(Актаныш, 9 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ» , Ләйсән Тимерова). Актаныш технология техникумы КФУның Чаллы институты белән үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады Килешү, тантаналы шартларда, Казан (Идел буе) Федераль университеты ректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы рәисе Илшат Гафуров Актанышка эшлекле сәфәр белән килгәч төзелде. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Әлеге килешү Актаныш техникумының... Читать дальше...
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Узган ел Түбән Кама муниципаль районында 1 247 пар никахын законлы рәвештә теркәгән. Шулай ук 2020 елда 803 пар аерылышкан. Бу хакта ЗАГС идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина инстаграмда үз битендә язып чыкты. Беренче тапкыр гаилә коручылар 58 процент тәшкил иткән. Элеккеге ир белән хатын арасында язылышу теркәү турында 62 акт язмасы рәсмиләштерелгән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Моннан тыш, 2020 елда чит ил гражданнары белән 29 язылышу теркәлгән. Читать дальше...
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Түбән Новгородта 4:1 исәбе белән «Торпедо» командасын җиңде һәм плей-офф этабының икенче раундына үтте. Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйнады, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп калды. «Ак Барс» — «Торпедо» каршылыгында Казан командасы бер уенда да җиңелмәде, серия исәбе - 4:0. «Ак Барс»ның киләсе раундтагы көндәше әлегә билгеле түгел. Беренче периодта голлар булмады. Икенче периодның... Читать дальше...
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Эпидемиологик вазгыять яхшы булса, Греция 14 майга Россия туристлары өчен чикләрен ачарга ниятли. Бу Турыда Греция туризм министры Харис Теохарис ITB 202 халыкара туристлык күргәзмәсендә хәбәр итә. 14 майдан Греция Евросоюз илләреннән генә түгел, ә Россия Белоруссия, Украина туристларын да кабул итәргә планлаштыра. Бу турыда Афина яңалыклар агентлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Апрель башында Евросоюз, шулай ук вакцинацияне актив алып баручы (мисал өчен... Читать дальше...
(Казан, 9 март, «Татар-информ»).Татарстанда Кеше хокуклары буенча Тулы вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле белән бергә гражданнарны кабул итәчәк. Чара 16 мартка билгеләнгән. Республикада яшәүчеләр 14.00-16.00 сәгатьләрдә Татарстанда Кеше хокуклары буенча Тулы вәкаләтле вәкил аппаратында сорауларын бирә ала. Очрашуга +7(843)236-41-80 телефоны буенча язылырга мөмкин. Районда яшәүчеләр өчен омбудсменның ярдәмчеләре бүлмәсендәге Skype буенча сорау бирү мөмкинлеге бар. Читать дальше...
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда балалар омбудсмены үтенече белән республика Президенты Рөстәм Миңнеханов быел «Аеклык ноктасы» проектын дәвам итү турында карар кабул иткән. Аны гамәлгә ашыруга 10 миллион сум тирәсе бүлеп бирү планлаштырыла. Докладчы сүзләренчә, программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә проектта катнашучыларның 82 проценты алкогольгә бәйлелектән дәваланган. Нәтиҗәдә 472 бала гаиләдә калган. Проектны чынга ашыру чорында 246 кеше дәваланды, дип сөйләде Татарстан... Читать дальше...
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын өч үлем очрагы теркәлгән. 9 мартка республикада ковидтан барлыгы 367 үлем очрагы расланган. Республиканы оператив штабы мәгълүматлары буенча, 1938 һәм 1980 елларда туган ир-атлар һәм 1945 елда туган хатын-кыз ковид корбаны булган. Патологоанатомнар вирусны идентификацияләгән. Бүген Казан Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, пандемия... Читать дальше...
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). 2021 елда чит ил туристлары өчен һәр өченче ил ябык. Коронавирусның яңа штаммнары барлыкка килү хөкүмәтне чикләүләрне гамәлдән чыгарудан туктатты. Бигрәк тә Азия-Тын океан төбәгендә һәм Европада катгый кагыйдәләр гамәлдә. Бу турыда Бөтендөнья туристлар оешмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Аерым алганда 217 юнәлешнең 69ы тулысынча ябык. Аларның утызы Азия-Тын океан төбәгендә, Европада -15, Африкада -11, Төньяк һәм Көньяк Америкада -10, Якын Көнчыгышта — 3. Читать дальше...
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Чәршәмбе, 10 мартта аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Бераз кар яварга һәм урыны белән буран булырга мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, буран вакытында күз күреме 1-2 км га кадәр начарлануы турында кисәттеләр. Юлларда бозлавык хасил булачак. Синоптиклар җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәген, урыны белән җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәген хәбәр итте. Төнлә һәм көндез һава температурасы -11…-16 градус булачак. Читать дальше...
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның балалар омбудсмены Ирина Волынец социаль челтәрләрдә теркәлгәндә яшь буенча чикләү кертергә тәкъдим итте. «Законнарны үзгәртү өлешендә балигъ булмаганнарны санкцияләнмәгән митингларга һәм күмәк тәртипсезлек оештыруга җәлеп иткән өчен җәзаны катгыйландыру, социаль челтәрләрдә теркәлгәндә яшь буенча чикләү кертү һәм балигъ булмаганнарның әлеге гамәлләренә ата-аналарның рөхсәте турындагы мәсьәләләрне карарга кирәк дип саныйм», — диде Татарстан... Читать дальше...
