Котдусова белән беррәттән "Казан гүзәле" дип танылган Илүзә Мәгъсумова Ташкентта Татарстан данын яклаячак.
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Мамадыш районында авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды. Уңыш бәйрәмендә хезмәт алдынгыларына медальләр, Рәхмәт хатлары, дипломнар һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Шулай ук үзләрен аграр тармакка багышлаган ветераннарны котладылар. Сәламләү сүзе белән Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады. Ул Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән районның авыл... Читать дальше...
(Казан, 6 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Республикакүләм «Татар кызы-2021» бәйгесендә гран-при иясе Айгөл Котдусова булды. Аңа милли хәситә, калфак һәм 50 мең сумлык сертификат бүләк ителде. Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесе кысаларында булдырылган «Казан гүзәле-2021» исеменә Илүзә Мәгъсүмова лаеклы булды. «Бәйгенең тарих битләрендә яңа мавыктыргыч, кызыклы, кабатланмас бер сәхифә язылды. 2013 елда: «Әлеге бәйге уңышлы проект булачак, дирекция төзәргә кирәк. Бу проект татар кызларын һәм милләтен дөньякүләм танытачак»... Читать дальше...
(Азнакай, 6 март, «Татар-информ», «Маяк» , Таңсылу Саниева). Азнакайда быел да, традициягә әверелгән гадәт буенча, 8 Март бәйрәме уңаеннан хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район турниры үтте. Ярышларны ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов эштә генә түгел, спортта да сынатмаган гүзәл затларыбызга изге теләкләрен җиткерде. Быел турнирда администрация, үзәк сырхауханә, мәгариф һәм мәдәният идарәләре, техникум, мәктәп укучылары, пенсия фонды, «Татнефть»нең машиналарны... Читать дальше...
(Зәй, 6 март, «Татар-информ», «Зәй офыклары» , Клара Ермолаева). 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Зәйнең эшләре идарәсе белгечләре шәһәр урамнарында узып баручы хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. Алар гүзәл затларга бәхет-шатлык, сәламәтлек теләп, чәчәк бүләк итте. Гүзәл затлар яшьләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
(Казан, 6 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең ярымфиналында ике кыз Татарстан Республикасын яклаячак. «Республикакүләм „Татар кызы“ бәйгесендә ике җиңүче — „Казан гүзәле“ һәм „Татар кызы-2021“ бәйгесенең гран-при иясе ачыкланачак. Алар икесе дә ярымфиналда катнашачак, ләкин Халыкара бәйгенең финалында бер генә кыз Татарстан исеменнән чыгыш ясаячак», — диде «Татар кызы» бәйгесе дирекциясенең башкарма директоры Гүзәлия Гыйниятуллина. Дирекциянең башкарма директоры сүзләренчә... Читать дальше...
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 7 мартта, Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы көтелә. Төнлә һәм иртән республика буенча урыны белән томан төшәчәк. Моннан тыш, төнлә һәм көндез юлларда бозлавык хасил булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Метеорологларның якынча фаразлары буенча, төбәктә салкын һава торышы сакланачак. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Роман Вильфанд Татарстанда март аенда һава температурасының бер күтәрелеп, бер төшеп торуы турында сөйләде.
(Казан, 6 март, «Татар-информ», «Мәдәни җомга»). Өлкән буын вәкилләре телевизорсыз яшәгән чорны да яхшы хәтерлиләр әле. Беренче тапшырулар чын мәгънәсендә могҗиза булып тоелды. Татарстан телевидениесенең тарихы әллә ни зур түгел әле. Ул үткән гасыр урталарында гына барлыкка килде. Беренче тапшыру тәҗрибә рәвешендә 1955 елның 27 февралендә күрсәтелде. Бүген дә телевидение тапшыруларын караганда авторларның табышларына балалар кебек чын күңелдән шатланабыз, кимчелекләргә тап булсак, калыптан чыгып, күңелсезләнергә дә туры килә. Читать дальше...
(Казан, 6 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан цифрлы икътисад өчен белгечләр әзерләгәндә сынау мәйданчыгы һәм «тизләткеч» сыйфатында эш итәргә әзер. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко рәислегендә Россия югары уку йортлары ректорлары белән узган зур киңәшмә барышында сөйләде. Татарстан Президенты сүзләренчә, бу очрашу республика өчен фән һәм мәгариф вәкилләренең концентрациясен булдырган. Бу төбәкнең бөтен ил буйлап югары уку йортлары белән нәтиҗәле хезмәттәшлегенә... Читать дальше...
