(Минзәлә, 14 март, «Татар-информ», « Минзәлә-информ », Илшат Вәгыйзов,) Минзәлә шәһәрендә яшәүче Рәҗәп Шәрифҗанов үз куллары белән төрле техника ясый. Әлеге шөгыле белән ул берничә ел элек «Ирек мәйданы» газетасы оста куллар арасында үткәргән конкурста призлы урын да яулады. Туганнары өчен дә хуҗалыкта файдалы техника ясый ул. Ул җыйган машиналар белән сабан сөрергә, арба тагып йөк ташырга, кыш көне ихатаны, йорт кырыйларын кардан чистартырга була.
(Чүпрәле, 14 март, «Татар-информ», «Туган як» , Гөлия Фәизова). Чүпрәленең Балалар сәнгать мәктәбендә «Art-musik» проекты кысаларында заманча тавыш яздыру студиясе барлыкка килде. Хәзер биредә, махсус җиһазландырылган бүлмәдә үз тавышыңны сыйфатлы итеп яздырып, аны эшкәртү мөмкинлеге бар. Балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Алина Ахметова әйтүенчә, әлеге студияне ачу аларның күптәнге хыяллары булган. «Проектны гамәлгә ашыру бәясе 500 мең сумлык булган. 355 мең сумы хәйрия фонды тарафыннан бирелде.... Читать дальше...
Приготовить его можно за 5 минут, поэтому это отличный вариант в дополнение к завтраку.
(Әлмәт, 14 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәт спортчылары бокс буенча Татарстан җыелма командасы составына кертелде. Алар төбәкнең иң көчле 65 спортчысы белән 9 марттан 13 мартка кадәр Түбән Камада узган ярышларда катнашты. Шәһәр боксчылары көмеш медаль яулады. «Юность» спорт мәктәбенең «Девон» клубында шөгыльләнүче Хазар Мехтизаде дүрт ярышта катнашты. Финалда ул Лениногорсктан көндәшенә оттырды һәм икенче урында калды. Спортчыларның тренерлары Раджив Низамиев һәм Сергей Бормотов. «Геракл»... Читать дальше...
(Аксубай, 14 март, «Татар-информ», « Авыл таңнары », Зинаида Леонтьева). Кичә Казанда һәм кайбер шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча быел беренче ярминкәләр ачылды. Казанның Агросәнәгать паркында узган язгы ярминкәдә Аксубай районы вәкилләре дә катнашты. Район фермерлары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре республика халкына кыр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар продукциясен тәкъдим итте. Болар — ит, сөт, сөт продуктлары, май, бал, икмәк-күмәч ризыклары һәм башка бик күп әйберләр. Читать дальше...
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Башкортстанның Туймазы районы Яңа Бишенде авылында туган Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Раил Фәхретдинов «Атайсал» проектын гамәлгә ашыра. «Атайсал» (туган җир) проекты безнең һәркайсыбызга уйланырга, үземнең кече Ватаным өчен мин шәхсән нәрсә эшли алам дигән соравын куя. Әлеге проект үз авылындагы проблемалар белән таныш кешеләр белән тыгыз элемтә булдыруны күздә тота, - ди Раил Фәхретдинов. Бу хакта «Туймазинский вестник» сайты хәбәр итә. Узган... Читать дальше...
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). 15 мартта төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда буран чыгуы, күз күременең 500-1000 метрга кадәр начараюы көтелә, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк. Шулай ук җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга (Казанда 18 метрга) кадәр җитәчәк, төнлә республиканың көнбатышында кар явачак, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәрендә.
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Россиядә «шикле байлар»га арттырылган салым кертергә кирәк. «Известия» газетасы хәбәр иткәнчә, КПРФ лидеры Геннадий Зюганов Twitter социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта язып чыккан. Ул Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының формаль рәвештә аз хезмәт хакы алучы, әмма чынлыкта берничә йортка, автомобильгә ия һәм зур күләмдә җыелган акчасы булган гаиләләрнең балаларына ярдәмне чикләү турындагы тәкъдименә шундый аңлатма бирде. «Иң элек „шикле байлар“га арттырылган... Читать дальше...
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вилфанд глобаль җылынудан куркудан туктарга чакырды. Эксперт фикеренчә, бу – котылгысыз, әмма меңьеллык ахырында Төньяк ярымшарда кыш ике айга кадәр кыкарачагын көтәргә кирәкми. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Российская газета»га сылтама белән хәбәр итә. «Әгәр парник газлары бүтән булмаячак, предприятиеләр саклану чаралары уйлап табар дип фаразласак, аларның кешелек тарафыннан тупланган концентрациясе 30 елдан соң гына ике тапкыр кимиячәк. Читать дальше...
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Бүген төнлә Казанның Четаев урамындагы торак йорт ишегалдында берничә егет такси шоферына һөҗүм иткән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, таксист егетләрне илтүдән баш тарткан, чөнки алар исерек булган. Егетләрнең берсе, моңа җавап итеп газ баллоны чыгарган һәм таксистның битенә сиптергән. Шуннан соң җинаятьчеләр качып киткән. Полицейскийлар хулиганнарның шәхесен ачыклаган һәм аларның эзенә төшкән. Хәзер полиция бүлегендә әлеге фактны тикшерәләр.
Татарстан дәүләт киңәшчесе федераль үзәк сәясәте аркасында укытучылар, дәресләр кыскартылды, милли мәктәпләр саны кимеде дип белдерде.
