(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Бөгелмә мөхтәсибәтенең «Подлесный» бистәсе мәчетендә «Туган тел көне» дип исемләнгән балалар бәйрәме узды. Бәйрәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды. Әлеге чарада Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, мәчет имамнары, мәхәллә халкы катнашты. Олылар һәм балалар киез итекләрдә хоккей уйнады, спорт эстафеталарында көч сынашты. Кызлар өчен милли ризыклар бәйгесе оештырылды. Читать дальше...
(Чирмешән, 2 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән районда җиденче мәктәптә шахмат зонасы ачылды. Ул Республиканың гомум белем бирү учреждениеләрендә шахмат зоналары ачу буенча «Бердәм Россия» сәяси партиясенең махсус проекты кысаларында ачылды. Депутат җибәргән бүләкләрне — өстәл, бер комплект өстәл шахматы, махсус сәгать һәм танылган шахматчыларның портретларын укучыларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова тапшырды. Читать дальше...
Бу проблемның кискенлеген ниндидер дәрәҗәдә киметәчәк һәм милли мәктәпләргә дә үсеш өчен этәргеч бирәчәк дип саный галим.
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Туниста яңа коронавирусның SARS-CoV-2 штаммы табылган. Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгында бу хакта сишәмбе көнне билгеле булуын әйткәннәр, дип хәбәр итә РИА Новости. «Туниста яңа коронавирусның Лондон SARS-CoV-2 буларак билгеле булган мутацияләнгән штаммы табылган», диелә ведомство гаризасында. Шул ук вакытта Тунис табиблары әлегә ил территориясендә Көньяк Африка яки Бразилия штаммнары белән зарарлану очракларын теркәмәгән, дип төгәлләштерә Сәламәтлек саклау министрлыгы. Читать дальше...
Ул шартлы рәвештә 3 елга хөкем ителде.
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Тиешле куркынычсызлык чараларын үтәгәндә федераль музейлар 25-30 кешелек мәктәп укучылары төркемнәрен кабул итә алачак. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) тиешле хаты Россия Мәдәният министрлыгына тапшырылды, дип җиткерә ведомствоның матбугат хезмәте. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Роспотребнадзор белем бирү программалары кысаларында мәктәп сыйныфларында музейларга бару мөмкинлеген килештергән иде. Читать дальше...
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын биш кеше: 1933, 1948, 1952 һәм 1980 елларда туган ир-атлар һәм 1951 елда туган хатын-кыз үлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән»,- диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. Бүгенге көндә республикада Covid-19 инфекциясеннән 343 үлем очрагы теркәлгән.
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларны чәршәмбе көнне һава торышы начарланганда ерак сәфәрләрдән баш тартырга чакыра. Элегрәк «Татар-информ» чәршәмбе, 3 мартта, республика территориясендә көне буе буран көтелүен, ә юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин булуын хәбәр иткән иде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава торышы начарланган вакытта куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә. Урамга чыкканда уңайлы һәм таймый торган аяк киеме кияргә киңәш ителә. Читать дальше...
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Кешелек яңа Бөтендөнья су басуын көтә, дип белдерде Рим папасы Франциск. РИА Новости хәбәр итүенчә, аның сүзләренә караганда, төрле дәүләтләрнең лидерлары глобаль җылынуга каршы көрәш чаралары күрмәсә, һәлакәт була. «Әгәр дә без шул ук юл белән баруны дәвам итсәк, ул (Бөтендөнья су басуы. ред.иск.) булачак», — дип аның сүзләрен китерә Corriere della Sera газетасы. Франциск искә төшергәнчә, Нух Пәйгамбәр яхшылык белән катаклизмны кичерә алган. Рим папасы кешеләрне һәм сәясәтчеләрне акыл белән эш итәргә өндәде.
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кайбыч һәм Яшел Үзән районнарында заманча шәһәр мохитен булдыру буенча дәүләт программасын гамәлгә ашырганда хилафлыклар табылган. ТР Президентының антикоррупцион сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Марс Бәдретдинов Татарстанда коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышында подрядчыларның намуссыз эше турында сөйләде. «Кайбычта подрядчы ком өслеге киңлегендә ике тапкыр диярлек экономия ясаган — барлыгы 200 мең сумга. Читать дальше...
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). 8 март — Халыкара хатын-кызлар бәйрәме көнне Инстаграм социаль челтәрендә өченче тапкыр «Әниләр марафоны» старт ала. Аны журналист, ике бала әнисе Динара Әхмәт оештыра. Марафонның максаты — әниләр өчен туган телебездә аралашу мәйданы, тәрбия, сәламәтлек, психология буенча татарча файдалы контент булдыру. Марафонда катнашучылар 21 көн дәвамында оештыручы биргән темага үз аккаунтларында язмалар урнаштырырга тиеш булачак. «Мин быел уздырмам да, дип уйлаган идем. Читать дальше...
