(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Арча ипподромында унынчы тапкыр «Запорожец» автомобильләрендә узышлар үтте. Анда Балтачтан Данил белән Гөлүзә Гыйлаҗетдиновлар катнашкан. Гөлүзә хатын-кызлар арасында өченче урын алган. «Быелгы ярышлар аеруча кызу булды», — ди Гыйләҗетдиновлар. Бу турыда « Хезмәт » газетасы хәбәр итә. «Данил әйткәнгә күрә генә катнашкан идем, өченче призлы урын яуладым», дип сөенече белән уртаклашты Гөлүзә. Ир-егетләр арасында 19 катнашучы үзара җитезлектә көч сынашкан. Данил исә 6нчы урынга лаек булган.
(Кукмара, 7 март, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Эльвира Мөбәракшина). Кукмара районында яшәүче 199 кеше коронавирустан «Гам-КОВИД-Вак» вакцинасын икенче тапкыр ясатты. «5 мартка 723 кеше вакцина ясатты, 199ы — инде икенче тапкыр», — дип сөйләделәр Кукмара район үзәк хастаханәсендә. Районга 160 доза күләмендә яңа вакцина партиясе кайткан. Якын арада Татарстанга илебездә житештерелгән, коронавируска каршы икенче «ЭпиВакКорона» вакцинасы кайтарылачак. Иммунизация узарга теләүчеләр яшәү урыны буенча... Читать дальше...
"Jadid Fest" кысаларында махсус журнал чыгачак.
(Казан, 7 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы һәм Түбән Новгородның «Торпедо»сы каршылыгында 4:0 исәбе белән өстенлекне «Ак Барс» алды. Уен Түбән Новгородта узды. Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Ак Барс» исәбендә өч җиңү. Беренче период. Унөченче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Харри Песонен «Торпедо» капкасына гол кертте (0:1). Икенче период. Ундүртенче минутта Виктор Тихонов исәпне 0:2 итте. Читать дальше...
(Азнакай, 7 март, «Татар-информ», «Маяк» , Таңсылу Саниева). Азнакайның Мәдәни үзәк коллективы, гимназия белән берлектә «Татар кызы, татар егете — 2021» бәйгесен уздырды. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте. Бәйге татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклау һәм үстерү, үсеп килүче буынга рухи мирасны тапшыру максатыннан үткәрелде. Конкурс барышында балалар үзләренең визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, иҗади номерлар һәм милли костюмнар күрсәттеләр. Читать дальше...
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Казахстан Мөселманнары Диния нәзарәтендә Баш мөфти Нәүрүзбай хаҗи Тагангулы рәислегендә казах стилендә мәчет төзү буенча эш төркеменең беренче утырышы узды, дип хәбәр итте Казахстан Мөселманнары Диния нәзарәтенед матбугат хезмәте. «Мәчет төзегәндә һәр халык үз милли стилен, архитектурасын һәм традицияләрен исәпкә алып, күрсәтергә тырыша. Шуңа күрә безнең илдә мәчетләрнең үз милли казах стиле булырга тиеш. Мәчет ул — гасырлар буе буыннан-буынга күчә, халык мәнфәгатьләрендә хезмәт итә»... Читать дальше...
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 1931, 1942, 1955 елда туган өч хатын-кыз һәм 1946 елда туган ир-ат вафат булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», диелә бу хәбәрдә. Бүгенге көнгә республикада коронавирустан барлыгы 364 үлем очрагы теркәлгән. Татарстанда соңгы тәүлектә 50 кеше коронавирус йоктырган .
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Россиядә 2021/2022 сессиясен онлайн-форматта үткәрергә рөхсәт иттеләр. Студентлар шәхесен раслау өчен биометрия кулланылачак. Тиешле карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Документта билгеләп үтелгәнчә, мондый форматтагы арадаш аттестацияне үткәрү турында карарны югары уку йортлары студент ризалыгы буенча кабул итә. «Бу формат бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча белем алучы студентлар өчен булачак. Системаны 2021/2022... Читать дальше...
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Самара өлкәсендәге Елховка районының Мулла авылы китапханәсендә «Фольклор укыйбыз» акциясе узды. Биредә балалар татарча әкиятләр укыган. Самара татарлары сайтында хәбәр итүләренчә, китапханәдә әдәби чара Туган тел көне уңаеннан оештырылган. Альбина Салюкова һәм Алсу Ашурова татар телендә тавык йомыркасы турында әкият, ә Илдар Кормалиев юрганнар турында халык әкиятен сөйләде. Арина Ибраһимова туган телендә көлдергечләр укыды. Гөлнур Хәйруллина бик күп такмазалар әйтте. Читать дальше...
(Казан, 7 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда машина йөртүче һәм пассажирлар йөк машинасы белән юл-транспорт һәлакәтеннән соң автомобильдән чыга алмыйча, кысылып калган. «Татар-информ»га авариянең шаһитлары сөйләвенчә, бүген Апас районы трассасында, Апас-Каратун юллары чаты тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә «Шевроле» автомобиле зур йөк машинасына бәрелгән. Бәрелешүдән соң, җиңел машина кузовына җитди зыян килә, ә йөк машинасы ян ягына ауган. Шаһитлар сүзләренчә, авариядә өч кеше зыян күргән. Читать дальше...
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Бүген кич һәм иртәгә көндез Татарстан территориясендә буран һәм көчле җил көтелә. Буран аркасында юлларда күз күреме сизелерлек — 500-1000 метрга кадәр начарлана, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. «7 мартта кич, 8 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә, шулай ук Казанда төнлә һәм иртән урыны белән көчле кар явуы көтелә», — дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Төнге сәгатьләрдә 9-14 градус салкын фаразлана, иртән... Читать дальше...