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар төп дәүләт имтиханын (ТДИ) быел гадиләштерелгән кагыйдәләр буенча тапшыра. «COVID-19 таралу куркынычын киметү өчен төп дәүләт имтиханы 2021 елда гадиләштерелгән кагыйдәләр буенча үткәрелә. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар рус теле һәм математикадан гына имтихан бирәчәк», — диде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Министрлар Кабинетында узган брифингта. 2019 елда тугызынчы сыйныф укучылары дүрт фәннән имтихан биргән булса... Читать дальше...
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Ижевск — Түбән Кама маршруты буенча беренче тапкыр РАЗ рельс автобусларының ике составыннан торган поезд рейска чыкты. Бәйрәм көннәрендә, пассажирлар саны ике тапкыр күп булганда составны арттыру турындагы карар кабул ителде. «Шуңа күрә поездлар 6 һәм 8 мартта хәрәкәт итте», — диде «Татар-информ» агентлыгына «Содружество» АҖ матбугат секретаре Евгения Андреева Ижевскидан Түбән Камага поездда бару өчен биш сәгать вакыт кирәк. Рейслар көнгә ике тапкыр... Читать дальше...
(Казан, 9 март, «Татар-информ»).Татарстанда яшәүчеләрнең коронавирустан вакцинация турындагы сорауларына республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов җавап бирәчәк. Туры эфир Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән көрәш буенча оператив штабның Инстаграм битендә узачак. Белгеч вакцина кемгә туры килә, прививкага кадәр һәм аннан соң нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында сөйләячәк һәм республикада яшәүчеләр еш бирә торган сорауларга җавап бирәчәк. Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева «Covid-19дан вакцинация.
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Yummy Music иҗат берләшмәсе һәм музыкаль лейблы үзенең 9 яшьлек туган көнен Милли китапханәдә бәйрәм итәчәк. «Безнең артистларыбыз яңа җырлар башкарачак. Бу тере музыка була. Шулай ук яңа фирма стилен тәкъдим итәчәкбез, яңа YouTube-проектыбызны да башлыйбыз», — дип хәбәр итә оештыручылар. Концертның Милли китапханәдә булуы табигый, чөнки биредә берләшмәнең студиясе урнашкан. Концерт 14 март көнне 18.00 сәгатьтә башлана. Сәхнәдә Zarina һәм... Читать дальше...
“Невысокого роста, но с большим сердцем” – так отзываются о ней родные и односельчане. Она - образец жизнелюбия и общительности. И в день юбилея её дом полон гостей.
Вдову ветерана ВОВ, труженицу тыла с юбилеем поздравил глава Нурлатского района Алмаз Ахметшин.
XX гасыр башы татар мәгърифәтчесе йортын саклап калу кирәклеге турында Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин да белдерде.
В Бикуловском Доме культуры с активным участием сельчан прошли мероприятия, посвященные Международному женскому дню.
Он - творческий и позитивный человек. Местный умелец плетет корзины, увлечен резьбой по дереву.
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Диләрә Галиева). 1 мартка булган мәгълүматлар буенча Татарстан авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт сату күләме буенча алдынгылар исемлегенә кергән. «Иң зур күләмдә Татарстан, Краснодар крае, Воронеж, Киров, Свердловск, Ленинград, Белгород, Новосибирск, Мәскәү өлкәсе, Удмуртия саткан», — дип хәбәр итә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы оешмалары бер тәүлектә 3687,6 тонна сөт саткан. Читать дальше...
С работами на завершающем этапе строительства ознакомились глава района Алмаз Ахметшин и генеральный директор управляющей компании “АгроИнвест” Раис Сулейманов.
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда коронавирус белән авырганнан соң кан әйләнеше системасы авыруларыннан 7 мең кеше үлгән. Covid-19 — йөрәк-кан тамырлары патологияләре куркынычы тудыручы яңа фактор, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары һәм инфекция йоктырган пациентлар өчен дә тискәре йогынты ясый. Бу хакта Казанның Сәламәтлек саклау идарәсенең еллык йомгаклау коллегиясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш кардиологы Зөлфия Ким сөйләде. «2020 ел нәтиҗәләре буенча... Читать дальше...
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Татар язучысы Марат Кәбировның «Киллер» китабы Уфада 52 сәүдә ноктасында сатыла башлады. Башкортстан башкаласында китапны түбәндәге адресларда урнашкан киосклардан алып була. Марат Кәбировның «Киллер» китабы бестселлер булып танылды. Китапка ихтыяҗ зур, 2000 данә булып басылып чыккан тиражның 70% өлеше 2 атнада сатылып бетте, дип хәбәр иттеләр «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең ваклап сату департаментында. Детектив жанрында язылган «Киллер» повестенә укучылар да... Читать дальше...
Канун өлгесе әлегә икенче укылыштан узды. Ул кабул ителгән очракта "мәгариф-агарту эшчәнлеге" белән дәүләт рөхсәте булмаган оешмаларга шөгыльләнү тыела.
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Чаллыда, Чулман проспектында торак йортларның берсендә фатирда янгын чыккан. 15.16 сәгатьтә янгын сагының 101 номерына янгын турында хәбәр килгән. Беренче каттагы фатирда чыккан янгын 2 кв. метр мәйданга зыян китергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Янгында 60 яшьлек фатир хуҗасының 40 процент тәне 3-4 дәрәҗәдә пешкән. Аны авыр хәлдә хастаханәгә китергәннәр. Беренче... Читать дальше...