(Чирмешән, 24 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешәндәге Мөшбикә мәчете балалар өчен дини лагерь оештырды. Язгы каникул атнасында биш көн бирегә һәр көнне утызлап бала килә. Мәчет имамы Хәбир Ханов балаларга кызыклы һәм мавыктыргыч итеп дин дәресләре оештыра, малайлар һәм кызлар пәйгамбәрләр тарихы белән дә танышалар, кыска сүрәләр дә ятлыйлар, бергәләшеп өйлә намазын укыйлар, мәчеткә йөрүче апалар әзерләгән тәмле ашлар белән сыйланалар. "Балаларның кайберләре намаз тәртибен белә... Читать дальше...
(Казан, 24 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда Дәрвишләр бистәсендәге полиция терәк пунктына ут төрткән җинаятьчене тоткарлаганнар, дип сөйләделәр «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә. Полиция терәк пунктын Казанда яшәүче элек хөкем ителгән 32 яшьлек ир-ат яндырган. Хәзерге вакытта ир-атны полиция бүлегенә китерделәр. Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген көндез билгесез ир-ат кулларына канистра тоткан килеш Дәрвишләр... Читать дальше...
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 25 мартта Татарстанда салкынча һава торышы саклана. Республикада аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Кайбер районнарда томан төшәчәк. Җил тотрыксыз һәм акрын тизлектә исәчәк дип фаразлана. Юлларда бозлавык хасил булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге. Төнлә һава температурасы 6-11 градус салкын, ә аязганда 16 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез һава температурасы -1…+4 градуска кадәр җылытачак.
(Казан, 24 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ковид белән авырган 65 яшьтән өлкәнрәк медицина хезмәткәрләренә тернәкләнү өчен юллама тапшырдылар. Республиканың 17 муниципаль берәмлегеннән 44 белгеч юллама алган. «Безнең илдә медицина хезмәткәрләрен һәрвакыт хөрмәт иттеләр. Әмма соңгы ике елда табиб, медицина хезмәткәре турында ешрак сөйли башладылар, чөнки пандемия аларның авыр чакта сынатмый торган искиткеч кешеләр икәнен күрсәтте», — диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары... Читать дальше...
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 2021 елгы Казан марафонында милләтләр парадын үткәрү планлаштырыла. Анда һәр теләүче катнаша ала. Берәр дистанциядә катнашу теләге белдергән теләсә кайсы йөгерүче үз иле яки Россия төбәге данын яклый ала. Парад ярышларның беренче көнендә, 1 майда узачак. Бу турыда Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Спортчылар Татарстан башкаласының төп истәлекле урыннары — Казан Кремле, Үзәк стадион, Кабан күле һәм Меңьеллык паркы яныннан йөгереп узачак. Киңкүләмле чарада катнашучыларга лекторий һәм паста-пати... Читать дальше...
Чикләүләр "Русиядә кеше хокуклары дорфа һәм системлы рәвештә бозылуы" өчен кертелә.
(Казан, 24 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда туберкулез белән авыручыларның гомуми саны арасында авыру йоктыручы балаларның өлеше кимеми. «Авыруларның гомуми структурасында авырый торган балалар саны кимеми. Ел саен 3,5 меңнән артык балада туберкулез инфекциясе ачыклана», — диде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Республика туберкулезга каршы клиник диспансеры баш табибының урынбасары Рәмзия Фатыйхова. Ковид чикләүләренә карамастан, республика бала тудыру йортларында... Читать дальше...
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 1 апрельдән Кипр хакимияте Россия туристлары өчен чикләрен ача. Утрауда ял итү өчен аларга ковидка тискәре анализ нәтиҗәсен күрсәтергә кирәк булачак. «Ковидка тискәре тест нәтиҗәсе булган, авыру кешеләр белән элемтәгә кермәгән туристлар Кипрда карантинда булмаячак», — дип гарантияли Кипрның Туризм министрлыгы. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. 12 яшькә кадәрге балалар ковидка тест ясатырга тиеш түгел, дип ачыклык кертелә министрлык хәбәрендә.
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 30 апрельдә Мәскәүдән Түбән Камага яңа авиарейс ачыла. Самолетлар көн саен очачак. «Рейслар Мәскәүнең «Домодедово» аэропортыннан гамәлгә ашырылачак», — диделәр Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында. Россия башкаласыннан очыш 21.40 сәгатькә, ә Түбән Камадан 6.00 сәгатькә планлаштырылган. Пассажирлар яңа уңайлы SSJ100 лайнерына утырып очачак.
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Азнакайда яшәүче 24 яшьлек егет инвалидлык бирмәгән өчен өлкән яшьтәге табибның башына чүкеч белән суккан. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Тикшерү мәгълүматы буенча, узган ел 24 яшьлек ир-ат инвалидлык рәсмиләштерү үтенече белән күп тапкыр Азнакай үзәк район хастаханәсенә 71 яшьлек терапевт янына килгән. Табиб пациентка махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә һәм тикшерү узарга кирәк дип аңлаткан. Читать дальше...
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы өченче укылышта Россия Салым кодексына төзәтмәләр кабул итте. Алар физкультура һәм спорт белән бәйле хезмәтләр өчен түләгәннән салым кайтарту мөмкинлеге бирә. Закон проектын парламентка Хөкүмәт керткән. «Интерфакс» хәбәр иткәнчә, Документта НДФЛ буенча салым базасын билгеләгәндә гражданин оешма яки шәхси эшмәкәр күрсәткән физкультура-савыктыру хезмәтләре өчен түләгән акчадан салым кайтара ала диелгән. Салымны 18 яшькәчә балалар өчен дә алырга мөмкин. Читать дальше...
