(Казан, 2 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына 2021 елда 11 мең яңа эш урыны булдыру турында предприятиеләрдән гариза килде. Планлаштырылган эш урыннарының күбесе Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш һәм башка районнарда булачагы күзәтелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. «Кадрлар белән тәэмин итү эш бирүчеләр ихтыяҗыннан чыгып төзелә. Кадрларга сорауны һәрвакыт эш бирүче формалаштыра. 2020 елда безнең 8 мең хезмәткәребезгә ихтыяҗ бар иде. Факт буенча катлаулы икътисади вазгыятьтә 8700 яңа эш урыны булдырылды. 2021 елда 11 мең яңа эш урыны булдыру планлаштырыла» - диде ул. Спикер билгеләп үткәнчә, ел саен 1 мартка кадәр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре эш бирүчеләрнең планнары һәм перспективалары турында сораша. Сәнәгать һәм җитештерү циклларыннан чыгып, эш бирүчеләр аларга нинди хезмәткәрләр кирәк булачагын фаразлый. Кече һәм урта бизнес, эре предприятиеләрнең сорауларын чагыштырып, һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча билгеле бер санга чыгып, урта һәм югары звено, инженер белгечлекләре буенча белем бирү оешмалары өчен кабул итүнең тиешле кадрлар әзерләүгә контроль саннары формалаштырыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кабул итүнең контроль саннары ярдәмче хезмәткәрләргә билгеләнми.