(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Түбән Кама чаңгычысы Алия Иксанова Сыктывкарда узган илкүләм турнирда иң югары дәрәҗәгә иреште. Россия кубогының хатын-кызлар арасында гомуми зачеты нәтиҗәләре буенча «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ «Нефтехимик» спорт клубы вәкиле 478 очко җыеп, 1нче урынга чыкты. Алия быел Россия кубогы этапларында биш алтын медаль һәм бер бронза медаль яулады. Бу сезонда ул классик стильдә түгел, ә ирекле стильдә узышты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Читать дальше...
(Актаныш, 4 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). Бүген Актанышта укучылар арасында «Мин булачак эшмәкәр» дигән бизнес-идеяләр бәйгесе башланды. Ул яшьләрне эшмәкәрлеккә үстерүдә ярдәм итү йөзеннән оештырылды. Жюрига 52дән артык бизнес-идея тәкъдим ителгән. Укучылар аны комиссия алдында яклыйлар. Икенче турга 15 эш сайлап алыначак. Ун җиңүче билгеләнәчәк. «Бизнес-идеяләр арасында шул кадәр кызыклы, районга файда китерерлек идеяләр дә бар. Без бу кадәр эш килер дип уйламаган идек. Укучыларның шул кадәр актив булуларына сөендек»... Читать дальше...
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Быел июньдә Татарстанда Якутия көннәрен үткәрү планлаштырыла. Казан мэры урынбасары Евгения Лодвигова Саха Республикасы (Якутия) халыкларының тышкы элемтәләр һәм эшләр министры Гаврила Кириллин җитәкчелегендәге төньяк республика делегациясе белән очрашуда шул хакта әйтте. Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, Татарстанда Якутия көннәрен үткәрүне төньяк республика делегациясе вәкилләре тәкъдим итте. «Якутия — Татарстан» төбәкара форумын, мәдәният һәм сәнгать осталары концертларын... Читать дальше...
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 мартта, Татарстанда бераз салкынайтачак, дип хәбәр итте Татарстан Гидрометеорология үзәге. Республикада алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Көндез көньяк-көнчыгыш районнарда кар явачак. Төнлә аерым районнарда урыны белән буран көтелә. Җил тизлеге 15–18 м/с булуы ихтимал. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле бозлавык хасил булачак. Төнлә һава температурасы -5.-10 градус, аязганда -15 градуска кадәр булуы көтелә. Көндез һава -2.-7 градуска кадәр җылыначак.
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Похвистнево районындагы Гали авылы Мәдәният йортында муниципальара «Халкым минем-2021» иҗат фестивале үткәрелә. Самара татарлары сайтында хәбәр итүләренчә, әлеге чара Самара губернасының 170 еллыгына һәм галәмгә кеше очуның 60 еллыгына багышлана. Фестиваль 2021-2025 елларда «Похвистнево районында мәдәниятне үстерү» кысаларында районның максатчан программасын үтәү максатыннан оештырыла. «Халкым минем» төбәкара иҗат фестивале татар халкы иҗатын үстерүгә... Читать дальше...
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Сигез яшькә кадәрге балалар өчен декабрь аенда 5 мең сум күләмендә акча алмаган Татарстан гаиләләре 31 мартка кадәр Пенсия фондына гариза тапшырырга тиеш. Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. Бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза бирү мөмкинлеге 31 марттан соң булмаячак. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә бирергә мөмкин. Президент Указы нигезендә, сигез яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына... Читать дальше...
Фильмны Башкортстан, Татарстан, Петербур, Якутски, Алтай крае һәм Свердловски өлкәсендә 130 кинотеатрда күрсәтәчәкләр.
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. «Безнең бүгенге эшебездә катнашкан барлык хатын-кызларны, гомумән, кызларны, барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйсым килә», — диде Путин. РИА Новости хәбәр итүенчә, котлау сүзләрен Путин «Без бергә» бөтенроссия үзара ярдәмләшү акциясендә катнашучылар белән очрашу азагында әйткән. Ул ир-атларның 8 Март көнен бәйрәм итүгә бик теләп кушылачакларын искәртә. Читать дальше...
