(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Удмуртиянең Можга шәһәрендәге «Кояш нурлары» бердәнбер балалар татар ансамбле ун еллык юбилее уңаеннан бик матур концерт оештырды. Тантанага Ижевск шәһәренең «Асылъяр» балалар татар җыры һәм биюе төркеме кунакка чакырылган иде. Яшь сәхнә осталары кояшкайларны тәбрикләп, үзләренең иҗатларын һәм тәмле торт бүләк иттеләр. «Кояш нурлары» ансамбле җитәкчесенең хезмәте югары бәяләнде. Зилә Сафинага Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Читать дальше...
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Бүген Актанышта техник юнәлештәге республикакүләм «Гади автомобильләр ярышы»ның зона бәйгесе узды. Актаныш, Ютазы, Спас, Минзәлә, Сарман районнары һәм Чаллы шәһәренең яшь автомобиль ясаучылары арасында җиңү яулаган яшь конструкторлар командасы республика бәйгесендә чыгыш ясау хокукына ия булачак. «Гади автомобильләр ярышы» һәр балага үзен иҗади яктан ачарга мөмкинлек бирә. Исеменнән үк күренгәнчә, машиналарны көнкүрештәге гади детальләр, эш кораллары белән ясап була. Читать дальше...
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Казанның «Московский» мәдәният үзәгендә Идел буе, Урал, Себер татарларының көнкүрешенә багышланган күргәзмә ачылды. «Идел буе, Урал һәм Себер татарлары: фәнни экспедиция материаллары» дип аталган күргәзмә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештыра. Биредә төрле төбәкләрдәге татар авылларыннан җыйган экспонатлар урын алган. «2008 елдан бирле институтның тел һәм музыка белгечләре, фольклорчылары, тасвири сәнгать бүлеге... Читать дальше...
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Россиядә бәрәңге һәм шикәргә бәяләр артты. Россия буенча шикәр комына бәяләр уртача 0,4 процентка күтәрелгән. Россия Федерациясенең 44 субъектында бәяләр - 0,1 – 1 процентка, 12 субъектта 1,1-2 процентка арткан. 14 субъектта бәяләр үзгәрмичә калган. Шул ук вакытта 15 субъектта шикәр комына бәяләр 0,1-3,2 процентка кимегән. Бу хакта Росстат мәгълүматларына нигезләнеп, РИА Новости хәбәр итә. Узган атнада бәрәңге 2,6 процентка (24 февральдән 1 мартка кадәр - 2 процентка) кыйммәтләнде, диелә хәбәрдә.
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 15 март көнне 18:30 да Хәсән Туфанга багышланган бәйрәм концерты оештыра. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татар дәүләт филармониясе «Галиҗанәп шагыйрь» циклыннан Хәсән Туфан иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә тәкъдим итә, дип яза «Идел» журналы. Программада: күренекле җырчылар, сүз осталары, әдипләр башкаруында Хәсән Туфан шигырьләре һәм аларга язылган җырлар, шагыйрь турында истәлекләр.
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Иркутск өлкәсендә 25 мартка кадәр «Ангара таңнары» өлкә татар сәнгате фестиваль-конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Быел чара Иркутск шәһәренең 360 еллыгына багышлана, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. Фестиваль-конкурска татар һәм башкорт иҗат коллективлары һәм башкаручылары чакырыла. Ул өч яшь категориясе буенча узачак: 10 яшькә кадәр кечкенәләр төркеме, аннан 10 яшьтән 18 яшькә кадәр урта яшьтәгеләр һәм өлкәннәр – биредә коллективтагыларның яше 18 яшьтән башлана. Читать дальше...
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). 15 марттан Төркиягә керү өчен чит ил кешеләренә махсус электрон анкета тутырырга кирәк булачак. Россия Туроператорлары ассоциациясе бу хакта пассажирлар ташый торган зур авиакомпаниягә сылтама белән хәбәр итә. РИА Новости хәбәр итүенчә, илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы Төркиягә килә торган барлык рейсларда ковидны контрольдә тоту буенча кәгазь анкета тутыру таләбен гамәлдән чыгара. Авиакомпания вәкилләре транзит белән булган кунакларга искәрмә ясалганын, алар... Читать дальше...
