(Казан, 20 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда электр үткәргечен озынайткычта кыска ялганыш булу сәбәпле, хастаханә персоналын һәм пациентларны эвакуацияләгәннәр.
Бүген 9.17 сәгатьтә Җәлил район хастаханәсендә педиатр бүлмәсендә озынайткычта кыска ялганыш булуы турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Беренче янгын сүндерүчеләр килгәнче үк хастаханәдән 15 пациент һәм 12 хезмәткәр чыккан.
Янгынны хастаханә хезмәткәрләре сүндергән.