(Арча, 12 март, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре» , Гөлнур Миннебаева). Арча шәһәредә Әфган җирендә ятып калган батырлар истәлегенә унынчы тапкыр «Запорожец» автомобильләрендә узышлар үтте. Традициягә әйләнгән бу чараны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Ярышларны оештыручы «Сугышчан туганлык» оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов һәм ветеран әфганчы Илнур Яруллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде ул. «Сез, әфган сугышын узып кайтканнан соң да, җәмгыятьтә лаеклы урыныгызны табып, безгә яшьләрне тәрбияләргә ярдәм итәсез»... Читать дальше...
(Казан, 12 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар мәгърифәтчеләре, галимнәр Шиһабетдин Мәрҗани белән Каюм Насыйри арасында кисешүләр гыйльми ноктада булган. «Мәрҗани белән Насыйри арасында шәхси каршылык булмый. Каюм Насыйри үзе чыгарган өстәл календарьләрендә аралашу мәйданын тудыра. Шуларның берсендә яңа чыккан һәр китапка үз фәнни-гыйльми карашын белдереп, җавап яза», — дип аңлатты Татар китабы йортында «Татар-информ» хәбәрчесенә Каюм Насыйри музее директоры Раушания Шәфигуллина. Мисал... Читать дальше...
(Казан, 12 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Гөберчәк авылында Мөхәммәт Мәһдиевның «Без — кырык беренче ел балалары» повесте буенча татарча нәфис фильм төшерелә башлады. Фильмны төшерер алдыннан символик тәлинкәне аның режиссёры Әмир Галиәскаров ватты. «Татар-информ» хәбәрчеләре дә тарихи мизгелнең шаһитлары булды. Фильмның операторы — Арсений Козин. Продюсер — Миләүшә Айтуганова. Гөберчәк авылында кышкы «сәхнәләр» ике көн төшереләчәк. Болар —малайларның кышкы каникулларга кайтып әниләре... Читать дальше...
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Кичә Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте гамәлгә куйган «Яшь килен» хатын-кызлар проектының дүртенче агымы башланды. Кичен «Туган авылым» милли комплексында проектта катнашучыларның беренче очрашуы — танышуы булды. Анда 30 яшь мөслимә җыелды. ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, курсларда катнашучыларны 7 очрашу — танышу, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннан мавыктыргыч лекцияләр, психология һәм татар традицияләрен өйрәнү буенча дәресләр... Читать дальше...
(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан районнарында төрле милләтләр белән эшләү тәҗрибәләре өйрәнеләчәк. Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясенең президиум утырышында ТР телләре турында законны гамәлгә ашыру советы эшче төркеменең күчмә утырышлары узачагын әйтте. «Якын арада Балтачта күчмә утырыш билгеләнгән. Без килеп, районның барлык милләтләргә ярдәм итү буенча ничек эшләвен карарга ниятлибез. Балалар бакчасында... Читать дальше...
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Азәрбайҗан Сәламәтлек саклау министрлыгы «Спутник V» Россия вакцинасын теркәү турында хәбәр итте. Интерфакс хәбәр итүенчә, «Спутник V» вакцинасы дөньяның 50дән артык илендә теркәлгән һәм коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә үзенең югары нәтиҗәлелеген күрсәтте. «Азәрбайҗанның Сәламәтлек саклау министрлыгы да куллану өчен әлеге вакцинаны раслады», — дип искәртелә ведомство хәбәрендә. Сәламәтлек саклау министрлыгы якын арада Азәрбайҗанга «Спутник V» вакцинасы кайтарыла башлаячагын җиткерде. Читать дальше...
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Киләсе атнада Татарстанда көннәрнең бераз җылынуы көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренгәнчә, иртәгә, 13 мартта, республикада һава торышына салкын антициклон тәэсир итәчәк әле. Аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем булу ихтималы аз. Көньяктан талгын җил исәчәк, юлларда бозлавык саклана. Төнлә һәм иртән һава температурасы 15-20 градус салкын (аязганда — -25 градуска кадәр) була, көндез -4.. -9 градус күзәтелә. Якшәмбе, 14 мартта, Татарстанга көнбатыштан атмосфера фронты якынлаша. Читать дальше...
(Казан, 12 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген кичке сәгать җиденче яртыда Казан аэропортына Бөгелмә — Мәскәү рейсы самолеты мәҗбүри рәвештә төшеп утырган. Сәбәбе – самолетта очканда бер пассажирның хәле начарланып киткән. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булды. Казанда мәҗбүри төшеп утырган самолет пассажирының Мәскәүдә яшәүче 48 яшьлек ир-ат булуы ачыкланган. «Казан» халыкара аэропорты матбугат секретаре Гадел Гатауллин агентлыкка пассажирларны Казанның бер хастаханәсенә озатканнарын әйтте.
(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин үзара салым җыюны активлаштырырга өндәде. Ул мартта беренче квартал өчен үзара салым акчасын җыю төгәлләнүен әйтте. «1 апрельгә кадәр җыеп бетерәбез дә, аннары Икътисад министрлыгы аша акча ала башлыйбыз», — диде. «Финанс министрлыгы белешмәсе буенча, былтыргыга караганда, без калышабыз. Былтыр 260 млн сум җыелган. Әле вакыт бар. Район башлыкларына, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә... Читать дальше...
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел февраль ае нәтиҗәләре буенча гыйнвар белән чагыштырганда төбәк башлыклары медиарейтингында үз позицияләрен яхшыртты. Ул ике позициягә күтәрелде һәм җиденче урынны алды. «Медиалогия» компаниясе төрле массакүләм чыганакларда губернаторларны искә алулар ешлыгын өйрәнгән. ТР Президентының медиаиндексы 57 529,9 тәшкил иткән. Төрле чыганакларда республика җитәкчесе телгә алынган хәбәрләр саны исә 8 170 булган. Аерым алганда... Читать дальше...
