(Әлмәт, 26 март, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәт шәһәренең Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәсендә Татарстанның халык шагыйрәсе, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Клара Булатованың 85 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе булды. Шагыйрәне котларга каләмдәшләре Минзифа Әхмәтшина, Нәфисә Сабирҗанова, Сәхия Хәбибуллина, авылдашлары, укытучылар килде. «Туган як» тарих клубы исеменнән Хәбипова Зәрия, Җамалиева Гөлия, Ямаева Әлфия шагыйрәне туган көне белән тәбрикләделәр. Зилә Саримова «Шушы яктан шушы туфрактан без»... Читать дальше...
(Казан, 28 март, «Татар-инфом»). Краснодар шәһәренең «Булгар-К» татар җәмгыяте милли биюе дәресләренә төркем җыю турында игълан итте. Оешманың социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, «Энҗе» бию коллективы шимбә көнне кичке дүрттә теләге булган һәркемне татарча биергә өйрәтәчәк. Дәресләр Краснодар шәһәренең Кызыл армия урамындагы 53 нче йортта була.
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә француз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы булды. Россиянең төрле субъектларыннан 98 җиңүче һәм призер арасында Татарстан Республикасы вәкилләре дә бар. Татарстаннан катнашкан дүрт укучының икесе призлы урын яулады. Алар — Түбән Каманың 22 нче гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Вера Шумилова һәм Казандагы 9 нчы гимназиянең 11 сыйныф укучысы Эмиль Кәримов. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Читать дальше...
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында олимпиадалардан алып флешмобларга кадәр киң күләмле чаралар планы әзерләнгән. «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында чаралар саны гына түгел, ә халыкны, беренче чиратта, балаларны һәм укучыларны колачлау да арта. Иң зур чаралар 26 апрельдә, Габдулла Тукайның 135 еллыгы көнендә узачак», — диде ТР Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәт мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышында... Читать дальше...
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Татарстанда машина йөртү таныклыгына имтихан тапшырганда күзәтүчеләр — башка йөртүчеләр, иҗтимагый оешма һәм автомәктәп вәкилләре дә катнаша алачак. Аларның машинага утыруы имтихан тапшыручы белән килештереләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов хәбәр итте. «Күзәтүчеләрнең катнашуы имтиханның „үтә күренмәле“ итү һәм бәхәсле очракларны хәл итәргә булышачак»... Читать дальше...
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Татарстанда март ахырына кадәр җылы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз, төнлә салкыныйтачак. Иртәгә, 27 мартта, аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшем ихтималы аз. Көндез төньяктан килгән атмосфера фронты йогынтысында җепшек кар яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Көндез җил төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Юлларда бозлавык саклана. Төнлә һава температурасы -1…-6 градус... Читать дальше...
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Төмән шәһәренең «Себер риваятьләре» сувенирлар галереясендә «Борынгы Төмәндә себер татарларының һәм бохаралыларның мәдәнияте һәм көнкүреше» күргәзмәсе ачылды. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте Төмәннең татар мәдәнияте үзәгенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, күргәзмә ачылышында себер татарлары һәм бохаралылар мәдәнияте, аларның тормышы турында сөйләделәр. Биредә галерея җитәкчесе Михаил Михайлов, Ямбай авыл музее һәм Татар мәдәнияте үзәге вәкилләре... Читать дальше...
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә театрына дәүләт статусы бирелү районның авторитетына да бәйле дип саный Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов. «Әлбәттә, дәүләт статусы бирелү буш җирдә генә булмады. Әтнә халык театрының 100 еллык тарихы бар иде. Мине дөрес аңлагыз — 200 ел тарихы булса да, районыбызның игенчеләренең, терлекчеләренең хезмәт нәтиҗәләре һәм республикада районыбызның авторитеты булмаса, бу статус була алмас иде», — диде район башлыгы Әтнә театрына дәүләт... Читать дальше...
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Казанның «Ак бүре» нәшриятында театр сәнгате белгече Илтани Илялованың яңа китабы чыкты. Татарстан Язучылар берлеге хәбәр иткәнчә, «Всю жизнь с театром» китабы рус телендә нәшер ителгән. Яңа басмада күренекле актерларның иҗаты һәм тормыш юлы тасвирлана. Әлеге басмада шулай ук спектакльләр, авторның туганнары һәм якыннары турында да белешмә тупланган.
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда инде икенче ел федераль акча исәбенә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Кайбер районнар үз территорияләрен үстерү һәм авыл халкының торак мәсьәләләрен хәл итү өчен дәүләт ярдәменнән файдаланырга ашыкмый. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов сөйләде. «Әлеге программаны гамәлгә ашыруда алдынгыларны аерып күрсәтеп була. Кукмара... Читать дальше...
29 марта 2021г. стартует тематическая Неделя приемов граждан.
На днях сторонники партии "Единая Россия " в рамках проекта работы календаря " Партия добрых дел" провели командную интеллектуальную игру "РосКвиз", посвящённую Международному дню театра.
