(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Кичә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә I–V курс шәкертләре арасында Коръән уку бәйгесе узды. Әлеге чараны уку йорты мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатыйхасы белән Татарстан мөфтияте белән бергәлектә оештырды. Бәйгедә егетләр һәм кызлар аерым көч сынашты. 1994 елдан бирле һәр уку елында мәдрәсә күләмендә үткәрелеп килә торган бәйге быел Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды һәм, башка еллардан аермалы буларак, шәкертләрнең... Читать дальше...
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). «Европаның ел агачы — 2021» халыкара конкурсына йомгак ясалган. Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Россиянең «Борынгы платан» агачы 66 026 тавыш җыеп, мактаулы өченче урынны яулаган. Икенче урында «Куринг платаны», Италия — 78 210 тавыш. Конкурста Испания агачы җиңүче дип табылган. «Меңьеллык Лесин имәне» өчен 104 264 тавыш бирелгән. Борынгы платан агачы Дербент шәһәренең тарихи өлешендә (Дагыстан Республикасы) борынгы Җомга мәчете ишегалдында үсә. Аңа 284 яшь. Читать дальше...
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Якшәмбе, 21 март көнне Түбән Камада «Нәүрүз» бәйрәме була. Күп гасырлык тарихы булган бәйрәм Халык иҗаты йорты янында узачак. Бәйрәмдә Түбән Каманың милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре, шәһәрнең бию коллективлары һәм җырчылар катнашачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Бәйрәм кунакларын зур мәдәни-күңел ачу программасы, Халыклар дуслыгы йорты җәмгыятьләре вәкилләре әзерләгән милли ризыклар көтә. Бәйрәм программасы иртәнге сәгать унда башлана.
Факт причинения легкого вреда здоровью раскрыт.
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Сораштыруда катнашкан Татарстан кешеләренең яртысы хезмәттәшләренә бурычка акча бирмәү яклы, алар бурычны кайтармаудан курка. Эш эзләү буенча hh.ru сервисы үткәргән тикшеренүләр шундый нәтиҗә чыгарган. «Коллегаларыгызга бурычка акча биреп торасызмы?» дигән сорауга республика респондетларының фикере тигез итеп диярлек икегә бүленгән. Аларның 53 проценты уңай җавап биргән, ә 47 проценты бурычка бирүгә каршы булуын әйткән. "Хатын-кызларга һәм яшьләргә караганда, ир-атлар... Читать дальше...
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Башкортстанда Әнвәр Әсфәндияровның «Башкортстан һәм чиктәш территорияләрдәге авыллар тарихы» һәм «Минзәлә башкортлары авыллары» китапларын яңадан бастырганнар. Тарих фәннәре докторы Радик Исхаков моны җанисәп белән бәйле сәясәт дип дип атады. Тарих фәннәре кандидаты Радик Исхаков әйтүенчә, 1795 елда үткәрелгән бишенче ревизиядә чыннан да Минзәлә төбәгендә башкортлар күрсәтелгән. Тарихчы әйтүенчә, бу кешеләр «башкорт сословиесе»нә кергән татарлар. Басмада сословие урынына этник күрсәткечне кулланып... Читать дальше...
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 21 мартта, Татарстанда уртача салкын һава торышы саклана. Республикада аязучан-болытлы һава торышы булачак. Урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк, аннары юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Юлларда янә бозлавык хасил булачак. Төнлә һава температурасы -5…-10 градус була. Көндез +1…-4 градуска кадәр җылыта. Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә... Читать дальше...
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Узган ел Африка дуңгыз чумасы яки кош гриппы аркасында зыян күргән аграрийларга ташламалы кредитларны түләү вакытын озайтачаклар. Бу карарны Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин раслады. «Сүз терлекчелекне үстерүгә 5 процентка кадәр инвестиция займнары турында бара. Заемщиклар авыл хуҗалыгы чималын тирән эшкәртә торган предприятиеләр төзү, реконструкцияләү яисә модернизацияләү өчен элек алынган кредитны түләү вакытын озайта ала», — диелә РФ Хөкүмәте сайтында чыккан хәбәрдә. Читать дальше...