(Казан, 6 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Россия югары уку йортларына хезмәт базарының яңа таләпләре нигезендә белгечләр әзерләргә өйрәнергә кирәк. Бу икътисад үсешенең алгарышлы күрсәткечләренә ирешергә һәм аны цифрлы рельсларга күчерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Иннополиста югары уку йортлары ректорлары белән зур киңәшмәдә Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко әйтте. Очрашу интерактив форматта узды. Россия Хөкүмәте вәкиле катнашучыларга QR-код аша югары белемнең актуаль мәсьәләләре буенча тавыш бирергә тәкъдим итте. Читать дальше...
Среди них победители районного тура республиканского конкурса «Женщина года. Мужчина года: женский взгляд» Валентина Тяжова, Мадина Касимова, Татьяна Соренкова и наша коллега – главный редактор газеты “Дуслык» («Дружба», «Туслах») Лилия Мубаракшина.
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Android операция системасындагы корылмаларны кулланучыларга SuperVPN куркыныч кушымтаны бетерергә кирәк. Киберэксперт Зак Доффман Forbes журналы өчен мәкаләсендә шундый киңәш биргән. Белгеч CyberNews тикшеренү төркеменең хакерлар форумында өч VPN-сервистан файдаланучылар һәм аларның гаджетлары турында белешмәләр базасын сату турындагы хәбәренә игътибар иткән. Бу өч сервис — 100 млн тапкыр урнаштырылган SuperVPN, 10 млн җайланмадан GeckoVPN һәм 50 мең җайланмадан урнаштырылган ChatVPN сервисы. Читать дальше...
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казанда Су төрләре сараенда булды. Анда FINA Су спорт төрләрен үстерү үзәге тәкъдим ителде. «Дмитрий Чернышенкога 2025 елда FINA Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты кысаларында кулланылачак объектлар тәкъдим ителде», — диелгән Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәрендә. Казанда 2025 елда тагын Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак. РФ вице-премьеры сүзләренчә... Читать дальше...
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстанда күкрәк яман шешен дәвалау перспективалары турында билгеле булды. «Сөт бизе яман шешен дәвалаганда сәламәтлек хирургиягә түгел, ә һичшиксез препаратларга бәйледер. Әгәр дә тенденцияне күзәтсәк, элек химиотерапия бик тиз бүленә торган күзәнәкләрне үтерә торган дару булган. Пациентларның чәчләре коела, лейкоцитлар төшә, чөнки алар яман шеш күзәнәкләре кебек тиз бүленә торган күзәнәк булып тора», — дип сөйләде Республика клиник онкология диспансерының маммология... Читать дальше...
Там можно было купить и продукты к праздничному столу, и подарки женщинам
(Казан, 6 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Мәскәү татар яшьләре активисты Камил Әмиров вафат. «Камил Әмиров хатыны Виолетта (Вәлишина) белән „Бердәмлек“ яшьләр клубының эшчәнлегендә актив катнашты. Алар шунда ук таныштылар да», — диде Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятенең яшьләр комитетының рәисе Римма Гомәрова. Камил Әмировка 36 яшь булган, аның ике баласы калган. Камил Әмиров белән хушлашу иртәгә 10:30 сәгатьтә Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә узачак. Ул Ульяновск өлкәсенең Сайман авылында, әнисе кабере янында күмеләчәк.
Среди них есть и горожанка Гульзиян Гилязева. С юбилеем вдову ветерана войны, труженицу тыла поздравило руководство района.
В этом году соревнования прошли в формате межрайонного турнира во Дворце спорта «Тулпар».
На улице Карла Маркса женщинам и девушкам юнармейцы дарили тюльпаны.
В канун Международного женского дня дети устроили целое представление для своих родителей.
Награду оператору машинного доения КФХ “Сулейманов" Нурлатского района вручил Президент Татарстана Рустам Минниханов.
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Мәскәү — Казан тизйөрешле М12 юлын төзү проекты буенча төп эшләргә йомгаклар яз ахырында яки җәй алыначак. Бу хакта төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. «Җиденче этап буенча әзерлек эшләренә 2021 елның апрель — май аена, төп эшләргә 2021 елның май — август айларында бәяләмә алу планлаштырыла. Читать дальше...
Нурлатский Дом дружбы народов продолжает с дошкольными учреждениями города цикл работ, посвященный Году родных языков и народного единства.
В зале – женщины-труженицы, работающие в разных сферах района и женщины, находящиеся на заслуженном отдыхе. Со сцены их чествуют внуки, мужчины произносят поздравительные речи.
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин белән очрашты. Очрашу бүген Иннополиста ректорлар белән эшлекле киңәшмә кысаларында узды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Алар хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты», — диде Лилия Галимова.