(Чирмешән, 31 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районы Әккәрәй авылы мәдәният йортының «Щелкусь» халык фольклор ансамбле «Чуваш җәүһәрләре» төбәкара фольклор фестиваленнән икенче дәрәҗәле дипломга ия булды. Фестиваль Чабаксар шәһәрендә узган. Чирмешән ансамбле Идел-Урал төбәгеннән җыелган кырыклап фольклор коллективы арасында чыгыш ясады. Фестивальдә катнашучылар үз халыкларының төрле йолаларын, гореф-гадәтләрен күрсәткән. Әккәрәй авылы ансамбле чуваш халкының кич... Читать дальше...
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). 10 апрельдә 11:00 сәгатьтә Самараның «Халыклар дуслыгы йортында» «Туган тел» татар оешмасының хисап-сайлау җыелышында яңа җитәкчелек сайланачак. Самара татарлары сайты хәбәр иткәнчә, җыелышта оешманың финанс эшчәнлегенә исәп-хисап тотачаклар, «Туган тел» оешмасына директор һәм президент сайлаячаклар, оешмадан чыгып киткән әгъзалар урынына яңаларын раслаячаклар. Җыеылышта кереш сүз белән «Туган тел» оешмасының хәзерге җитәкчесе И.Г. Шәкүров чыгыш ясый, диелә хәбәрдә.
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2020/21 уку елында 11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын үткәрүнең яңа расписаниесен һәм тема буенча юнәлешләрне раслады. Йомгаклау иншасын уңышлы язу 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә керүгә рөхсәт булып тора. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар, йомгаклау иншасы урынына изложение сайлый ала. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Читать дальше...
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Айнур Әскәров Мостай Кәрим повесте буенча төшергән «Отряд Таганок» фильмы «Кырым кадры» Бөтенроссия этнографик фильмнар фестивалендә тулы метражлы иң яхшы фильм дип табылды. «Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, фестиваль 26-28 мартта Симферопольдә узган. Быел фестиваль этнография темасына багышланган. Бәйге программасында Россиянең 15 төбәгеннән 35 эш катнашкан. Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән фильмны жюри рәисе — актер, сценарист, режиссер Михаил Богдасаров югары бәяләгән. Читать дальше...
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). 1 апрельдә Татарстанда көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк, аның тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, шулай ук яңгыр һәм җепшек кар явачак. Төнлә кайбер районнарда кыска вакытлы буран булырга мөмкин, буран вакытында күз күреме 1,2 чакрымга кадәр начарланачак. Төнлә -3…+2 градус, көндез 4-8 градус булачак. «Төнлә һәм иртән» юлларда урыны белән бозлавык булачак», — диелә синоптиклар хәбәрендә.
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Россия мөселманнары «Зәкят» фонды аша Ливанда качаклар лагерендә яшәүче Сирия кешеләренә кием-салым һәм азык-төлек тапшырды. Фонд акчаларына балалар өчен мәйданчык төзелгән. Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов «РИА Новости» агентлыгына сөйләгәнчә, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин кушуы буенча, Россия делегациясе гуманитар ярдәм күрсәтү өчен Ливанга һәм Сириягә барган. Сәфәр барышына берничә хәйрия чарасы планлаштырылган. «Без Сириядән килгән 400дән артык балага... Читать дальше...
(Казан, 31 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан кызы Наилә Славина 26-29 мартта Мәскәү шәһәрендә узган «Мини-мисс һәм мини-мистер Россия» бәйгесендә җиңү яулаган. Татарстан данын яклаган 10 яшьлек Наилә «Россия бриллианты-2021» титулы һәм Гран-приның таҗына ия булган. «Матурлык бәйгесендә икенче тапкыр катнашабыз. Наиләне инстаграмнан табып, кастингка чакырдылар. Бер ел элек кызым „Мини мисс-Казан“ титулын алды. Шуннан соң Наиләне MT kids агынтлыгыннан „Мини-мисс Россия“ конкурсына Татарстанны тәкъдим итәргә җибәрделәр»... Читать дальше...