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Күренекле язучы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллин иртәгә туган ягында — Башкортстанның Стәрлебаш авылы зиратына җирләнәчәк. «Зәки Зәйнуллинны соңгы юлга озату мәрасимендә Татарстан Язучылар берлеге исеменнән Факил Сафин катнашачак», — диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. Зәки Зәйнуллин соңгы елларын Башкортстанның Стәрлебаш авылында яшәде. Аның бүген вафат булуы билгеле булды. Язучыга 87 яшь иде.
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Россиядә психологик ярдәмнең кайбер төрләрен лицензияләүне кертергә кирәк булуы ихтимал. РФ Президенты Владимир Путин «Без бергә» бөтенроссия акциясе волонтерлары белән очрашу вакытында шул хакта белдерде. Әңгәмә барышында Пермь краеннан психолог Әлфия Денисова илдә база белемен алмаган, ә курслар гына тәмамлаган кешеләрнең психологик хезмәт күрсәтү практикасы киң таралганлыгын әйтте. Аның фикеренчә, мондый дилетантлар клиентларына зыян китерергә мөмкин. «Без бу хәлгә... Читать дальше...
(Казан, 4 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). КПРФ фракциясе яшьләрне идеологик тәрбияләү һәм тарихи мирасны саклау мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе үткәрде. Чарада катнашучылар яшьләрне тәрбияләүнең тарихи традицияләргә нигезләнгән алым турында фикер алышты,ул гамәли һәм закон чыгару эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. «Көндәлек тәрбия эше турында онытырга ярамый. Әгәр укытучылар, ата-аналар, мәктәп һәм югары уку йортлары яшьләрне узган тарихыбызның иң яхшы традицияләрендә әзерләүдә берләшмәсә... Читать дальше...
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Гаилә архивын тапшыр» дигән конкурс игълан итте. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итүенчә, конкурска Татарстан Республикасының барлыкка килү һәм үсеш тарихын чагылдырган гаилә архивлары кабул ителә. Катнашучыларның эшләре читтән торып ике этапта карала. Беренче - муниципаль этап Татарстан муниципаль районнары (шәһәр округлары) башкарма комитетларының архив бүлекләре (идарәләре) тарафыннан... Читать дальше...
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Ингушетия көллиятләрендә 1 сентябрьдән көллиятләрнең уку программасына республика тарихы һәм дин буенча яңа дисциплиналарны кертергә җыеналар. «Интерфакс» хәбәр иткәнчә, урта махсус уку йортлары директорлары берлеге коллегиаль карар проектын килештерү өчен төбәк Мәгариф министрлыгына җибәргән. Директорлар берлеге рәисе Алихан Алиханов фикеренчә, бу дисциплиналарны көллиятләрнең уку планнарына кертү яшьләргә үз динен өйрәнергә, ислам динен тотучылар өчен тыелган әйберләр турында күбрәк белергә мөмкинлек бирәчәк. Читать дальше...
(Казан, 4 март, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). ТР Прокуратурасы һәм Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре Татарстанның балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә туклануны оештыруны тикшерде. «Татар-информ»га бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Хәзерге вакытта республикада ике меңгә якын мәктәпкәчә оешма һәм 1,4 мең мәктәп исәпләнә. Ел башыннан Татарстанда балалар күпләп агулануның бер генә очрагы да булмады.
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше — ике хатын-кыз һәм өч ир-ат коронавирус инфекциясеннән вафат булган. Covid-19 инфекциясеннән 1934 һәм 1949 елларда туган хатын-кызлар, шулай ук 1948, 1970 һәм 1982 елларда туган ир-атлар вафат булды, диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип билгеләп үттеләр республика ведомствосының матбугат хезмәтендә. 2021 елның 4 мартына алынган мәгълүматлар нигезендә... Читать дальше...
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусыннан вакцина ясауга бәйле проблемалар бар, ләкин төбәк хакимиятләре әлеге хәл буенча оператив эшли. РФ Президенты Владимир Путин «Без бергә» бөтенроссия акциясе волонтерлары белән очрашу вакытында шул хакта әйтте. «Беләм, безнең моның белән проблемалар бар. <...> мондый масштаблы эштә башкача булмый да. Әмма төбәк хакимиятләренә дә, федераль хакимиятләргә дә тиешле бәя бирергә кирәк, шулай да коллегалар тиз арада аңлап, хәлне уңай якка үзгәртәләр»... Читать дальше...