(Казан, 20 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Зәйдә янган һәйкәл темасын монументаль сәнгатькә һәм истәлек такталарына бердәм концепция булмауга бәйләп карый. «Без хәзер бердәм концепция булдыру турында сөйләшәбез. Бу мәсьәләдә гомуми кагыйдәләр булырга тиеш — мәгълүмати яктан да, визуаль яктан да», — диде ул «Татарстан Республикасында мемориаль мәдәният үсешенең проблемалары һәм перспективалары: истәлек такталары һәм монументаль сәнгать әсәрләре»... Читать дальше...
(Бөгелмә, 20 март, «Татар-информ», Айгөл Шәрәфиева). Бүген Бөгелмә шәһәрендәге «Факел» спорт комплексында яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге башланды. Турнирга Самара, Пермь, Киров, Ульяновск өлкәләреннән, Башкортстан Республикасыннан — барлыгы 14 төбәктән спортчылар килгән. Биредә 16 яшькә кадәрге спортчылар ике көн дәвамында көч сынашачак. Ярышларга килгән спортчыларны традиция буенча чәк-чәк белән каршы алдылар. Кунакларны Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров... Читать дальше...
(Казан, 20 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан үзәгендә рельсларга якын куеп ташлап калдырылган «Мерседес» машинасы аркасында трамвайлар хәрәкәте тукталып калган. «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итүенчә, бу хәл бүген көндез үзәк тимер юл вокзалы янында булган. Автомобиль хуҗасы машинасын трамвай рельсларына якын итеп куйган һәм үз эшләре белән китеп барган. Шаһитлар агентлыкка фото һәм видео җибәргән. «Мин 20-30 минут парковкада бу хәлне күзәтеп утырдым. «Мерседес» хуҗасы килмәде, ә трамвайлар хәрәкәт итә алмый»... Читать дальше...
Якшәмбе мәктәбе Башкортстан башлыгы грантына тормышка ашырыла.
(Бөгелмә, 20 март, «Татар-информ», Айгөл Шәрәфиева). Бөгелмәнең Татар мәдәнияте үзәгендә «Нәүрүз гүзәле» бәйгесе җиңүчесен сайлап алдылар. Катнашучылар барысы да шәһәр мәктәпләренең 9 нчы сыйныфында укый.. «Нәүрүз гүзәле» исемен Диләрә Шәгавәлиева яулады. Диләрә, иртәгә, 21 март көнне, шәһәрнең балалар паркында узачак бәйрәмдә «Нәүрүзбикә» булып чыгыш ясау хокукын алды. «Яз алиһәсе» исеменә Риана Закирова лаек булды. Сәхнәдә чыгыш ясаучы кызларның барысына да бүләк тапшырдылар. «Иң милли кыз», «Иң чибәр кыз», «Иң уңган кыз» исемнәре аталды.
Медицинские работники Нурлатской ЦРБ проводят встречи с коллективами предприятий, организаций города Нурлат, на которых рассказывают о преимуществах вакцинации против коронавирусной инфекции.
(Казан, 20 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Милли музейның гадәти музейдан аерым булган үзенчәлеген атады. Милли музей фондына кергән китап кире чыгарылмый. «Милли китапханәдә һәркем файдалана ала торган җәмәгать өлеше булу — яңалык. Җәмәгать китапханәләре өчен фондларны яңарту уртача биш ел тәшкил итә, ә милли китапханә китапларны фондтан чыгара алмый. Ул — үзенчәлекле функция. Милли китапханә һәрдаим эшләп торган китап музее, китапларны өйрәнүче фәнни институт булып тора»... Читать дальше...
Ежедневный оперативный прогноз возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 21 марта 2021 года.
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Россиядә өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балаларның ата-аналары үзләре өчен уңайлы вакытта түләүле отпуск алу хокукына ия булды. Яңалык кечкенә балаларына 14 яшь тулмаган гаиләләргә кагыла. Бүген, 20 мартта, Россия Хезмәт кодексына төзәтмәләр турында федераль закон үз көченә керде. Элек 12 яшьтән кечерәк өч һәм аннан да күбрәк балалы хезмәткәрләргә генә уңайлы вакытта ял бирелә иде, дип искә төшерә «Российская газета». «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә... Читать дальше...
