(Актаныш, 3 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ» , Лилия Бәхтиева). Актаныш районы «Дакар» ралли-марафонында 18 нче тапкыр җиңү яулаган «КАМАЗ-мастер» командасы узышчыларын кабул итте. Легендар «КамАЗ» экипажын — Дмитрий Сотников, Илгиз Әхмәтҗановны актанышлылар алкышлар белән каршы алды. Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина үзе дә бу юлы Актанышка «Дакар» ралли-марафонында җиңүче булып танылган йөк машинасында килде. Хакимият бинасы каршында оештырылган тантанада Әлфия Гомәр кызы «КАМАЗ-мастер»... Читать дальше...
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Түбән Новгородның «Торпедо» командасын 2:1 исәбе белән җиңде. Бу командалар өчен плей-офф этабының беренче уены булды. Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Ак Барс» исәбендә бер җиңү. Уен алдыннан Салават Фәтхетдинов башкаруында «Мин яратам сине, Татарстан» җыры яңгырады. Аннан соң бүген вафат булган танылган... Читать дальше...
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, уку йортларында тәрбия эше җитәрлек түгел. Ул яшүсмерләр җинаятьчелеген кисәтүгә карата фикерен әйтте. «Безнең иң зур хатабыз — мәктәп ролен бәяләп бетермәүдә», — диде. «БДИ нәтиҗәләрен таләп итәбез, ә кемне тәрбияләвебез, нәрсәгә хирыс булуы — анысы унынчы мәсьәлә. Ул бишлегә укып та, рәтсез булырга мөмкин, өчлегә укып та, бик шәп кеше була ала. Сыйныф җитәкчеләренең укучылар һәм ата-аналар белән системалы эшен торгызырга кирәк»... Читать дальше...
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларны авыру балалар тәрбияләүче әниләр, картлар, балалар йортларында эшләүче персонал турында күбрәк язарга өндәде. Президент авыру балаларны тәрбияләп, бөтен кыенлыгын үз җилкәсенә алган хатын-кызларны геройга тиңләде. «Мин алар белән очрашканда, „авырдыр бит сезгә“ дип сорагач, „бу бит минем бала, Ходай шулай язган“ диләр. Нәрсә генә эшләмиләр алар, тәүлегенә 24 сәгать шул бала белән. Аларны беркем белми... Читать дальше...
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Бүген, 3 мартта, Уфада кар яуган вакытта күк күкрәгәне һәм яшен яшьнәгәне ишетелгән. «Бу Уфа вакыты белән 20.30 сәгатьтә булды. Башта күп итеп кар яуды, аннары көчле җил башланды. Соңыннан яшен яшьнәде һәм күк күкрәде. Җәйге яшен кебек үк якты түгел иде», дип сөйләгән « Башинформ» га шаһитлар. Интернет мәгълүматлары буенча, кар яуганда яшен яшьнәү — сирәк очрый торган метеорологик күренеш. Бу яңгыр урынына коеп кар яуганда була торган яшен. Синоптиклар бу аномалия турында аңлатканча... Читать дальше...
В связи с проведением работ по очистке города от снега завтра утром с 4.00 до 8.00 будет временно ограничено движение транспорта на отрезке улицы Кооперативная от улицы Школьная до пересечения с улицей Гиматдинова.
Сегодняшний рейд правоохранителей был направлен на выявление автомобилей с нарушениями по нанесению на стекло тонировочной пленки.
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләргә буранда иминлек чараларын искә төшерделәр. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 4 мартта республика буенча көчле буран көтелә, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланырга, шулай ук көчле җил чыгарга мөмкин. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы начарланганда иминлек чараларын искәртте. Өйдән чыкканда уңайлы һәм асты таймый торган аяк киеме кияргә кирәк.
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Россиядә РФ гражданнары өчен электрон паспортлар һәм чит ил кешеләре өчен шәхес таныклыгы кертү планлаштырыла. «Россия гражданнары, чит ил гражданнары өчен дә шәхесен раслаучы электрон документка һәм мобиль кушымтага күчү өстендә эшлибез», — диде ведомство коллегиясендә Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Владимир Колокольцев. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Министр аңлатканча, документларның электрон версиясенә күчү «2021-2023 елларга цифрлы трансформация» программасы буенча үткәреләчәк. Читать дальше...
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Җәйге чорда Россиядә яшәүчеләр өчен эш көне кыскартылырга мөмкин. Иҗтимагый палата әгъзасы Солтан Хәмзәев Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына шундый тәкъдим белән чыккан. Тәкъдим авторы сүзләренчә, җәйге эсселек физик һәм психологик яктан эшне катлауландыра. Өлкән яшьтәге кеше стресс, ару, эссе сугу һәм хәлсезлек тоярга мөмкин. Шуңа күрә 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен эш көнен кыскартырга кирәк. Шул ук вакытта Хәмзәев хезмәт хакын элеккечә калдырырга тәкъдим итә. Читать дальше...
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә республикада коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә. Татарстанда 1940, 1947, 1954 елларда туган хатын-кызлар һәм 1950 елда туган ир-ат ковид корбаны булган. Шулай итеп, республикада коронавирустан барлыгы 347 кеше үлгән.