(Казан, 4 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Азәрбайҗанда яшәүче милләттәшләребез татар китапларыннан хәзерге заман авторлары язган балалар өчен әкият җыентыкларын китерүне үтенде. «Безгә татарча сувенир, әкият, энциклопедияләр кызык булыр иде. Балалар өчен хәзерге заман авторларының әкиятләре, бигрәк тә Флера Тарханованың балалар әкиятләрен бик теләп алыр идек», — диде татар җәмәгатьчелеге Бакудагы Россия мәгълүмати-мәдәни үзәге базасы уздырган онлайн очрашуда . Милләттәшләребез Татарстан... Читать дальше...
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Татарстан волонтерына республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котларга һәм ирекле ярдәм итүчеләр мәсьәләләре буенча фикер алышырга тәкъдим итте. Татарстан пенсионеры Хөрия Халитова РФ Президенты Владимир Путинның бүген «Без бергә» акциясендә катнашучылар белән очрашуында дәүләт башлыгына пандемия вакытында ветераннарга күрсәткән ярдәм турында сөйләде. «Сез шундый зур хезмәт башкарасыз, һәм ул хуплау, ярдәм итү өчен өчен лаеклы эш», — диде Владимир Путин. Читать дальше...
(Казан, 4 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Азәрбайҗан типографиясе вәкиле Ринат Сәләмов Татарстан китап нәшрияты китапларын һәм татар матбугатын Азәрбайҗанда бастыру тәкъдиме белән чыкты. «Продуктны Россиядән ташып йөрергә кирәк булмаячак, материалны Бакуда да нәшер итәргә мөмкин. Китап кына түгел, татарча календарь, сувенирлар, журналлар нәшер итеп була», — диде Ринат Сәләмов Бакудагы Россия мәгълүмати-мәдәни үзәге базасы уздырган онлайн очрашуда . Татарстан китап нәшрияты генераль директоры... Читать дальше...
Пенсионерка из Татарстана Хрия Халитова на встрече Путина в четверг с участниками акции "Мы вместе" рассказала президенту о помощи, которую добровольцы оказывали ветеранам во время пандемии, а также о другой работе волонтеров.
(Казан, 4 март, «Татар-информ», «Татарстан» , Мөршидә Кыямова). Тормыш авырлыкларыннан кырысланган әтисе Кәбир абзый гармунны малае кулыннан тартып алып вата, улына каты гына «сабак укыта». Тик Фәйзулланың җыр‑моңга омтылышы һәм үҗәтлеге артканнан—арта гына бара. БЕЛЕШМӘ Фәйзулла Кәбир улы Туишев 1884 елның 6 декабрендә Самара губернасы Иске Төгәлбуга авылында күп балалы гаиләдә туа. Туган авылында 3 ел мәдрәсәдә укый. 1895 елда Туктаровлар (Туишев — артистның тәхәллүсе) гаиләсе Мәләкәскә күченә. Читать дальше...
(Казан, 4 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан китап нәшрияты китапларының өчтән ике өлешен Азәрбайҗан чигендә уздырмаганнар. «2017 елда Бакуда узган китап күргәзмәсендә катнашкан идек. Кызганыч, таможнядан нәшрият китапларының өчтән ике өлешен үткәрмәделәр. Таможня хезмәткәрләре татарча китапларның мәгънәсен аңларга тырышып караса да, тиз вакыт арасында төшенә алмады. Китапларның өчтән бер өлешен күргәзмәдә тәкъдим итә алдык», — диде Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин. Читать дальше...
Татарстан вошел в топ-10 творческих регионов РФ, на детский конкурс рисунков от республики отправлено 254 работы.
(Казан, 4 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быел Татарстанга яз иртә килмәячәк. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары шул хакта дәлилли. Бу хакта бүген онлайн-форматта узган матбугат конференциясендә Росгидрометның фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавап биргәндә әйтте. «Узган ел кар булмады. Ни дигән сүз бу? Энергия белән баетылган кояш нурлары атмосферага җиңел һәм иркен үтеп керә. Җир кардан арынгач, ул кояш энергиясен бик нык кабул итә... Читать дальше...
4 март Казанда Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) вәкилләренә карата тентүләр һәм мәхкәмә утырышлары узды. Моннан тыш, ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев җомга Тикшерү комитетына сорау алуга чакырылды.