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Татарстанда Биектау районының Биектау тимер юл станциясе бистәсендә терлекләр котыру авыруыннан карантин бетерелгән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тиешле указы хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган. «Терлекләр котыру авыруы буенча кертелгән карантинны бетерергә, - диелә документ текстында. - Указ аңа кул куелган көннән үз көченә керә». Указ нигезендә Актаныш районының Иске Әлем авылы янындагы «Башак» хуҗалыгының мөгезле эре терлек... Читать дальше...
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Озакламый Россия хөкүмәтенә аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга түләү кагыйдәләрен расларга кирәк булачак. Социаль ярдәм адреслы билгеләнәчәк, дип хәбәр итте бүген Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте. Кичә Россия Президенты Владимир Путин түләү билгеләү кагыйдәләрен үзгәртү турындагы указга кул куйды. «Россия Президенты Указы нигезендә, 2021 елдан башлап түләү күләме керемнәргә... Читать дальше...
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Рязань өлкәсенең Касыйм районы Подлипки авылында Татар мәдәният һәм сәнгать үзәгендә «Касыйм ханлыгы шәүләсе» китап-фотоальбомын тәкъдим итү булды. Басмага төбәктә яшәүчеләр белән үткәрелгән меңнән артык интервью кергән. Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителгәнчә, «Касыйм ханлыгы шәүләсе» китабы - Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган масштаблы проектның бер өлеше. Презентациядә авторлар үз эшләре турында сөйләде, басма дүрт ел дәвамында әзерләнгән. Читать дальше...
(Казан, 11 март, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Камил Сәгъдәтшин). Игенчелек белән терлекчелек бер кошның ике канаты сыман. Бер-берсенә нык бәйле. Игенчелек тармагы аксаган хуҗалыкларда терлекчелек тә аяктан егыла. Һәм киресенчә. Ә инде бу ике тармак, бер-берсенә көч-куәт биреп эшләгәндә, хуҗалыкларның кереме артканнан-арта. Татарстан хуҗалыкларында бүген 689 мең баш мөгезле эре терлек бар. Акчалата керемнең 63 проценты – терлекчелектән. Тик соңгы бер ел эчендә малларның баш саны 18 меңгә кимегән. Читать дальше...
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Министрлар Кабинеты туристик кешбэкның өченче этабын тормышка ашыру өчен ике миллиард сум акча бүлеп бирәчәк. Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга сылтама белән бу хакта «Известия» хәбәр итә. «Без программаны дәвам итү өчен ике млрд сум бүлеп бирәчәкбез. Хәзер, отпусклар сезоны якынлашканда, кешеләр алдан ук кулай бәядән сәфәрләрен броньлый алсын өчен аның яңа этабын быел март аенда ук башлап җибәрәчәкбез», — диде Мишустин Хөкүмәт утырышында. Элегрәк Туризм... Читать дальше...
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә һәм бизнеска салым законнарына төзәтмәләр эшләүне йөкләде. Бүген илдә инвестиция активлыгын арттыру чараларына багышланган киңәшмәдә яңгыраган идеяләр нигез итеп алыначак, дип хәбәр итә РИА Новости. «Мин хәзер анда нәрсәне дә булса төптән үзгәртергә кирәк дип әйтмим, әмма бүген яңгыраган бизнес тәкъдимнәрен юкка чыгарырга кирәкми»,-диде дәүләт башлыгы. Шулай ук ул Россиядә компанияләрне ил проектларына керемне инвестицияләүгә... Читать дальше...
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы төбәктә яшәүче татарларны Габдулла Тукай исемендәге XI Халыкара шигырь укучылар конкурсында катнашырга чакыра. «Хәзер бәйгедә читтән торып катнаша торган этап бара. Гаризалар агымдагы елның 1 апреленә кадәр кабул ителә. Катнашырга теләүчеләр әсәрләрне видеога төшереп безгә юллый ала. Бу этапның җиңүчеләре Казанга гала-концертка барачак», — диде «Болгар-К» татар оешмасы рәисе Роман Динисламов «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов «Бердәм Россия» праймеризының оештыру комитеты рәисе итеп билгеләнде. Аны билгеләү турында карар партия президиумы утырышында кабул ителде. «Барлык төбәкләр дә комитет составында мөмкин кадәр күбрәк җәмәгатьчелек вәкилләре, партия белгечләре, аларның төбәк бүлекләре белгечләре булуын сорады. Максат аңлашыла, зур һәм җитди эш башкарырга кирәк, праймеризны тагын да ачыграк һәм ышанычлы итәргә кирәк»... Читать дальше...