(Казан, 20 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстандагы бер китапханәдән алынган китапны башка китапханәгә кайтарып бирү мөмкинлеге булачак. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, укучының кайсы районда булуына карамастан, ул кирәкле китапны заказ белән китапханәгә кайтара алачак. Алынган китапны теләсә кайсы китапханәгә кире тапшырып булачак. «Без Республикадагы китапханә хезмәте концепциясенең форматын үзгәртергә телибез. Бердәм укучы билеты проекты ун ел элек башланып киткән иде. Читать дальше...
(Казан, 20 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанга анимализм стилендәге скульптуралар һәм бистәләр символы булырлык скульптура объектлары кирәк, дип саный Казанның мәдәният идарәсе. «Анимализм стилендәге скульптуралар күп мегаполисларда туристик магнитлар булып санала. Мәсәлән, Нью-Йоркның „Һөҗүм итүче үгез“ е яки Токиодагы Хатико исемле эт. Мондый арт-объектларын Казанда да булдыра алыр идек», — ди мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов ТР Мәдәният министрлыгында ясаган чыгышында. ... Читать дальше...
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). 19 мартта Башкорстстанның Стәрлетамак шәһәренең 5 нче гимназиясендә «Ибраһимов укулары» XV фәнни-гамәли конференциясендә яшь буынны үстерү һәм тәрбияләү нигезе буларак туган тел һәм туган тел әдәбияты хакында фикер алышканнар. Очрашу ZООM платформасында узган. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, 2007 елдан бирле оештырыла торган конференциядә Галимҗан Ибраһимовның иҗади мирасы; дөньяны танып-белү чарасы буларак туган тел; сүз сәнгате буларак әдәбият; мәдәниятләр диалогы (немец... Читать дальше...
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Галимнәр коронавирус белән авырганнан соң барлыкка килгән антитәнчекләргә караганда вакцинациянең чирдән яхшырак саклавын әйтте. Америка галимнәре чир тиз таралу һәм даими мутацияләнү сәбәпле коронавирусның эволюция кичерүен ачыклаган. Шуның белән бәйле рәвештә, коронавирус белән авыртканнан соң организмда барлыкка килгән антитәнчекләр SARS-CoV-2 яңа штаммнан күпкә начаррак саклый. Бу турыда «Известия» яза. «Теләсә кайсы яшьтә авыртып иммунитет барлыкка килүгә караганда... Читать дальше...
(Казан, 20 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов Татарстан башкаласында хатын-кыз шәхесләргә багышланган һәйкәлләрнең җитешмәү мәсьәләсен күтәрде. «Сәнгать белгечләре әйткән фикер белән килешергә туры килә — күренекле хатын-кызларга багышланган һәйкәлләр бик аз. Без Мәгубә Сыртланова бюстын искә төшерә алабыз, андый һәйкәлләр бик юк», — диде ул ТР Мәдәният министрлыгында «Татарстан Республикасында мемориаль мәдәният үсешенең проблемалары һәм перспективалары... Читать дальше...
В заключительных гонках приняли участие около 200 спортсменов.
(Казан, 20 март, «Татар-информ», Оксана Романова). Казанда Петр Беренче патшаның 350 еллыгына имән агачы утыртырга планлаштыралар. Ул Җәйге бакчада Россиянең беренче императоры шәхсән үзе утырткан имән агачының чикләвегеннән үстерелгән. «Без Петр Беренченең киләсе елда булачак юбилеен алдан башларга телибез һәм бу көздән үк имән агачы утыртырга планлаштырабыз. Әгәр килеп чыкса, Михляев йорты янында, ә барып чыкмаса, безнең Сандецкий утары паркында утыртырга ниятлибез», — дип сөйләде «Татар-информ»... Читать дальше...
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Пермь өлкәсенең Елпачиха урта мәктәбе базасында башкорт телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе ачылды. Биредә «телнең төньяк-көнбатыш диалектын, тарихын һәм мәдәниятен» өйрәтәчәкләр, дип хәбәр итә « Башинформ » агентлыгы. Башкорт тарихчылары җанисәп алдыннан «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» дигән терминны актив кулланышка кертте. Татарстан тарихчылары һәм лингвистлары моның татар теленең диалекты булуын гына, чынлыкта бу диалектта сөйләшүчеләрнең чын татарлар булуын әйтә. Читать дальше...