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлеге делегациясе белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада машина төзелеше, шул исәптән авиатөзелеш һәм двигатель төзелеше алга киткән өлкәсе санала. Шулай ук Татарстан - «Дакар» ралли-рейдларында катнашучы «КАМАЗ» йөк автомобильләрен җитештерә. Моннан тыш, төбәктә суднолар, газ кудыру станцияләре, компрессорлар җитештерелә. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Якутияда Ерак Көнчыгыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары советының күчмә утырышы уза. Бүген А. Е. Кулаковский исемендәге Халыклар дуслыгы йортында яшьләр өчен Бөтендөнья татар яшьләре форумы катнашында белем бирү программасы узды. Программа кысаларында лекцияләр укылды, роликлар күрсәтелде, Татарстан һәм Якутия федераль университетлары вәкилләре белән сөйләштеләр, шулай ук документаль фильм күрсәтелде. Бу турыда Якутск-Саха мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Читать дальше...
Зарегистрировано 4 случая смерти от коронавирусной инфекции в Татарстане за минувшие сутки: три женщины 1940, 1947, 1954 года рождения и мужчина 1950 года рождения.
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың «Джошкуноз» компанияләре төркеме белән киләчәктә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алышты. Холдингны гамәлгә куючы Ойа Джошкуноз Акташ ханым белән очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Төркия — Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Төркия компанияләре Татарстанга 2 млрд Америка доллары инвестицияләде, төбәктә ун төрек заводы уңышлы эшли. Бу турыда... Читать дальше...
Активистлар Вәлидигә аерым һәйкәл сорый, Петербур университеты бакчасыннан алып куелган бюстны гына түгел.
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). «Татмедиа» медиамәктәбе Казахстан журналистлары, матбугат секретарьлары һәм медиатармагы хезмәткәрләре өчен өйрәтү тренинглары үткәрде. Чара Казахстан Мәгълүмат һәм иҗтимагый үсеш министрлыгы инициативасы белән «Медиа дамыту қоры» фонды ярдәмендә оештырылды. Өйрәтү тренингларын «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Медиа дамыту қоры» фонды директоры урынбасары Айжан Мусинова ачты, ул журналистларны укыту фондның төп бурычы булуын билгеләп үтте. Читать дальше...
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Язучылар Татарстан язучылар берлеге идарәсенең 2016-2020 еллардагы эшчәнлеген «3»лелек, ягъни, «канәгатьләнерлек» дип бәяләде. Татарстан язучылар берлегенең чираттагы XIX корылтаеның икенче өлешендә әдәби жанрлар буенча чыгышлар тыңланды һәм резолюция кабул ителде. Жанрлар буенча докладлар кыскартылган форматта укылды. Ркаил Зәйдулла әдәбият үсеше турындагы сөйләшүләрне соңрак Берлек утырышларында дәвам итәргә тәкъдим итте. Язучылар Данил Салихов... Читать дальше...
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 мартта, Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы көтелә. Иртән һәм көндез буран сәбәпле, күз күреме 500-1000 метрга һәм аннан да азракка начараюы ихтимал. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Төнлә һава температурасы -9…-4 градус, көндез -6…-1 градус тәшкил итәчәк. Шулай ук Татарстанда яшәүчеләрне юлларда бозлавык хасил булырга мөмкинлеге турында кисәттеләр.
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан язучылар берлеге рәисенең бер урынбасары шагыйрә Илсөяр Иксанова булырга мөмкин. «Бер урынбасар Илсөяр Иксанова булыр, бәлки. Әлегә башкасын әйтә алмыйм», — диде яңа гына рәис итеп Ркаил Зәйдулла. Яңа рәис Татарстан Язучылар берлегенең яңа идарә составына хатын-кыз язучыларны күп кертүенә басым ясады. 27 язучыдан торган идарә составында сигез хатын-кыз язучы бар. Болар — Дания Заһидуллин, Илсөяр Иксанова, Лилия Гыйбадуллина, Алена Кәримова... Читать дальше...
Работники агропромышленного комплекса подвели итоги прошедшего года и наметили задачи на 2021 г.
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгына экстремизмга каршы көрәшкә җитди игътибар бирергә өндәде. Бу хакта дәүләт башлыгы Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында әйтте. «Милләтчелек, ксенофобия, дини дошманлык һәм көчләү пропагандасын катгый рәвештә чикләвегезне сорыйм», — диде Владимир Путин, үзләре качып йөргән, ә кешеләрне хокук бозу юлына этәрә торган провокаторларны җаваплылыкка җәлеп итәргә кирәклеген дә әйтте. Бу турыда Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан Дәүләт Думасында депутатлар һәм сенаторлар белән очрашты. Утырыш темасы республика икътисадына федераль акчаны җәлеп итү булды. Утырышны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Бу турыда Татарстан парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Узган ел киеренке һәм интенсив булды, без пандемия шартларында эшләдек. Узган сайлаулар һәм Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү шулай ук билгеле бер җаваплылык йөкләде. Читать дальше...
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин балаларны килештерелмәгән митингларга җәлеп итүчеләргә каршы көрәшне көчәйтергә чакырды. «Башка ведомстволардан хезмәттәшләр белән интернет-киңлек мониторингын алып барырга, балигъ булмаганнарны хокукка каршы гамәлләргә тартучыларны челтәрдә активрак ачыкларга кирәк. Бу законны бозуга керә», — диде Россия Президенты Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә. Бу турыда «Интерфакс» яза. Аның сүзләренчә, көч ведомстволарына... Читать дальше...
Новый проект посвящен Году родных языков и народного единства в Татарстане.