйтелгән кайгы уртаклашу һәм теләктәшлек сүзләрен тапшыруыгызны сорыйм, шулай ук барлык зыян күрүчеләрнең тизрәк терелүен телим», - диелә телеграммада. Тимер юл һәлакәте кичә булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча... Читать дальше...
В Татарстане разработают единую систему читательского билета для удобного возврата книг в библиотеку.
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Доминикана Республикасы 1 апрельдән чит ил туристлары өчен бердәм электрон анкета һәм QR-код кертә. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Доминикана Республикасының Туризм министрлыгына сылтама белән хәбәр итә. Кәгазь форматтан цифрлы форматка күчүне җиңеләйтү өчен 31 мартка кадәр аларның икесе дә кабул ителәчәк, ә 1 апрельдән цифрлы анкета мәҗбүри булачак. Россия һәм Доминикана Республикасы арасында туры авиаэлемтә әле ачылмаган, гәрчә ноябрьдә экспертлар туры рейсларның яңадан ачылу ихтималы хакында искәрткән иде. Читать дальше...
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган оешмасының күзәтүчеләр советы утырышында РФ Президенты Владимир Путин Мордовия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Артем Здунов белән аралашты һәм аңа алдагы эшендә уңышлар теләде. Чараның трансляциясе «Россия-24» каналында узды. Республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы РФ Президентына «Минем Мордовия» проектын тәкъдим итте, ул җирле хакимият органнарының булачак җитәкчеләрен табарга ярдәм итәр дип көтелә. Читать дальше...
В Нурлате прошли выездные мероприятия Общественного движения «Татарстан – новый век» и Благотворительного фонда «Сила в детях».
Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе һәм Татартстан прокуратурасы тикшерү эшләре алып бара диелә.
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстан аграрийлары язгы чәчү кампаниясенә актив әзерлек алып бара – хуҗалыклар 800 миллион сум акча алган инде, тагын 2,3 миллиард сум якын көннәрдә күчереләчәк. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Докладчы билгеләп үткәнчә, чәчү кампаниясе бер айдан соң башланачак. Бүгенге көндә республика орлыклар белән тулысынча тәэмин ителгән. Моннан тыш, хуҗалыклар 167 мең тонна ашлама туплаган (2020 елга карата +13,6 тонна). Читать дальше...
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Бүген Махачкалада рус теленә тәрҗемә ителгән хәдисләр җыентыгының («Сахих аль-Бухари») презентациясе булды. Басманы Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин тәкъдим итте. Очрашуда Дагыстан мөфтие Әхмәд Абдуллаев һәм китапның авторлар коллективы әгъзалары — ике республиканың да шәригать белгечләре катнашты. «Бу китап – безнең оппонентларга җавап. Алар хәдисләр һәм Коръәннән өземтәләрне үз максатларында файдалана һәм Россиядә мөселман китапларын тыялар дип әйтә»... Читать дальше...
(Чаллы, 27 март, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда 31 яшьлек ир-атны тиешсез урында юл аркылы чыккан вакытта трамвай бәрдергән. Җирле Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, авария кичә кич Муса Җәлил проспектында булган. 31 яшьлек җәяүле вакытын янга калдырырга һәм тиешсез урында юл аша чыгарга уйлаган. Трамвай йөртүче, рельста кешене күрү белән, транспорт чарасын чарасын туктатмакчы булган, әмма өлгермәгән. Башы җәрәхәтләнгән һәм кабыргалары сынган ир-атны хастаханәгә озатканнар.
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстан район-шәһәрләрендәге барлык хезмәтләр һәм җаваплы вәкилләр республика территориясендә язгы ташуның имин узуына әзерләнергә тиеш. ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шундый йөкләмә бирде. «Кар бик тиз эри башлады. Без тиздән ташу башлануын көтәбез. Язгы ташу вакытында 23 торак пункт, дүрт бакчачылык җәмгыяте, биш тәбәнәк күпер һәм автомобиль юлларының ике участогы су басу зонасында калырга мөмкин», - дип искәртте республика Президенты.
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстанда 2021 елга билгеләнгән планның 32 проценты (861 мең квадрат метр) күләмендә торак файдалануга тапшырылган. Быел барлыгы 2 миллион 670 мең квадрат метр торак сафка бастыру күздә тотыла. ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Хөкүмәт йортында узган шимбә киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин программаларны гамәлгә ашыру турында доклад белән чыгыш ясады. Социаль ипотека программасы буенча 161 күп фатирлы йортның 24е файдалануга тапшырылган. Читать дальше...
ОПЕРАТИВНЫЙ ПРОГНОЗ на 28 марта 2021 года с 18 часов 27 марта до 18 часов 28 марта 2021 года
На базе Нурлатской ЦРБ Благотворительный фонд помощи детям с ограниченными возможностями «Сила в детях» совместно с Республиканским общественным движением «Татарстан - новый век» - «Татарстан - яңа гасыр» организовали работу выездной мобильной бригады специалистов комплексной социальной реабилитации.
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 37 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «15 кеше хастаханәгә озатылган, 22 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Казанда – 12, Чаллыда – 10, Түбән Кама районында – дүрт, Арча районында – ике, Азнакай, Актаныш, Әлмәт... Читать дальше...
Татарстанның иң дәрәҗәле театр бүләкләре ияләре билгеле булды.
Рустам Минниханов призвал активно информировать население о вакцинации и способах, как и где можно пройти процедуру.
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Бүгенге көндә татарстанлыларга коронавирус инфекциясенә каршы Россиядә җитештерелгән ике вакцина тәкъдим ителә, алар үзләренең нәтиҗәле булуын раслады. ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов шимбә киңәшмәсендә республикада вакцинация кампаниясенең ничек узуы хакында сөйләде. Ул бүгенге көндә Татарстанда 124 меңнән артык кешенең прививка ясатуын, шуларның 50 меңе 60 яшьтән узган кешеләр булуын искәртте. «Барыннан да элек әлеге категориягә... Читать дальше...
27 март - Халыкара театр көне уңаеннан "Татарча подкастта" Татарстанның кече шәһәрләрендә татар дәүләт театрлары турында сөйләштек.
(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Дамир Сираҗиев исемендәге театр премиясенең яңа лауреатлары «Тантана» республика театр премиясе тапшырулы уңаеннан оештырылган тантаналы кичәдә билгеле булды. Премия «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев, «Мастеровые» театрының баш рәссамы Елена Сорочайкина һәм Камал театры артисты Миләүшә Шәйхетдиновага тапшырылды. Илгиз Зәйниев өчен премияне шагыйрә Резидә Зәйниева кабул итеп алды Дамир Сираҗиев исемендәге... Читать дальше...