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Киләсе елда Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 4,7, ә тагын бер елдан 5,8 процентка артырга мөмкин. Бу илдәге икътисади вазгыятькә бәйле булачак, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы вице-премьер Татьяна Голиковага сылтама белән. «Без 2022-2023 елларга бюджетта минималь хезмәт хакы күләмен 4,7 һәм 5,8 процентка арттыруны карадык», — дип әйтте Россия Хөкүмәте урынбасары. ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 ел башыннан минималь хезмәт хакы 12 792 сумны, ә яшәү минимумы күләме 11 653 сумны тәшкил итә.
(Казан, 31 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев алдагы өч елда федераль һәм бөтенроссия Сабан туйлары кайда узачагын әйтте. «Быел 19 июнь федераль Сабан туе Нижневартовскта узачак. Себердә яшәгән татарларга рәхмәтле булып, Сабан туе уздырып кайтачакбыз. 3 июльдә Мөслимдә Бөтенроссия авыл Сабан туе булачак. Анда да әзерлек бара», — диде ул Фәннәр академиясендә Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын ачу тантанасында. Читать дальше...
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Уфада башкорт телевидениесе ветераны Памира Абдулбаниева 82 яшендә вафат булган. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, хушлашу иртәгә, 1 апрельдә, 12:00 сәгатьтә Уфада Октябрь революциясе урамындагы 7/1 йортта булачак. Памира Абдулбаниева 1939 елның 22 июнендә туган. Сугыш елларында аларның гаиләсе Урта Азиядә яшәгән, биш яше тулгач аны Уфага алып кайталар. Балачагында Памира Рудольф Нуриев белән дуслаша һәм Пионерлар йортында бию түгәрәгендә аның беренче партнеры була. Читать дальше...
(Казан, 31 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Камал театры актеры, 83 яшьлек Ринат Таҗетдинов коронавируска каршы вакцинациянең икенче этабын узды. Казанның Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, артистка һәм аның хезмәттәшләренә икенче прививканы «Горки» поликлинкасы табиблары ясаган. Өч атна элек «Татар-информ» театрның сигез хезмәткәре вакцинациянең беренче компонентын ясатуын язган иде. Ринат Таҗетдинов әйтүенчә, беренче прививканы ул яхшы уздырган, хәтта температурасы да күтәрелмәгән. Читать дальше...
(Казан, 31 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Татарлар» газетасы редакциясе ун еллык юбилеен бәйрәм итте. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев әлеге газетаның башка милләтләргә дә татар халкы тормышын танытуын әйтте. ТР Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе «Татарлар» газетасын «рупор» дип атады. «Ул бездә берәү генә. Шушы газета аша бер-беребезне бәйләп, башка милләтләргә дә бөек татар милләте турында җиткерәбез», — диде ул Татар дәүләт филармониясендә. Читать дальше...
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше яңа коронавирус инфекциясеннән вафат булды. «Үлем сәбәпләре патолого-анатомия экспертиза нәтиҗәсендә расланды», — дип хәбәр иттеләр Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында. 1932 һәм 1937 елгы ике хатын-кыз һзм 1964 елгы ир-ат коронавирустан вафат булган. Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 420 кеше коронавирус инфекциясе белән авырып вафат булган.
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Инвестицион советының агымдагы елда беренче утырышын уздырды. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Тәкъдим ителгән преоктлар барысы да хупланды, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кыенлыкларга карамастан, Татарстан инвесторларны җәлеп итә һәм яңа проектларны гамәлгә ашыруда аларга ярдәм күрсәтә. Бүгенге утырыш кысаларында биш инвестицион... Читать дальше...
Всего за пандемию в республике подтверждено 420 случаев смерти от Covid-19.
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгының беренче урынбасары итеп Ильяс хәзрәт Сафьянов билгеләнде. Россия мөселманнары Дини җыены хәбәр иткәнчә, Чувашия Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов шул хакта боерык имзалаган. Моңа кадәр Ильяс хәзрәт Сафьянов сынау срогы белән эшләгән булган. Әлеге карарны мөфтият президиумының алдагы утырышында Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте казыйлары тәкъдим иткән. Мөфти указы нигезендә, Ильяс хәзрәт Сафьяновка яшьләр белән эшләү... Читать дальше...