Сегодня жительница города Нурлат, труженица тыла Евгения Федоровна Белова принимала поздравления с 90-летним юбилеем.
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин янә Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр буенча вице-рәисе итеп сайланды. Илсур Метшин берничә актуаль теманы кузгатты. Аларның берсе — төрле мәдәният һәм халыклар вәкилләренең тату яшәве. 2018 елда ук Казанга килгән конгресс делегациясе мәдәни күптөрлелекне һәм мәдәниятара диалогны үстерү буенча җирле ысуллар һәм практикалар күп кенә Европа илләре өчен үрнәк булырга мөмкин булуын әйткән иде. Бу турыда... Читать дальше...
Бәйрәм чаралары 2026 елда узачак.
(Казан, «24 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Сәхнә» журналының март санында күрсәтелгән QR-код аша аудиокитап тыңлап була. «Әгәр матурлык булмаса, бу дөньяда батырлык булмас иде. Безне матурлык яшәтә. Дөньяда татар кызы дигән матурлык бар. „Сәхнә“ журналының март санында без татар кызларының матурлыгы турында аудиокитап тәкъдим итәбез. Әгәр матур татар кызларын тәрбияли алсак, безнең киләчәк бик матур булачак», — дип сөйләде «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр. Журналдагы... Читать дальше...
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсе мөхтәсибе Дауд хәзрәт Мөхетдинов, Россия мөселманнары Дини җыены имамы Илнур хәзрәт Гайнетдинов һәм аның башлыгы ярдәмчесе Денис хәзрәт Мостафин Мәскәү өлкәсе Подольск шәһәре «Нур» мәхәлләсенең 16 еллыгына багышланган чарада, шулай ук Подольск шәһәренең хөрмәтле остабикәсе Разыя ханым (мәчет рәисенең әнисе) истәлегенә багышланган чарада катнашты. Җәмгыять рәисе Ришат Сәйфетдинов күпмилләтле җәмгыятькә тугандаш мохит һәм ярдәм өчен рәхмәт әйтте, шулай... Читать дальше...
Участниками стали представители всех автономий многонационального Нурлатского района, жители микрорайона сахароваров и других микрорайонов, участники художественной самодеятельности.
Основной вопрос повестки дня - недостатки, выявленные в ходе проверок муниципальных учреждений и органов местного самоуправления контрольно-счетной палатой района.
700 000 единиц корней цветочной рассады, 10 000 многолетних цветов первоначально высажено на 4,5 тыс. кв. м тепличного комплекса.
(Казан, 24 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Коронавирустан соң биш мие эшчәнлеге бозылуын күрсәтүче симптомнар турында билгеле булды. Бу турыда ковидка багышланган туры эфирда табиб-психиатр, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгече Владимир Менделевич сөйләде. «Әгәр дә кеше субъектив рәвештә үзенә нидер комачаулавын тоя икән… Мисал өчен, ул элеккеге эшен башкара, гадәти интеллектуаль эшчәнлек алып бара алмый… Бу белгеч белән киңәшү өчен сәбәп булып тора, чөнки аннары соң булырга мөмкин. Читать дальше...
Здесь были утверждены бюджеты района и города за прошедший год. Рассмотрели и другие вопросы.
В КФК «Сулейманов» ремонтные работы подходят к концу.
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 19-20 мартта Самарада «Триумф» Х Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Проектта Самара шәһәре округының «Яктылык» мәктәбе укучылары — «Йолдыз» татар биюе театрында шөгыльләнүчеләр өченче урынны алды. «Самара татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, конкурсантлар «Тыпырдау» һәм «Күңелле гөрләвек» биюләре белән өченче дәрәҗә лауреат булды. Шулай ук «Яулык белән бию» һәм «Биибез бергәләп» биюләре белән бүләкле урыннарга ия булдылар.
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). «ШАЯН ТВ» балалар телеканалы 6 дан 15 яшькә кадәрге балаларны «Биюbattle» — «Бию баттл» дигән яңа проектта катнашырга чакыра. «Биюbattle» ул — заманча музыка дәрте, халык биюе эстетикасы һәм классик хореография нәфислеге, дип хәбәр итә каналның матбугат хезмәте. Катнашуылар соло, дуэт яки тулы бер коллектив белән килә ала. Алар заманча халык биюе яки эстрада хореографиясен күрсәтергә тиеш. Тулырак мәгълүмат, катнашучы гаризасы һәм бәйге турында нигезләмә shayantv.ru... Читать дальше...
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Чита шәһәрендә Байкал аръягы крае губернаторы Александр Осипов Байкал аръягы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, имам-мөхтәсиб Алмаз Сәлахов белән очрашты. Дин эшлеклесе төбәк башлыгына Идел буе Болгар дәүләте халыклары Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында төбәктәге чаралар планын тәкъдим итте һәм аның ярдәменә өметләнүен әйтте. Байкал аръягы краеның мөселман җәмгыяте чаралар планын әзерләгән. Могоча һәм Нерчинск шәһәрләрендә, шулай ук Яңа Чара бистәсендә мәчетләр төзелә... Читать дальше...