(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Бөтенроссия «Татар гаиләсе» иҗтимагый фондының күчмә утырышы узды. Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының Ульяновск региональ бүлекчәсе эшчәнлеген уңай бәяләде. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә. «Гөлфирә Алиякберова җитәкчелек иткән оешма өлкәбезнең үрнәк татар гаиләләрен барлау юнәлешендә актив эш алып бара. Ел саен ярты гасырдан артык иңне-иңгә куеп бер сукмактан атлаучы, милләтебезгә... Читать дальше...
(Әгерҗе, 28 март, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Әгерҗенең «Орешник» ял паркында һәм көчле чаңгычылары белән дан тотучы Күләгәш авылында быел яктыртылучы чаңгы трассасы булдыру турында карар кабул ителгән. Бу турыда районы башлыгы Азат Вәлиев чаңгы спортын ябу буенча уздырылган ярышта әйтте. Ул хәзерге вакытта районда чаңгы узышлары һәм биатлон буенча федерация төзү буенча документлар эшләнгәнлеген, районда «Төнге марафон» оештыру күзаллануын да хәбәр итте. Әлеге идея тормышка ашкан очракта кичке сәгатьләрдә ветераннар... Читать дальше...
Военный комиссариат РТ разъяснил, как будет проводиться призыв на военную службу.
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Норлатта Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә балалар арасында районкүләм Коръән укучылар бәйгесе булды. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелде. Әлеге ярышта Норлат шәһәреннән һәм авыллардан 4 яшьтән алып 18 яшькәчә йөздән артык бала катнашты. Конкурсантлар уку елы дәвамында өйрәнгән Коръән сүрәләрен жюрига яттан укып күрсәтте. Араларында бер сүрәдән алып 2 җүзгә кадәр Коръән ятлаучылар бар иде. Бу турыда Бөтендөнья... Читать дальше...
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Мәскәүдә «Этнокультура секторының тотрыклы үсеше» II Бөтенроссия конференциясе узган. Түбән Каманың «Урал» милли-мәдәни автономиясе рәисе Гали Хәсәнов һәм химия-технология институты тәрбия эшләре һәм яшьләр сәясәте идарәсе башлыгы Эльвира Габдушева да конференциядә катнашкан. Конференциядә 31 төбәкнең милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләре тәкъдим ителгән. Алар анда үз социаль проектларын тәкъдим иткән. Билгеле булганча, әлеге проект РФ Президенты грантлары конкурсында җиңгән. Читать дальше...
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Опера җырчысы Аида Гарифуллина Казанда узачак интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган атлетлар өчен 2022 елгы кышкы Махсус Олимпиаданың рәсми илчесе булды. Бу хакта Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиада уеннары илчесе булу - зур дәрәҗә. Махсус Олимпиада - ул спорт уеннарына караганда күпкә әһәмиятлерәк чара. Бу тел, дин, физик һәм менталь аермаларны берләштерә торган бәйрәм», - дип искәртте артистка. Читать дальше...
(Казан, 28 март, «Татар-информ»).1 апрельдән өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен арттырылган ай саен түләү өчен гариза бирергә мөмкин. Хәзер аның күләме гаилә кеременә бәйле булачак һәм элеккечә 50 процент түгел, ә балага билгеләнгән төбәк яшәү минимумыннан 50, 75 яки 100 процентка кадәр җитәргә мөмкин. «Российская газета» хәбәр итүенчә, шул ук вакытта гаиләгә түләү кирәклекне исәпләү кагыйдәләре үзгәрә. Бер кешегә уртача керем исәпләгәндә, институтта көндезге бүлектә укысалар, 23 яшькә... Читать дальше...
Коллективный иммунитет россиян против новой коронавирусной инфекции позволит приблизить те дни, когда ограничения в стране снимут.
(Бөгелмә, 28 март, «Татар-информ», Айгөл Шәрәфиева). Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре 84 яшьлек хатын-кыз белән 55 яшьлек ир-атны янгыннан коткара. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Бөгелмәдә Оршан урамының 35нче күп катлы йорт фатирында янгын чыгу турында хәбәр 22 март көнне иртәнге 10 сәгатьтә теркәлә. Бу хәбәрне ишетү белән, патруль-пост хезмәткәрләре әлеге адреска юнәлә. Полиция хезмәткәрләре Рафаэль Кашапов, Александр Юдин, Рөстәм... Читать дальше...
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләр җәй азагына - Covid-19 инфекциясенә карата күмәк иммунитетка ирешкәннән соң бетерелергә мөмкин. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин «Россия 1» телеканалы эфирында белдерде. «Әгәр дә [вакцинация] хәзерге кебек темплар белән барса, җәйгә, җәй азагына без шундый күрсәткечкә ирешербез дип уйлыйм», — дип китерә РИА Новости дәүләт башлыгы сүзләрен. Шул ук вакытта дәүләт башлыгы популяцион иммунитетка ирешү... Читать дальше...
(Казан, 28 март, «Татар-информ», «Татарстан» , Илдус Заһидуллин). Фикерләрен ачыктан-ачык сөйләп йөрүче егетне хәрби училищеның икенче курсында укыганда, Госманлы мәмләкәтен Европача демократик яңарган дәүләткә әйләндерү өчен көрәшүче «Яшь төрекләр» оешмасы белән аралашуда шикләнеп, 45 көнгә кулга алалар. Иң яхшы укучы булуы гына куылудан коткарып кала Йосыф Акчураны. Күренекле татар интеллектуалы, сәяси төркичелек теориясенә нигез салучы, Төркия президенты Мостафа Кемальнең мәдәният һәм сәясәт... Читать дальше...