(Казан, 31 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда мәктәптә укучы малай тугызынчы каттан егылып төшкән һәм алган яраларыннан үлгән. Фаҗига бүген шәһәрнең 65 нче комплексында булган. Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, яшүсмергә 14 яшь, ул Чаллыдагы бер мәктәптә өлкән сыйныфта укыган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). 31 мартта Ханты-Мансийск шәһәрендә биатлон буенча Россия чемпионаты башланды. Эдуард Латыйпов беренче көндә үк призлы урын алды. Ярышта биатлончы Эдуард Латыйпов 14,6 секундка калышып, бронза яулады, дип хәбәр итте «Самара татарлары» сайты. Дөнья кубогы этабында беренче урынны Матвей Елисеев, икенче урынны Максим Цветков алды. 1 апрельдә спортчылар бер-берсен эзәрлекләү ярышында медальләр өчен көрәшәчәк.
(Казан, 31 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Лениногорск районы эшмәкәре Фәрит Нәбиуллин аударыш буенча республика чемпионатын уздырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының «Татар авылының бүгенгесе һәм киләчәге» секция мәйданчыгында сөйләде. «Татар атсыз булмый. Һәр районда 2-3 шәр татар атын чаптырсак, ул бер эш, аударышны да үткәрсәк, көрәшкә бармыйча, аударышны караячаклар. Без бит үткәрәбез, аударышны сырып алалар. Безгә бит халыкның рухын эмоциональ кызык уеннар белән күтәрергә кирәк»... Читать дальше...
(Казан, 31 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков быелгы язгы өмәнең 24 апрельгә билгеләнгәнен әйтте. Өмәләр республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә узачак. «Кар эреп беткәч, кыш буе җыелган чүп-чарларны җыю өчен өмәләр оештырачакбыз. Әлегә өмәне 24 апрельдә үткәрергә ниятлибез. Әмма барысы да һава торышына һәм карның кайчан җебеп бетәсенә бәйле», — диде министр журналистлар белән очрашуда. Александр Шадриков сүзләренчә... Читать дальше...
Ачлык игълан итүдән башка колониядә башка көрәш чаралары юк ди Навальный.
Башкорт телен укытыр өчен инде махсус бүлмә әзерләнгән.
(Казан, 31 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Яшел Үзәндә күпкатлы йортта газ шартлау трындагы җинаять эше буенча медицина-социаль тернәкләндерү бүлеге мөдире, психиатр, 53 яшьлек Наталья Евдокимова кулга алынган. Ул ваемсызлыкта шикләнәнелә. Фаҗигагә берничә сәгать алданрак 87 яшьлек Михаил Тимохинны психоневрология диспансерына туганнары алып килә һәм аны табиб Евдокимова кабул итә. Туганнары ир-атның үз-үзен адекват тотмавына һәм фатирны җимерү белән янавына зарланган. Агентлыкка билгеле булганча... Читать дальше...
(Казан, 31 март, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). «Татнефтехиминвест-холдинг» ының директорлар советы утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка метаннан биопротеин әзерләү буенча инновацион алымны күрсәттеләр. Президент метаннан азык кушылмалары ясау буенча эшче төркем төзергә тәкъдим итте. «Перспективалы, кызыклы тема. Газ эшкәртү буенча барлык сорауларга да җавап бирергә тырышыйк. Без терлекчелек белән күп шөгыльләнә торган республика. Бездә эчке кулланылыштан калган продуктлар бик күп... Читать дальше...
(Казан, 31 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, бүген 14:43 сәгатьтә Әлмәтнең Төзүчеләр урамындагы балалар шәһәр хастаханәсендә янгын чыгуын хәбәр иткәннәр. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, администрация бинадан 44 баланы, 12 әти-әнине һәм 45 хезмәткәрне урамга чыгарганнар. Аларның барысын да күршедәге Әлмәт район хастаханәсе бинасына урнаштырганнар. Янгын сүндерүчеләр подвал янында бина фасадындагы җылыткыч януын ачыклый. Читать дальше...