(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәзергә коронавирус белән авыручылар саны глобаль кимү күзәтелмәвен, ә Европада чир йоктыручыларның артуын теркәгән. «Җәмәгатьчелек сәламәтлеген саклау өлкәсендәге халыкара дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәлнең „тәмамлануы“ турындагы карар вазгыятькә бәйле. Кызганычка, саннарны күрәбез, шуңа хәзер ниндидер фаразлар ясарга кирәкми», — диде РИА Новости агентлыгына Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович. Читать дальше...
Празднование состоится в Доме дружбы народов завтра, 21 марта, в 11 часов.
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 48 яңа очрагы теркәлгән, алдагы көндә дә шул кадәр үк булган. Алар барысы да коронавирус йоктырган кешеләр белән аралашкан. «24 кеше хастаханәдә, 24 кеше өйдә дәвалана», — диделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. Ковид белән авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, биредә 19 кеше чир йоктырган. Чаллыда 13 очрак ачыкланган. Бер көндә коронавирус йоктыручылар 13 муниципаль берәмлектә теркәлгән. Читать дальше...
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин видеоэлемтә режимында узган Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты, дип хәбәр итте Дәүләт Советының матбугат хезмәте. Парламентарийлар, 73 регионның башкарма хакимият органнары, закон чыгару җыелышлары, эксперт җәмгыяте вәкилләре балаларга онкологик ярдәм күрсәтүнең бердәм системасын оештыру мәсьәләләре, шулай ук мәгариф өлкәсендәге проблемалар турында фикер алыштылар. Утырышны Закон чыгаручылар Советы рәисләренең урынбасарлары ... Читать дальше...
Янар тау якын-тирәдәге авыл-шәһәрләргә куркыныч тудырымый диләр.
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин галим, шәех Мөхәммәд Али ибн Җәмил әс-Сабуни вафатына бәйле кайгы уртаклаша. «Россия мөселманнарының Диния нәзарәте, Диния нәзарәтенең күпсанлы дин әһелләре һәм голәмәләре исеменнән һәм шәхсән үземнән шәех Мөхәммәд Али ибн Җәмил әс-Сабуни вафатына бәйле кайгыгызны уртаклашам», — ди Равил Гайнетдин. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итте. Диния нәзарәте рәисе сүзләренчә... Читать дальше...
Сегодня в Детской школе искусств «Сэлэт» прошла концертно-тематическая программа, посвященная Дню воссоединения Крыма с Россией.
(Казан, 19 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан йортларына биредә яшәгән бөек шәхесләрнең истәлек такталарын куйганда бер стильне тотарга кирәк, дип саный шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов. «Истәлек такталары урнаштырганда һәр объектның индивидуальлеген саклаган килеш бертөрлелегенә ирешергә иде. Тактаның образы шәһәрнең архитектура йөзенә туры килергә тиеш», — диде ул ТР Мәдәният министрлыгында «Татарстан Республикасында мемориаль мәдәният үсешенең проблемалары һәм перспективалары... Читать дальше...
(Казан, 20 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда электр үткәргечен озынайткычта кыска ялганыш булу сәбәпле, хастаханә персоналын һәм пациентларны эвакуацияләгәннәр. Бүген 9.17 сәгатьтә Җәлил район хастаханәсендә педиатр бүлмәсендә озынайткычта кыска ялганыш булуы турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Беренче янгын сүндерүчеләр килгәнче үк хастаханәдән 15 пациент һәм 12 хезмәткәр чыккан. Читать дальше...
В Чемпионате по хоккею среди мужских любительских команд Нурлатского муниципального района приняли участие 4 команды.
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Ростехнадзор) Идел буе идарәсенә җитәкче итеп Азат Мөбәракшин билгеләнде. Бу хактагы боерыкны ведомство башлыгы Алексей Алешин имзалаган. Азат Мөбәрәкшин 1983 елда Казанда туган. 2006 елда «Мәгълүмати-үлчәү техникасы һәм технологияләре» белгечлеге буенча Казан дәүләт энергетика университетын һәм 2013 елда «Юриспруденция» белгечлеге буенча Владимир шәһәренең юридик институтының Казан филиалын тәмамлаган. Читать дальше...
(Казан, 20 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Татуировка, пирсинг ясату һәм үз тәнен бозу — яшүсмерләрдә психологик проблеманың беренче билгесе булып тора. Бу очракта ата-аналарга баланы психологка алып баруны кичектерергә ярамый. Татарстанның атказанган табибы, Казан дәүләт медицина университеты психиатрия профессоры Ләйлә Шәйдүкова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында яшьләр арасында үз-үзләренә зыян ясау модасы 10-15 ел элек татуировкадан һәм пирсингтан башлануын сөйләгән. «Психиатр өчен беренче сигналларны күрү өчен шул җитә. Читать дальше...
Уфада хушлашу 21 март Башкорт дәүләт филармониясендә уздырылачак.