(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе атнада Татарстанда иң яхшы авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республика конкурсын игълан итү планлаштырыла. Бу хакта ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин президиум утырышында әйтте. «Традицион рәвештә без муниципалитетларга грант белән ярдәм итәбез. Авыл җирлекләре һәм шәһәр тибындагы бистәләр өчен 173 грант каралган. Авыл җирлекләренә — 1,5 млн шар сум, шәһәр тибындагы бистәләргә — 2 млн шар сум», — диде Әгъзам Гобәйдуллин. Читать дальше...
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). 14 мартта Мәскәүдә «Татар телендә сөйләшү клубы» эшли башлаячак. Бу хакта «Бердәмлек» яшьләр клубы хәбәр итә. Чарада катнашучыларны танышу, өстәл уеннары, чәй табыны көтә. Шулай ук кунаклар клуб турында күбрәк мәгълүмат белә алачак. «Татар телендә сөйләшү клубы»нда катнашу бушлай. Чара 14.00 сәгатьтә башлана. Урыны: «Дар» мәдәни үзәге (Автозаводская метро станциясе, Ленинская Слобода ур., 9нчы йорт), 2нче катта урнашкан конференц-зал.
Яңа җинаять эзәрлекләвенә Закаевның быел гыйнварда кыр командиры Аслан Бютукаев сугышчылары дип фаразланган кешеләрне үтерүне яклап чыккан белдерүләре сәбәп булган.
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасында АИ-92 бензинының бер тоннасына уртача бәя бүген 54 574 сум тәшкил иткән. РИА Новости агентлыгы хәбәр итүенчә, бу 2018 елдан башлап күзәтү тарихында рекордлы күрсәткечкә бик якын дигән сүз. Әлеге күрсәткеч алдагы көнгә карата 0,44 процентка кимегән. Шул ук вакытта, чәршәмбе көнне, 10 мартта, биржаның илкүләм индексы күрсәткече нигезендә, бер тонна өчен Аи-92 бензины 54 977 сумга җиткән – бу 2018 ел рекордына бик якын. Читать дальше...
Мероприятие «Такие разные защитники» прошло в рамках месячника оборонно-массовой работы местного отделения ДОСААФ.
(12 март, Казан, «Татар-информ»). 24 мартта, 19:00 сәгатьтә, Казанның «Сәйдәш» Мәдәният үзәгендә Татарстанның атказанган артисты Артур Исламов һәм Эльза Заяриның «Бер сулышта» дип аталган концерты булачак. Концертта тамашачыларга билгеле җырлардан тыш, «Татар алга», «Аспирин» кебек хитлар да яңгыраячак. Тамашачылар тере музыка атмосферасына чумачак. Эльза Заяриның нәфис һәм тылсымлы тавышын тыңлау, шулай ук Артур Исламовның бетмәс-төкәнмәс энергиясе белән җанлану мөмкинлеге булачак.
За один год по республике были найдены сведения о более чем 22 тысячах пропавших без вести в боях. Об этом рассказал председатель татарстанской Ассоциации содействия патриотическому воспитанию и поисковой работе «Клуб воинской славы» Михаил Черепанов на встрече в Кичкальнинском и Егоркинском сельских поселениях.
ТатРИТЭКнефть. Она была посвящёна итогам года.
(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел 1 сентябрьгә Чаллыда башкорт классы ачылыр дип көтелә. ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев бу хакта ТР Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясенең президиум утырышында әйтте. Ул Туган телләр елында Татарстанда татар, чуваш, мордва, мари телләрендә белем бирү мәктәпләренә игътибар бирелгәнен искәртте. «Без Чаллыда башкорт телен өйрәнү буенча мәктәп ябылганына игътибар иттек. Ата-аналар балаларын анда яздырмый башлаганнар», — диде. Читать дальше...
Живая музыка, национальные головные уборы для родителей, баурсак.На свадьбе семьи Мухаметзяновых, рожденной в Год родных языков и народного единства, возродили татарские традиции.
Главный инженер КФХ “Сулейманов” в сельском хозяйстве - более 40 лет.
(Казан, 12 март, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова) Суд Татарстан Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенконы өй арестына җибәрде. Аны хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалануда һәм 56,7 млн сум акча туздыруда гаеплиләр. Тикшерү фаразы буенча, 2013-2019 елларда Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «Спецлаб-Казан» һәм «Куркынычсызлык территориясе» фирмалары белән дәүләт контрактлары төзегән. Предприятиеләр халыкка хәбәр итү системасын урнаштыру буенча монтаж эшләрен башкарырга тиеш булган. Читать дальше...
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). 2020 елда Татарстан халкыннан дәүләт хакимияте органнарына татар телендә килгән мөрәҗәгатьләр саны 20 тапкырга арткан. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында»гы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру Советында төбәк юстиция министры Рөстәм Заһидуллин шул хакта сөйләде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Читать дальше...
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Кырым башлыгы Сергей Аксенов мөселманнарның ике һәм христианнарның бер бәйрәме уңаеннан ял көннәре игълан итте. «Ураза бәйрәме уңаеннан 2021 елның 14 маен, Изге Троица көнен бәйрәм итү уңаеннан 2021 елның 21 июнен, Корбан гаете уңаеннан 2021 елның 20 июлен эшләми торган бәйрәм көннәре итеп игълан итәргә», — диелә Кырым Хөкүмәте сайтында пәнҗешәмбе көнне чыккан указда. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә. Документта төбәк халкы «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында»гы... Читать дальше...