(Казан, 14 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда фура шоферы, кабина ишеге шап итеп ябылу, ә ачкычы эчтә калу сәбәпле, төнге сәгать өчтә бер кат майкадан урамда калган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, ир-ат 112 бердәм номеры аша шул хакта коткаручыларга хәбәр иткән. Гадәттән тыш хәл Казанның Мамадыш трактында, М7 федераль трассасы янында булган. Урынга 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре юл тоткан. Читать дальше...
(Казан, 14 март, «Татар-информ», Илшат Имангулов). Француз инвесторлары Патрик Хоффман һәм Антуан Менделович башкорт умартачылыгын үстерү өчен 4 миллиард сумга якын акча сарыф итәргә ниятли. Проект операторы - «Би хэппи» фирмасы шулай ук башкорт бал кортларын саклау белән дә шөгыльләнәчәк. «Планнар бик тә амбициоз, без республика умартачылыгына зур инвестицияләр килсен өчен бик озак эшләдек. „Инвестиция сәгате“ утырышында әлеге проектны җентекләп тикшердек һәм аның республиканың өстенлекле проектлары арасына керүен хупладык»... Читать дальше...
Военно-патриотическое движение «Юнармия» сегодня объединяет тысячи ребят по всей стране.
(Казан, 14 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә социаль челтәрләрдә бер вертолетның Лаеш районындагы коттеджлар бистәсендә шәхси йортлар янында юлга төшеп утыруын һәм тиздән шунда ук күккә күтәрелүен сурәтләгән видео чыкты. Видео авторы хәбәр иткәнчә, бистә рәисе әлеге уңайдан полициягә мөрәҗәгать иткән, анда белдерүләренчә, вертолетны шул рәвешле сынап караганнар.
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 50 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «17 кеше хастаханәгә озатылган, 33 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 60-70 яшь (16 кеше) аралыгында ачыкланган. Казанда – 19, Чаллыда – 8, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск һәм Түбән Кама районнарында ... Читать дальше...
(Казан, 14 март, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). ТикТок блогер Chudacu1 — тумышы белән Башкортстаннның Мишкә районыннан булган Алия Башкортстан татарларына булган тискәре караш белән риза булмавын әйтте. «Башкортстан татарларына беркайда да урын юк, Башкортстанда куалар сез татарлар дип, яисә үз халкыгызны сатыгыз да башкорт булып язылыгыз, диләр. Татарстанга килсәң, сез башкортлар, башкорт татарлары дип куалар. Кая барырга, белмим», — диде ул «Интертат» сайтында чыккан интервьюда. Алия хәзерге вакытта Төмән өлкәсе Ишим шәһәрендә яши. Читать дальше...
На днях стали известны итоги зонального этапа Всероссийского конкурса профессионального мастерства «Учитель года – 2021», в котором принимали 4 педагога из Нурлатского района.
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
Ознакомиться с деятельностью аграрного техникума, возможностями и условиями поступления была у нурлатских школьников 12 марта, в этот день в техникуме прошел День открытых дверей.
(Казан, 14 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Агентлыкның үз хәбәрчесе «Татар-информ»га белдергәнчә, Горький шоссесында шәһәрдән чыгу юлында гаять зур «бөке» барлыкка килгән. Хәрәкәт итүдә кыенлыклар Фрунзе урамыннан ук башлана. «Бөке» Май чабу бәйрәмен билгеләп үтү аркасында хасил булган дип фаразлана. Хәбәрче белдергәнчә, күп кенә машина йөртүчеләр үз автомобильләрен юл читендә калдыра, бу юлдагы болай да гади булмаган вазгыятьне тагын да катлауландыра. «Бөке» Кече Аккош күленә кадәр сузылган. Читать дальше...
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Коронавирустан терелгәннән соң авыруның нәтиҗәләрен күзәтергә, шулай ук кайбер анализлар тапшырырга кирәк. Бу хакта «Российская газета» яза. Әйтик, канга гомуми анализ, С-реактив аксым һәм ферритинга анализ тапшыру, канның оешу сәләтен, бавыр һәм бөерләрнең күрсәткечләрен тикшерү, миокард торышын бәяләү зарур. «Боларның барысы да сәламәтлек торышының объектив картинасын булдырырга ярдәм итәчәк һәм организмда калган ялкынсыну процессларын, анемия һәм тромб хасил булу куркынычын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк»... Читать дальше...
(Казан, 14 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов Казахстан шагыйре Абайга башлангыч белемне татар укытучылары бирүен әйтте. Искетам җәйләвендә әтисе ачкан мәдрәсәдә аңа татар мөгаллиме Габитхан белем бирә. Аннан соң ул Сәмәй шәһәренә укырга күчә. Биредә шактый гына татарларның, аеруча сәүдәгәрләрнең, яшәве мәгълүм. Алар казахлар арасында белем-мәгърифәт таратуда да мөһим роль уйнаган», — диде Хатыйп Миңнегулов Татар китабында «Борынгы чордан — Яңа заманга» лекциясендә. Читать дальше...
За минувшие сутки коронавирусную инфекцию выявили в 14 районах Республики Татарстан.
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Россия төбәкләренә коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны амбулатория шартларында дәвалау өчен препаратлар сатып алуга акча бүлеп биреләчәк. Россия Хөкүмәте шундый карар кабул иткән. Бу Федерация субъектларына амбулатория шартларында дәваланучы пациентларны дарулар белән тәэмин итәргә һәм койка фондына йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк. «Әлеге мәсьәлә буенча РФ Хөкүмәтенең боерык проектын кабул итәргә», - диелә Министрлар Кабинеты утырышының карарлар исемлегендә.