(Казан, 14 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә социаль челтәрләрдә бер вертолетның Лаеш районындагы коттеджлар бистәсендә шәхси йортлар янында юлга төшеп утыруын һәм тиздән шунда ук күккә күтәрелүен сурәтләгән видео чыкты. Видео авторы хәбәр иткәнчә, бистә рәисе әлеге уңайдан полициягә мөрәҗәгать иткән, анда белдерүләренчә, вертолетны шул рәвешле сынап караганнар.