В Международный женский день в Нaциональном музее Татарстана пройдут праздничные мероприятия.
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Бүгенге көннән Россиядә транспортта билет өчен түләмәгән 16 яшьтән кечерәк балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруны тыя торган закон гамәлгә керде. Яңалык өлкәннәр озата барган балаларга кагылмый. Шулай итеп, балигъ булган пассажир юл йөрү өчен түләмәгән очракта якындагы тукталышта бала да, өлкән кеше дә чыгарга тиеш була. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин балаларны юлда үзләрен генә калдыру аларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч, дип искәртте. Читать дальше...
(Казан, 7 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Саратовтан килгән җиңел машина Татарстан трассасыннан төшеп китеп, түбәсенә әйләнеп капланган. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына бу хакта юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләде. Авария Әлмәт районының Рус Акташы авылыннан чыгу юлында булган. Автомобиль тайгак трассадан кюветка төшеп китә һәм әйләнеп каплана. Җиңел машинага Саратов өлкәсе номерлары куелган. Шаһитлар мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр зыян күрмәгән. Автомобильдә ике кеше булган.
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Бүгенге көннән үз көченә керә торган закон буенча, электрон хезмәт кенәгәсенә барлык хезмәт стажы турындагы мәгълүмат өстәү өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә рөхсәт бирелә. «Российская газета» хәбәр иткәнчә, 2020 ел ахырына кадәр хезмәткәрләр хезмәт кенәгәсен кәгазьдә калдыруны яки электрон рәвешкә күчүне сайлый ала иде. РФ Хезмәт министрлыгында аңлатканча, беренче вариантта кадрлар хезмәте электрон дубликатлар ясаган. Хәзерге вакытта электрон хезмәт кенәгәсендә... Читать дальше...
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Үзбәкстан кинотеатрларында 7 һәм 8 март көннәрендә Татарстан–Үзбәкстан проекты буенча төшерелгән «Сөмбел» фильмы күрсәтелә. Бәйрәм уңаеннан, хатын-кызларны кинога бушлай кертәләр. «Үзбәккино» милли агентлыгы хәбәр итүенчә, кино карарга хатын-кызларны бушлай кертәләр. Кинотеатрлар исемлеге @uzbekkino_official телеграмм каналында күрсәтелгән, диелә «ТатарКино» оешмасының инстаграмдагы сәхифәсендә. Фильм Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» әсәре буенча төшерелгән. Читать дальше...
Самым желанным и, в то же время, самым бесполезным подарком, по данным опроса, оказались цветы.
Работу в районной газете можно сравнить с конвейером. Успевай только подавать свежие материалы! Здесь люди случайные не задерживаются, будь он корреспондент или технический работник. Если это не твое – несколько месяцев, не больше, сможет человек прожить в таком ритме, но уж если твое, то с районкой расстаться невозможно.
Победители и призеры традиционного турнира по волейболу среди женских команд вместе с дипломами, памятными подарками получили, конечно же, и яркие весенние цветы.
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Ана капиталы сертификатын алган ата-аналарга әлеге акчаларны торак шартларын яхшырту өчен куллануны гадиләштерә торган кагыйдәләр билгеләнңе. 27 февральдә чыккан карарны Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалаган. 7 мартта хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган документта әйтелгәнчә, үзгәрешләр ана капиталы акчаларының торак йортны төзегәндә яки реконструкцияләгәндә чыгымнарны компенсацияләүгә юнәлдерелүе очракларына кагыла. Хәзер башкарылган төзелеш... Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
(Казан, 7 март, «Татар-информ»).Үзбәкстан март-апрель айларында Россия белән даими авиаэлемтәне яңартырга исәп тота. Илдә коронавирус белән хәл Россия критерийларына туры килә, диде сишәмбе көнне журналистларга илнең Транспорт министры урынбасары Жасурбәк Чориев. «Әлегә без Россия ягыннан җавап көтәбез. Март-апрель айларында ниндидер уңай нәтиҗә булыр дип уйлыйм»,-дигән Жасурбәк Чориев Ташкентта Үзбәкстанның транспорт дипломатиясенә багышланган түгәрәк өстәл кысаларында. Татарстан Республикасының... Читать дальше...
(Казан, 7 март, «Татар-информ»).Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Мәскәү төбәгендә яшәүчеләрне «Тукай иле» иҗади конкурсында катнашырга чакыра. Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, проект Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу кысаларында үткәрелә. Эшләр татар телендә түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә: Тукай шигырьләрен уку (видеоязма);... Читать дальше...
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 йинфекциясенә каршы көрәшүче медицина хезмәткәрләрен Пирогов ордены һәм Лука Крымский медале белән бүләкләү турындагы указны имзалады. Документ Кремль сайтында чыкты. Барлыгы 200дән артык медицина хезмәткәре һәм санитар табиб, шул исәптән Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина һәм идарә бүлеге башлыгы Луиза Борисова бүләкләнде. Читать дальше...
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Казахстанда кичә илнең «яшел зоналары»нда урнашкан шәһәр, район һәм авыллар мәчетләрендә җомга намазы укыганнар. «Нур-Солтан, Алмата шәһәрләре, Акмулла, Павлодар, Костанай һәм Көнбатыш Казахстан өлкәләреннән тыш, барлык өлкәләрдә җомга намазлары уза. Күмәк намаз вакытында барлык санитар таләпләр үтәлә», дип хәбәр итте Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте. Караганда өлкәсенең Осакар районы «Тока Байгозы» мәчетендә җомга намазын Баш мөфти Наурызбай Таганулы уздырган. Читать дальше...