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Быел 15 марттан 26 мартка кадәр Татарстанда бензинның уртача бәясе арткан. АИ-95 маркалы бензинның бер литры 6 тиенгә кыйммәтләнгән һәм 46,91 сумнан 46,97 сум булган. Ә АИ-98 маркалы бензинның бәясе 9 тиенгә арткан, ягъни 53,43 сумнан 53,52 сумга җиткән. Шул ук вакытта АИ-92 маркалы бензинның бәясе 4 тиенгә төшкән, бер литр ягулык бәясе 43,78 сум булса, хәзер — 43,74 сум. Бу турыда Федераль Дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органы хәбәр итә. Читать дальше...
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Татарстанда быел 1 апрельдән 15 июльгә кадәр хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе дәвам итәчәк. Армиягә чакыру кәгазьләрен традицион ысул, шулай ук электрон почта һәм социаль челтәрләр аша да җибәрәчәкләр. «Социаль челтәрләр «аерым очрак»та кулланылачак», диелгән Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин имзалаган хатта. (Бу документ «Татар-информ» агентлыгында да бар.) Шул ук вакытта чакыру кәгазен электрон рәвештә җибәрү дөрес булып саналачак. Хәрби комиссариатта хәбәр итүләренчә... Читать дальше...
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Киләсе елга Казанда Нәүрүз бәйрәмендә ат чабышы үткәрергә ниятлиләр. Быелгы Нәүрүздә катнашучылар күп булу сәбәпле, оештыручылар шундый карарга килгән. «21 март көнне республикада иң зур Нәүрүз булды. Быел бәйрәмдә 11 оешма белән беррәттән, дүрт илнең генконсулы да катнашты. Казан ипподромында 5 меңнән артык кеше җыелды. Халык күп булу сәбәпле, киләсе елга кунаклар да карасын өчен, ипподромда ат чабышы уздыру ниятләнә», — диде Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов. Читать дальше...
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Машина йөртүчеләргә машина йөртү таныклыгы алу өчен мәйданчыкны аерым имтихан буларак тапшырырга туры килмәячәк. В, С һәм D категорияләре буенча имтихан тапшыруга ярты сәгать, BE категориясенә 40 минут, CE DE категориясенә 50 минуттан дә артык вакыт бирелми. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов хәбәр итте. Яңа кагыйдәләр 1 апрельдән гамәлгә керә. Читать дальше...
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Татарстанда коронавирустан тагын бер үлем очрагы расланган. «Бу юлы 1963 елда туган ир-ат ковид корбаны булган», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Бүгенге көнгә республикада коронавирустан 410 үлем очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә Татарстанда 40 кеше коронавирус йоктырган, дип хәбәр иткән идек.
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин быел 5 июньдә узачак «Изге Болгар җыены»н оештыру турында сөйләде. «Киләсе елга Идел Болгарстанының Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, быел „Изге Болгар җыены“нда өстәмә чаралар үткәрү планлаштырыла. Болгар музей-тыюлыгындагы мәчеттә Ислам темасына лекция үткәрү, 5 минут эчендә намаз уку тәртибен өйрәтү, хатын-кызлар өчен яулык бәйләү буенча осталык дәресе һ.б. оештыру ниятләнә», — диде ул. Читать дальше...
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры Россия, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фидан Гафаровка Уфаның «Нур» театрында спектакльдә уйнарга рөхсәт итмәгән. «Нур» татар театры татар язучысы әсәре буенча спектакль чыгарды. Мин контракт буенча шунда бер роль уйныйсы идем. Бик янып йөри идем Иршат Ишбулатович туктатты», — диде Фидан Гафаров Гафури театрының Казан... Читать дальше...
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның әнисе Нәкыя Фатыйх кызы Сәфәрова вафат булу сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты. «Сезнең әниегез җиңүчеләр буынына керә, ул хәрби һәм хезмәт батырлыгы күрсәтеп, дошман белән сугышта туган илне саклап калган һәм сугыштан соң аны хәрабәләрдән торгызган», диелә телеграммада. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәрхүмә Нәкыя Сәфәрованың талантлы педагог, тормыш сөючән һәм көчле шәхес, зирәк акыллы хатын-кыз булуын әйтә. Читать дальше...
Весна пришла, весне - дорогу!
Сейчас в этой сфере трудятся 367 человек. В районе насчитывается почти 50 учреждений культуры.
Мәскәү татар конгрессын теркәү өчен документлар Русия юстиция министрлыгына тапшырылган. Ул Дөнья татар конгрессына керергә җыенмый.
На мероприятии прозвучали стихи и песни популярных и в то же время еще не знакомых нурлатским читателям авторов.
Сегодня в Среднекамышлинском сельском поселении прошла встреча с пчеловодами. Ее провел заместитель главы Нурлатского муниципального района Владимир Кашкаров.