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстанның кадрлар резервында катнашучылар үз проектларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында яклады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Алар барлыгы транспорт инфраструктурасына, мәгариф һәм яшьләр сәясәтенә, социаль сәясәткә, цифрлаштыру һәм IT-тармакка багышланган 20 проект тәкъдим итте. Кайбер тәкъдимнәр икътисадның реаль секторын үстерү... Читать дальше...
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Бүген социаль челтәрләрдә җир асты кичүе баскычлары буенча су агып төшүе видеосы барлыкка килде. Видео авторы сүзләренә караганда, әлеге җир асты кичүе Казан үзәгендә урнашкан. Мондый зур су агымы кар эрү сәбәпле барлыкка килергә мөмкин. Элегрәк «Татар-информ» КФУ профессоры Казанда карның эреп бетү вакытын әйткәнлеген хәбәр иткән иде. Белгеч фаразлары буенча, тотрыклы кар катламы шәһәрдә 12-14 апрельдә җебеп төшәчәк.
Клубнику удобряют два раза в году. Первый этап удобрения ягоды необходим в начале сезона: апреле-мае, а второй - по окончании плодоношения — в июле-августе.
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Җәй көне Россиянең үзәк өлешендә һава температурасы нормадан бер-ике градуска артып китәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Җәй җылы булачак», - диде URA.RU агентлыгына «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец. Метеорологларда фараз картасын бизәү гадәте бар: температура шактый артык булганда кызыл төс, бераз артык булса - алсу, тискәре тайпылышлар — зәңгәр һәм күк төсе белән билгеләнә. Тишковец сүзләренчә, июнь һәм август айларында явым-төшем норма чикләрендә булачак... Читать дальше...
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Төрки халыклар көне узды. Бу чара барлык кунакларга төрки халыкларның үзенчәлеген, шулай ук мәдәниятләренең ни дәрәҗәдә үрелеп баруын, бер-берсенә охшашлыгын күрсәтте. Болар барысы да презентацияләр калейдоскобында, фольклор чыгышларында дәлилләнде. Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталында хәбәр ителә. Чарага Санкт-Петербургның Милләтләр йорты, «Файда», «Нева Ак калфагы» татар иҗтимагый оешмалары, татар рәссамнары, башкортлар корылтае... Читать дальше...
Дәреслекләр бер айдан басылып чыгар дип көтелә.
С 29 марта до 15 апреля на территории района будет работать мобильная флюорографическая установка Нижнекамского противотуберкулезного диспансера.
(Казан, 28 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Лениногорск районының Писмән бистәсендә Карл Маркс урамындагы ташландык йорт янган. «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр. Янгын турында хәбәр 11.41 сәгатьтә 101нче янгын сагы номерына килгән. Берничә минуттан килгән хезмәткәрләр янгынны тиз арада сүндергән. Янгын калдыкларын актарган вакытта хатын-кыз мәете табылган. Ул янгында һәлак булган. Хәзерге вакытта хатын-кызның шәхесе билгеләнә.
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). 18-20 март көннәрендә Аделаидада Үзәк Азия җәмгыяте (Central Asian Society of Adelaide – CASA) Аделаида университеты берлеге финанс ярдәме һәм Австралиядәге татар-башкорт Ассоциациясе, Тангритах (Australian Tangritah Uyghur Women Association – AUTWA) уйгыр хатын-кызлары ассоциациясе белән берлектә Нәүрүз фестивален оештырган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйрәм кунакларын милли ризыклар: пылау, лагман, шашлык, сумса, үзбәк корты... Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Удмуртия Республикасында татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар ачылды. Курсларны республиканың Татар иҗтимагый үзәге Удмуртиянең Милли сәясәте министрлыгы ярдәмендә оештыра. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республикада әлеге курслар 24 төркемдә үткәреләчәк. төркемнәрнең ундүрте - гыйнвар-май айларында, ун төркем сентябрь-декабрь айларында эшләячәк. Татар телен өйрәнү курслары Ижевск шәһәренең Җәмигъ һәм Үзәк мәчетләрендә, шулай ук Глазов... Читать дальше...
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә яңа Covid-19 коронавирусының 38 очрагы теркәлгән. Алар арасыннан бер кеше генә авыруны читтә йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Унөч кеше хастаханәгә урнаштырылды, 25 кеше өйдә дәвалана», - диделәр ведомствода. Авыручыларның күбесе Казанда, башкалада 17 кеше чир йоктырган. Инфекциялеләр саны буенча республиканың башка муниципалитетлары арасында Чаллы алда бара, анда сигез авыру ачыкланган. Читать дальше...
За минувшие сутки коронавирус обнаружили в 11 районах республики.
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). 1 апрельдән коронавирус пандемиясе аркасында Россия Банкы тарафыннан кертелгән ташламаларның бер өлеше туктатылачак. РИА Новости искәрткәнчә, кредит оешмалары өчен регулятор ташламалары узган елның 20 мартында эшли башлаган иде. Аерым алганда, Үзәк Банк банкларга кредитлар буенча резервларны кичектереп формалаштырырга рөхсәт итте һәм кайбер төр ссуда бирүне җиңеләйтте. Башта ташламаларның күбесе 30 сентябрьгә кадәр кертелде, әмма соңыннан алар озайтылды. Моннан тыш... Читать дальше...