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховны бушка туздырылган акчалар өчен тәнкыйть утына тотты. ТР Президентының антикоррупцион сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Марс Бәдретдинов Казан Кремлендә утырышта Яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы «Лето» учреждениесенең закон бозу очраклары турында сөйләде. «Катгый экономия булса да, Татарстан авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен санатор-курорт оешмаларга юлламаларны финанслауны саклап калды. Читать дальше...
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Россия коронавирусның беренче дулкынын да әле үтеп бетермәде, хәзер ил йогышлы процессны стабильләштерү һәм киметү стадиясендә тора. «Мондый фикерне сишәмбе көнне Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Эпидемиология фәнни-тикшеренү үзәге директорының фәнни эш буенча урынбасары, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Александр Горелов Беренче каналдагы „Док-ток“ программасы эфирында әйтте», дип хәбәр итә ТАСС. Читать дальше...
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулланышта булмаган объектларны өйрәнергә өндәде. Аның фикеренчә, файдаланышта булмаган күп кенә объектларның кирәге чыгарга мөмкин. «Объектларның бер өлешен исемлектән төшерергә туры киләчәк, чөнки алар авария хәлендә дип танылган, кайсыдыр өлешен сатуга куярга, һәр объект буенча карар кабул итү кирәк. Без мәктәпләр, балалар бакчалары төзедек, ә алар, бигрәк тә авыл җирлегендә, я өлешчә генә кулланыла, я бөтенләй кулланылмый»... Читать дальше...
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына 2021 елда 11 мең яңа эш урыны булдыру турында предприятиеләрдән гариза килде. Планлаштырылган эш урыннарының күбесе Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш һәм башка районнарда булачагы күзәтелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. «Кадрлар белән тәэмин итү эш бирүчеләр ихтыяҗыннан чыгып төзелә. Читать дальше...
Сафронов сак астында тагын ай тотылачак.
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан үзәгендә троллейбус «Мерседес»ка барып бәрелә, җиңел машина йөртүче зыян күргән. «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләүләренчә, һәлакәт бүген иртәнге тугызынчы яртыда Пушкин урамындагы 20нче йорт каршында булган. Алдан билгеләнгәнчә, троллейбус йөртүче дистанцияне үтәмәгән һәм «Мерседес»ка барып бәрелгән. Авариядә чит ил машинасын йөртүче 33 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Табиблар аңа баш мие селкенү диагнозын куйган.
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Бүген Уфада Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Башкортстан Республикасы Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиллеге матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. Документны министрлык башлыклары Альберт Кәримов һәм Александр Шердяев «Сәнәгать: чакырулар һәм перспективалар»темасына Башкортстан Сәнәгать министрлыгы коллегиясе утырышында имзалады. Читать дальше...
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татарстан» радиосы «Мин әтине өйрәтәм» дип аталган юмористик радиоспектакль проектын башлый. Татар әдәби сөйләменә өйрәтә торган радиоспектакль 4 март 13:10 сәгатьтә 99, 2 FM ешлыгында «Татарстан дулкынында» тапшыруында эфирга чыгачак. «Без узган елдан Гомәр Бәширов, Салих Сәйдәш, Мөхәммәт Мәһдиев һ.б. шәхесләрнең юбилейларына багышланган тапшырулар атналыклар оештыруны гамәлгә керттек. „Мин әтине өйрәтәм“ — шулай ук яңа проект. Халыкны әдәби, саф сөйләмгә өйрәтергә... Читать дальше...
Әлегә конкерт исемнәр аталмады. Кайбер мәгълүматларга караганда, чикләүләр куәт оешмалары белән бәйле түрәләргә кагыла.
Первый республиканский форум добра организовало Татарстанское отделение партии «Единая Россия».
Ришвәтчелек аркасында казнага 402 млн сумлык зыян килгән.
В субботу, 6 марта, в Нурлате на ул. Кооперативная состоится сельхозярмарка.
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов подрядчының начар эшен кабул иткән өчен Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллинга шелтә белдерде. Казан Кремлендә утырышта ТР Президентының антикоррупцион сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Марс Бәдретдинов Сарман районы Олы Нөркәй мәдәният йортында ремонт вакытында бюджет акчасын законсыз куллану ачыкланганын әйтте. 2019 елның ноябрендә заказчы 5 млн 667,8 мең сумлык эшләрне кабул иткән. Башкарылган эшләр... Читать дальше...
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Башкорт дәүләт опера һәм балет театры уздырган Заманча башкорт операсы лабораториясе финалистлары арасында татар кызы Зөлфия Рәүпова да бар. «Конкурс финалистлары — алты пар композитор һәм либретист — опера эскизлары әзерләячәк», дип хәбәр итә «Башинформ» . Зөлфия Рәүпова Салават Камалов белән бергә «Зәйнулла» операсын әзерләячәк. Конкурсның беренче этабында башкорт әкиятләре, риваятләре, эпослары һәм тарихи вакыйгалар нигезендә либреттолар сайланган. Читать дальше...