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 21 март көнне Йошкар-Олада «Ел башы — Нәүрүз бәйрәм» узачак. Оештыручылар сүзләренчә, бәйрәмдә төп игътибар йолаларга юнәлтелә. «Нәүрүз бәйрәме бездә кызыклы уза. Гадәттә ул концерт, котлаулар, спорт уеннары белән уза, ә бездә йолалар белән башлана. Без Нәүрүз бәйрәм белән карга боткасын берләштерергә булдык», — дип сөйләде Мари Эл Республикасының «Республика татар мәдәнияте үзәге» методисты Рамай Юлдашев «Татар-информ» хәбәрчесенә. Ул бәйрәмнең программасы белән таныштырды. Читать дальше...
На днях сотрудники Центра «Форпост» посетили Нурлатский дом-интернат для престарелых и инвалидов. Форпостовцы частые гости в этом учреждении, по случаю различных праздников они преподносят жителям дома-интерната свои искренние поздравления и подарки.
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» вакцинасы нерв системасына һәм когнитив функцияләргә йогынты ясый алмый. РИА Новости бу хакта медицина фәннәре докторы, Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының Н.А. Алексеев исемендәге1нче психиатрия клиник хастаханәсе баш табибы Георгий Костюкка сылтама белән хәбәр итә. Хәтта риск төркеменә керүче пациентларда да организмга мондый йогынты табылмаган. «Катгый иттереп, юк дип әйтә алам. Һәм безнең күзәтүләргә килгәндә... Читать дальше...
Ежедневный оперативный прогноз возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 12 марта 2021 года.
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе кош гриппын кисәтүгә игътибарлы булуны искәртә. «Мартта кошлар кайта, алар белән бергә кош гриппы да», — дигән идарә башлыгы Алмаз Хисаметдинов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгындагы киңәшмәдә. Аның сүзләренчә, бүгенгә инфекциянең барлык чыганаклары вакытында көчсезләндерелеп, инфекция таралуга киртә куелган. «Моңа карамастан, бу юнәлештә уртак эш кирәк. Моның сәбәбе — тиздән безнең якларга кайтачак күчмә кошлар. Читать дальше...
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Апрель аенда Краснодар татарлары зәркән бизәнү әйберләре ясау һәм татар халык ашларын пешерү буенча осталык дәресләре уздырырга ниятлиләр. «Краснодардагы „Мирас“ клубы татар халкының зәркән бизәнү әйберләрен ясау белән шөгыльләнә. Апрельдә алар оешмабызга килүчеләрне өйрәтәчәкләр. Теләгән һәркем алкалар, хатын-кыз түбәтәе һәм башка әйберләрне үзе ясый алачак. Традицион татар ризыкларын пешерү буенча да осталык дәресе булачак», — диде Краснодар... Читать дальше...
Мәдәниятләрне өйрәнүче галимә Оксана Мороз Көнбатышта кешеләрнең аңына кереп баручы яңа этиканың Русиядә сәер кабул ителүе ил тарихында күп кенә сорауларның моңарчы күтәрелгәне булмау белән аңлата.
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). 12 мартта төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә томан төшүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Төнлә явым-төшем көтелми», - диелә синоптикларның хәбәрендә. Иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә бераз кар явачак, төнлә җил төньяк-көнбатыштан исәчәк, соңрак аның тизлеге бераз көчәячәк. 12 мартта төнлә Татарстанда -22, -27 градуска кадәр суытуы көтелә... Читать дальше...
Яңа стандартларда патриотизм, ватанны ярату чаралары һәм дини белемне күбрәк бирү каралган.
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Россиядә инфраструктураны төзү һәм үстерүгә федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә кертемнәрне арттырырга кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин бизнес вәкилләре белән киңәшмәдә белдерде. Чара илдә инвестиция активлыгын арттыруга багышланган. Инфраструктура төзелеше – ул икътисади үсеш базасы, шулай ук халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен төп факторларның берсе, дип искәртте Путин. «Шулай ук безгә мондый чыгымнарны федераль дәрәҗәдә арттырырга кирәклеге көн кебек ачык. Читать дальше...