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, 22 марттан 24 мартка кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында (Казан шәһәре, Универсиада авылы территориясе, 35 йорт) туган тел һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия «Туган тел» конкурсының йомгаклау этабы була. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2021 елның 24 мартында академия базасында 9.00 сәгатьтә уза. Әлеге бәйге Россия һәм Татарстан халыкларының тел һәм мәдәни... Читать дальше...
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Уфада Башкорстанның халык шагыйре, Салават Юлаев премиясе лауреаты Факия Тугызбаева 71 яшендә вафат булган. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, мәрхүмәне Бүздәк районында — туган ягында җирлиләр. Хушлашу мәрасиме 21 мартта Башкортстан дәүләт филармониясендә була.11 00 сәгатьтә башлана. Факия Тугызбаева 1979-1989 елларда «Пионер» журналында, 1990-201 елларда «Акбүзат» журналының баш редакторы булып эшли.
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). 3-4 апрельдә Казанда Милли китапханәдә яңа шәһәр татар мәдәнияте лабораториясе — Jadidfest фестивале була. Фестивальнең бөтен чаралары диярлек татар телендә уза. Быелгы төп тема — су: без эчә, йөзә торган су гына түгел, шул исәптән — елгалар, каналлар, күлләр суы да. Фестивальне Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Милли китапханәсе уздыра. Программада: күргәзмәләр, кино, концерт, лекцияләр, бию перформансы, экскурсияләр, истәлекләр яздыру, балалар өчен остаханәләр, яңа журнал. Читать дальше...
Отныне у учеников Степноозерской школы будет еще больше возможностей освоить игру в шахматы: в рамках национального проекта «Образование» здесь в торжественной обстановке открылась шахматная зона.
Предлагаем приготовить сегодня на завтрак "ленивый" хачапури. Получается быстро и очень вкусно!
(Алабуга, 20 март, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). 2 апрельдә, 15.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының хәзерге заман этносәнгате музеенда ТРның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Анатолий Пашинның «Казан ханбикәсе Сөембикә чоры» исемле шәхси күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәдә авторның шәхси коллекциясеннән монотипия техникасында пастель һәм тушь белән башкарылган 63 эш тәкъдим ителәчәк. Аларда рәссам Көнчыгыш миниатюрасының борынгы традицияләренә, ирекле импровизациягә, кием детальләрен... Читать дальше...
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Ульяновск район хакимиятенең Милләтләр советы утырышында «Татар кызы-2021» муниципаль конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. 8-13 яшьлек кызлар арасында «Татар кызы-2021» титулына Тимирязев урта мәктәбенең 2 класс укучысы Зәринә Әхмәтова лаек булды. Ә Яңа Бидәнге мәктәбенең 7 класс укучысы Алия Миңабетдинова 2нче урынны, Ундоры лицееннан Ләйсән Фәхретдинова 3нче урынны алды. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә. Бирючевка мәктәбенең 7 класс укучысы Эмилия Әмирханова... Читать дальше...
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Баулының «Бәләкәч» балалар бакчасында «Татар кызчыгы-2021» район конкурсы узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Баулы бүлеге, «Ак калфак» татар хатын-кызларының җирле оешмасы һәм Баулы районы мәгариф бүлеге оештырды. Конкурста 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге 11 кыз катнашты. Алар туган телдә шигырьләр сөйләде, җырлады, биеде, сәхнә күренешләрендә катнашты. Жюри бәйгечеләрнең сөйләме чисталыгын, сәхнәдә үз-үзләрен тотышын, чыгышларының эчтәлеген бәяләде. Читать дальше...
(Әлмәт, 20 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов журналистларга Әлмәттә хәзер зур проект — «Нефтьче» мәдәният сарае каршында киноконцертлар залы төзелеше турында сөйләде. Аның өстендә иң яхшы архитекторлары эшли, дип ышандырды ул. Наил Маганов шулай ук башка социаль әһәмияткә ия проектлар да тормышка ашырылачагын, шәһәрдә яңа җәлеп итү нокталары барлыкка киләчәген билгеләп үтте.
Төрки халыкларны мәдәни һәм сәяси яктан үстергән мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралы тууга 170 ел.
(Чирмешән, 20 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән авыл җирлегендә бүгенге көнгә 621 мең сумнан күбрәк үзсалым җыелган, бу тиешленең 34 проценты. Авыл җирлегендә 5139 кеше яши, шуларның 1490сы ташламаларга ия, ягъни үзсалым түләүдән азат ителгән. «Җирлектә үзсалым түләргә тиешле 3649 кеше, алар барысы да моңа кушылса, барлыгы 1 миллион 824 мең 500 сум акча тупланырга тиеш. Тик кайберәүләр акча бирергә ашыкмый, димәк быел да планлаштырган барлык эшләрне башкарып бетереп булмас»... Читать дальше...